+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
27 сентябрь 2023, 04:22

Бахбайларга печән җитәрлек

Йөзләгән сыер-сарык та мал азыгына кытлык кичермәячәк.

Бахбайларга печән җитәрлекБахбайларга печән җитәрлек
Бахбайларга печән җитәрлек

Җаваплылыгы чикләнгән “Ханэ” җәмгыяте — Кушнаренко районында ит җитештерүне елдан-ел арттыра баручы хуҗалыкларның берсе. Күптән түгел биредә “яшел урак”ның көзге кампаниясен төгәлләделәр.

“Плантациядән икенче чабымга алынган печән кышлату чорына җитәчәк”, — ди җәмгыять директоры Эдик Амирьян.

“Ханэ” — районда чагыштырмача яшь хуҗалыкларның берсе. Агыйдел елгасыннан ерак булмаган мәйданнар терлекчелек тармагы өчен аеруча уңайлы. Аграр предприятиене 2007 елда оештырган Эдик Шариевич биредә нәкъ шушы тармакка өстенлек бирүне күз уңында тота да.

— Чәчү әйләнеше структурасы үтәлешенә зыян китермичә, күбрәк мал азыгы культураларына өстенлек бирәбез, — ди җитәкче. – Бодай, арпа, солы һәм карабодайдан яхшы гына уңыш җыеп алдык. Туңга сөрүне дә озакка сузмаячакбыз. Ай башында явып узган яңгырлардан соңгы җылы көннәр янә печәнгә төшәргә ярдәм итте. Урак эшеннән бушаган механизаторлар “яшел масса”га күчте. Җәйнең үзенчәлеген исәпкә алганда, быел аграр тармакта вакыт белән оешканлык мөһим роль уйнады. Һәрхәлдә, уңышларыбызның нигезе шуңа бәйле булды.

Зур булмаган җәмгыять 50-60ар йортлы бәләкәй генә Бардовка һәм Якуп авылларын берләштерә. Урындагы халык та малны ишле асрарга тырыша. Шуңа күрә Эдик Шариевич терлек азыгын күбрәк туплауда шәхси ихаталар ихтыяҗын да онытмый.

Авыл фермасында ит токымлы 300 баш сыер малы, 150ләп баш ат һәм шулкадәр үк сарык асрала. Җитәкче соңгы елларда иткә ихтыяҗ артачагын алдан фаразлап, терлекләр санын тагын да ишәйтү максатын куйган. Әлеге вакытта “Ханэ” продукциясе башкала базарларында һәм кече сәүдә нокталарында сатыла.

Олег ЗАРЕМИН.
Кушнаренко районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас