

Агачтан һәм җирдән зарарланган, авыру һәм кипкән барлык җимешләрне җыеп алалар. Аларның бер өлешен эшкәртәләр, ә калганнарын 30 сантиметрдан да сай булмаган чокырга күмәләр.
Туфрак туңарга бер ай кала барлык җимеш агачлары да утыртылган булырга тиеш. Яфрак коела башлау белән – кызыл һәм ак карлыганның бер еллык үсентеләрен, ә бераз соңрак кара карлыганныкын утырталар, чөнки беренчеләренә караганда кара карлыганның өлгерүе озаккарак сузыла. Терәүләрне җыеп алалар. Көз коры килгәндә, аларга су сибәләр.
Яфрак коелгач, бу чорда алмагач, карлыган утырталар. Яз көне утыртырга дигән үсентеләрне кышка яхшылап күмеп куялар.
Штамб һәм скелет ботаклардагы кабыкны чистарталар, барлык корыган өлешләрен җыеп алалар һәм яндыралар. Җәрәхәтләрне, черек куышларын һәм ярыкларны дәвалыйлар, штамбларны известь белән агарталар. Агулы алдавычлар куеп чыгалар. Кирәгеннән артык юеш бакчаларда канауларны чистарталар, корыту каналларын ремонтлыйлар.
Текә битләүләрдәге бакчаларда туфракны саклау чаралары уздыралар. Кар суларын тотып калу өчен сөзәклеккә валлар ясап чыгалар. Кирәк очракта, казыганда органик ашлама кертәләр.
Тамыр системасын мүлчәләп җылыталар, яшь агачларны — штамб һәм скелет ботакларын — урап бәйлиләр. Даими кар катламы төшүгә яңадан ялгау өчен чыбыкчалар хәзерлиләр. Сынмасын өчен карлыган куакларын бәйлиләр.
Али СӘЙФУЛЛИН.