+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
27 сентябрь 2023, 04:12

Бал кортлары ничек теркәлә?

Яңа закон умартачыларга борчылырга урын калдырамы?

Бал кортлары ничек теркәлә?Бал кортлары ничек теркәлә?
Бал кортлары ничек теркәлә?

Агымдагы елның 1 сентябреннән илебездә барлык категориядәге хуҗалыклар карамагында булган хайваннарны (терлекләрне), кош-корт, балык, йорт кошларын һәм җәнлекләрне мотлак исәпкә алу һәм маркалау буенча ветеринар кагыйдәләр гамәлгә керде. Федераль закон кысаларында билгеләнгән чарада җан ияләренең төренә, санына һәм милек формасына бәйле рәвештә, аларны шушы елның 1 сентябреннән 2029 елның 1 сентябренә кадәр исәпкә алу һәм маркировкалау (җан иясе турында туп­ланган белешмә) күз уңында тотыла. Алар, биологик төренә карап, берәмләп яисә төркемләп исәпкә алыначак. Әйтик, эре сыер малы шәхси исәпкә алынса, бал кортлары, балыклар һәм башка аквакультура объектлары төркемләп маркаланачак.

Күптән түгел генә көченә кергән законның башкортстанлыларда зур кызыксыну, сораулар тудыруы очраклы түгел. Республика умартачылык тармагындагы казанышлары белән илдә лидер булып тора. Рәсми мәгълүматларга караганда, мәсәлән, Башкортстанда әлеге вакытта 12 меңнән күбрәк умартачы һәм 300 мең чамасы бал корты гаиләсе теркәлгән. Узган елда алар тарафыннан 4 мең тонна товар балы җитештерелде. Бу — гомумрусия күләменең уннан бер өлеше диярлек.

Югарыда телгә алынган законның республика умартачылары өчен әһәмияте аеруча зур, чөнки ул беренче чиратта республикага урындагы бал кортлары популяциясен сакларга, төрле чирләргә каршы нәтиҗәлерәк көрәшергә һәм “нәзек бил”ләр дөньясын барлык тулылыгы белән контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

Әлеге законның әһәмияте, үзенчәлекләре һәм үтәлешен тәэмин итү чаралары белән тулырак таныштыруын сорап, без Башкортстан Республикасы Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншинга мөрәҗәгать иттек.

— Азат Салаватович, быелгы җәй умартачылар өчен ни дәрәҗәдә уңай булды һәм, башка еллардагы белән чагыштырганда, эпизоотик хәлгә нинди бәя бирер идегез?

— Бал җитештерү белән бәйле мәгълүматлар әлегә тулы түгел. Әмма ветеринария хезмәтенә бәйле булганнары берникадәр борчуга сала. Әлбәттә, әлеге тармак үсеше өчен бездә табигый мөмкинлекләр генә түгел, Хөкүмәт ярдәме дә зур. 2019 елдан республикада умартачылык турындагы закон эшли, тармакны 2030 елга кадәр үстерү буенча комплекслы программа гамәлдә. 25 февральдә узган умартачылар форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкорт балының дөньяда республика бренды булып танылуы өчен зур көч салынуын билгеләде. Әйтергә кирәк, соңгы дүрт елда республикада товар балы җитештерү 23 процентка артты. Шул ук вакытта Радий Фәрит улы арытаба эре сәнәгать умарталыклары булдыру, умартачылык продукциясен эшкәртү һәм экспортны арттыру кирәклегенә басым ясады.

Кызганычка каршы, әлеге тармакта ил күләмендә ашыгыч хәл итәсе проблемалар да аз түгел. Аграр җитеш­терүчеләрнең басуларда пестицид куллану кагыйдәләрен төгәл үтәмәве умартачыларга зур зыян сала. Ил Хөкүмәте бу мәсьәләдә җитди карар кабул итәргә әзерләнә, дигән хәбәрләр бар. Әлеге документ, ихтимал, “тәртип бозучылар”га таләпләрне дә көчәйтер, дигән ышаныч бар. Шундый рәсми саннарга игътибар итегез. 2018 елдан илдә бал кортлары популяциясе 13 процентка азайган. Бары тик үткән елда гына да, федераль аграр министрлык белешмәсенә караганда, бал кортлары гаиләсе 50 меңгә якын кимегән.

Бу хәл узган елда республикабызда да кискен иде. Быел “нәзек бил”ләрнең билгесез сәбәпләр белән күпләп үлүе турындагы хәбәрләр Әбҗәлил, Авыргазы, Стәрлетамак һәм тагын берничә районнан алынды. Республиканың ветеринария хезмәте мондый “сигнал”ларның берсен дә игътибардан читтә калдырмады.
Шул ук вакытта республика җитәкчесе куйган бурычларны тормышка ашыру юнәлешендә законны санга сукмаган җир хуҗалары белән генә “көрәшү” җитми. Без республикада умартачылык һәм анда нинди бал кортлары асралуы турында тулы мәгълүматка ия булырга тиеш һәм бу юнәлештә эш уңышлы дәвам итә.

— Сез югарыда телгә алынган законны күз уңында тотасыздыр, мөгаен. Умартачылыкны “паспортлаштыру”, бал кортларын маркировкалау ни өчен кирәк? Гомумән, бу эш ничек башкарылачак?

— Әгәр без республиканың төрле статустагы хуҗалыкларында нинди токымлы, кайдан һәм нинди шартларда алынган бал кортлары асралуын белмибез яисә контрольдә тотмыйбыз икән, урындагы башкорт токымлы бал кортларын үрчетү, аларны саклау һәм “нәзек бил”ләрдәге төрле чирләргә каршы көрәшү проблемаларын хәл итә алмаячакбыз, дигән сүз. Шуңа күрә һәр умартачының “Умар­талыкның ветеринар-санитар паспорты” булырга тиеш. Алар, нинди милек төрендә булуына карамастан, район һәм шәһәр ветеринария станцияләре тарафыннан бирелә.

Республикада умарталыкларны теркәү һәм идентификацияләү, аларны бердәм мәгълүмат системасына кертү эше оешкан төстә дәвам итә. Елның беренче яртысында ук, әйтик, республика умар­талыкларының 96 процентында бу эш башкарылды.

— Идентификацияләү дигәндә нәрсәне күз уңында тотасыз? Аның максаты нәрсәдә?

— Әлеге чара барышында бал кортларында төрле авырулар һәм аларның чыганаклары ачыклана, таралу юллары чикләнә. Билгеле, мондый продуктны сатуны катгый тыябыз.

Маркировкалау турында сүз алып барганда, билгеле, һәрбер бал кортының сыртына белешмә тагып булмый. Шуңа күрә алар төркемләп, ягъни бер ояда асралган бал кортлары гаиләсе төркемле идентификацияләнә.

Бал кортларын шул рәвешле закон кысаларында маркировкалау безгә республикада аларның төгәл исәбен ачыкларга, кайда һәм ничек сатылуын контрольгә алырга һәм аларны читтән рөхсәтсез кертүне туктатырга ярдәм итәчәк.

Төрле чыганаклар мәгълүматларына караганда, илнең сәүдә базарларында тәкъдим ителгән балның яртысына якыны фальсификат. Башкортстанда бу мәсьәләдә тәртип, ягъни контроль көчле. Безгә бу закон республикага читтән ялган бал кертүне, аның белән сәүдә итүне туктатырга да яңа мөм­кинлекләр бирә. Минемчә, иң мөһиме — без бу тармакта эпизоотик хәлне барлык тулылыгы белән контрольдә тота алачакбыз.

Белешмә. “Россель­хоз­надзор”­ның “Меркурий” системасы мәгъ­лүматлары буенча, республикадан 2021 елда 365,5 тонна, узган елда 600 тоннадан күбрәк бал читкә озатылган.

— Яңа законның асылы бал кортларының төгәл исәбен алуга түгел, беренче чиратта, аларның сакланышын тәэмин итүгә юнәлтелгән, дигән фикер белән килешәсезме?

— Берсүзсез шулай, әлбәттә. Бал кортларында зарарлы, йогышлы чирләр аз түгел һәм алар умартачылык тармагына зур зыян сала. Чирләрне вакытында һәм дөрес диагностикалау һәм профилактика чаралары фәкать шуңа юнәлтелә дә.

Кызганычка каршы, “яшь” умар­тачыларның әлеге проблемаларга карашы, битарафлыгы борчый. Республикага читтән рөхсәтсез кертелгән бал кортлары арасында төрле чиргә дучар булганнары еш күзәтелә. Бал кортлары үлеме күпләп күзәтелгәндә аларның хуҗа­ларының тиз арада ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итүе мөһим.

Узган елның июнендә, мәсәлән, Шаран районының Яңа Юмаш авылында шәхси ихатадагы умарталыкта үлгән бал кортларын тикшергәндә аларда “Европейский гнилец”, ягъни яшь үрчемдә микроорганизмнар тудырган инфекцион чир булуы ачыкланды.

Умарталык карантинга ябылды. Билгеле, аның хуҗасы зур зыян күрде. Әгәр бу чир вакытында ачыкланмаган булса, ул күрше умарталыкларга да күчеп, бал кортларының күпләп үлүенә китерер иде.

Быел май башында Уфа районында Кыргызстаннан бал корты күче пакетлары төялгән йөк машинасы туктатылды. Анда да үлгән бал кортларын тикшергәч, “нозематоз” чире булуы ачыкланды. Зарарлы “пакет”лар Суровка авылы янәшәсендәге карантин мәйданчыгына урнаштырылды. “Нозематоз” — умартадагы эшче бал кортларының кимендә 12-20 процентының үлеменә китерүче авыру.

— Азат Салаватович, гамәлгә кергән законның беренче чиратта бал кортларын саклауда ветеринария хезмәт­ләренең дә, шулай ук, умарталык хуҗаларының да җаваплылыгын арттыруга юнәлтелүе аңлашыла. Закон бал кортларын теркәүне, ягъни маркировкалауны таләп итә. Респуб­ликаның ветеринария хезмәте яңа бурычларны үтәргә әзерме?

— Ул бурычлар безнең өчен яңалык түгел. Закон ике якның да бер максат белән эшләвебезне һәм, шул ук вакытта, норматив таләпләрне төгәл үтәүне дә таләп итә.

Республикада бал сыйфатын һәм бал кортлары чирләрен диагностикалау буенча дүртенче ел инде мобиль лаборатория уңышлы эшләп килә. Күпфункцияле автомобиль базасында җиһазландырылган лаборатория белгечләре хәзер респуб­ликаның төпкелдәге авылларында урнашкан умарталыкларга барып, тикшеренү үткәрергә сәләтле. Язын апрель-май аенда гына да дүрт атна дәвамында мобиль төркем 4 меңгә якын шундый тикшеренү оештырды.

Республиканың 18 районында төрле дәрәҗәдәге шундый чара үткәрелде. Шунысы да мөһим: алар түләүсез, ягъни республика казнасы исәбенә башкарылды.
“Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясе” дәүләт учреждениесе бу юнәлештә мөһим эш башкара. Әлеге лабораторияне модернизацияләү максатында республика бюджетыннан 2019-22 елларга 58 миллион сумга якын акча бүленгән иде. Бер сүз белән әйткәндә, республиканың ветеринария хезмәте умартачылык тармагында иң катлаулы чирләрне диагностикалауга һәм аларны дәвалауга сәләтле камил техникага ия.

1 сентябрьдән гамәлгә кергән закон, гомумән, умартачылыкны үстерүдә стимул буларак кына кабул ителми, ә илдә тармакны үстерүдә мөһим этап буларак билгеләнә. Шуның өчен ил күләмендә башкарылган теркәү, идентификацияләү чаралары беркемдә дә юк-бар шик тудырырга тиеш түгел. Хәтта, имеш, яңа закон умартачыларга ниндидер салымнар салу өчен кирәк, дигән ялган хәбәрләргә дә ышанырга ярамый.

— Азат Салаватович, җанлы һәм эчтәлекле сөйләшүгә вакыт тапканыгыз өчен зур рәхмәт. Очрашу форсатыннан файдаланып, “Кызыл таң” гәзитенең якын дусты буларак, Сезне коллектив һәм гәзит укучылар исеменнән күркәм юбилеегыз һәм югары дәүләт бүләгенә лаек булуыгыз белән ихлас тәбриклибез!

— Рәхмәт. Яраткан басмам журна­листларына яңа уңышлар һәм гәзит укучыларының тагын да күбрәк булуын телим!

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.

Бал кортлары ничек теркәлә?
Бал кортлары ничек теркәлә?
Автор:Денис Таваев
Читайте нас