

Илнең аграр җитештерү сәясәтендә соңгы елларда хуҗалыкларның майлы культураларга өстенлек бирүе күзәтелә. Узган ел алардан зур уңыш җыеп алынган иде. Әмма экспертлар быел майлы культураларның тулай җыемы узган елдагы дәрәҗәдән 1,1 миллион тоннага кимрәк булачак, дип фаразлый. Аграр базар конъюнктурасы мәгълүматларына караганда, 2022-23 елгы авыл хуҗалыгы сезонында әлеге продукциянең күчмә запасы 3 миллион тоннадан арткан. Һәм бу хәл быел майлы культураларның ил буенча гомум мәйданының 1 миллион гектарга кадәр кимүенә китергән. Төп майлы культураларны тәшкил итүче көнбагыш, соя, рапс һәм җитен чималының тулай җыемы быел 27,5 миллион тоннага җитәр, дип фаразлана. 2022 елда ул 29,1 миллион тонна иде. Илнең Урал һәм Себер төбәкләрендә быел рапс мәйданнарының шактый кимүе дә сәүдә базарында һәм Русиянең экспорт мөмкинлекләрендә зур чагылыш тапмаска тиеш, ди аграр белгечләр.
Мәгълүм булуынча, 2018 елдан гамәлгә ашырылучы “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты илнең агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны арттыру максатын куйган иде. Әйтергә кирәк, соңгы елларда экспорт күләмендә май-жир продукциясенең елдан-ел арта баруы да әлеге маржиналь культураларны күпләп игүчеләргә зур этәргеч бирә. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, мәсәлән, узган елда майлы культуралар экспорты 2021 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда 6,8 тапкыр арткан. Шунысы да игътибарга лаек: телгә алынган культуралар арасында аеруча җитен орлыгына сорау артуы күзәтелә. “Росстат” белешмәсенә караганда, әйтик, 2021 елда җитен мае җитештерү илдә 1,4 миллион тоннага җитте. Аннан алдагы елда исә бу күрсәткеч 0,87 миллион тоннадан артмаган иде. Ә узган елда аның рекордлы күрсәткечкә — 1,7 тоннага җитүе теркәлде. Дөнья базарында сорау артуын исәпкә алып, 2023-24 авыл хуҗалыгы елында илдә җитен мае җитештерүне тагын да 15 процентка арттыру бурычы куела.
Башкортстанның аграр хуҗалыклары да майлы культураларның никадәр төшемле булуын аңлап эш итәргә өйрәнә. Быел, мәсәлән, аның гомум мәйданы 415 мең гектар тәшкил итте. Дөрес, узган елдагы дәрәҗәдән югары түгел. Аның каравы, рапс һәм җитен игүче хуҗалыклар арасында аның кереме, шул исәптән экспорт мөмкинлеген арттыру белән кызыксынучылар саны да күбәя башлады.
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Агроэкспортны үстерү үзәге” мәгълүматлары буенча, илебездә соңгы елларда җитен орлыгы һәм мае, шулай ук, рапс мае экспорты күләме елдан-ел үсә. Узган ел, мәсәлән, тәүге икесен поставкалау — 46 һәм 31 процентка, керемнәре шул ук тәртиптә 33 һәм 36 процентка арткан. Әлеге чыганак мәгълүматларына караганда, җитен маен иң күп күләмдә Кытай республикасы ала. Бу ил читтән сатып алган әлеге продукциянең яртысыннан күбрәге Русиягә туры килә. Шулай ук, Төркия дә безнең төп партнерларыбыз исемлегендә. Ике арадагы мөнәсәбәтләр ничек кенә катлаулы булуга карамастан, безнең майлы культурага өстенлек бирүче илләр арасында Бельгия, Латвия һәм Польша да бар.
Белешмә. Узган елда Русиянең җитен мае дөньяның — 42, ә майлы җитен 40 иленә озатылган. Дөньяның билгеле аграр базар конъюнктурасы агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия җитен маен экспортлаучы илләр арасында беренче урында тора һәм Казахстан белән берлектә 2023 елда дөнья базарындагы өлеше 80 проценттан арта.
Әйтергә кирәк, Русиянең эчке сәүдә базарында әлеге продукциягә сорау әллә ни зур түгел. Ул беренче чиратта басу культурасын эшкәртүче заводларның аз булуы белән дә аңлатыла. Әмма шулай булса да, илдә әлеге культура чәчелгән мәйданнар кимеми, киресенчә, арта гына. Җитен маен алырга Азия төбәгеннән һәм Якын Көнчыгыш илләреннән теләк белдерүчеләр дә аз түгел.
Белешмә. Җитен мае азык- төлек сәнәгатендә файдалы , экологик яктан чиста продукт буларак билгеле. Соңгы елларда аны косметика, аквакультура өчен азык сыйфатында һәм дару препаратлары эшләүдә уңышлы куллана башладылар.
Башкортстанда быел 50,2 мең гектардан җитен культурасы җыеп алу бурычы тора. Республика да әлегә аны, нигездә, экспорт өчен җитештерә.
— Ел башыннан республика 30 мең тонна җитен экспортлады. Узган елда әлеге күрсәткеч 26 мең тонна иде, — ди Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов. — Башкортстан җитенен, нигездә, Кытай һәм Казахстан, шулай ук Европаның кайбер илләре күпләп ала. Әлеге вакытта хуҗалыкларда җитен урагы тәмамлану алдында. Узган ел аның һәр гектардан уртача уңышы 10 центнердан артса, әле 11 центнердан күбрәк тәшкил итә. Күрсәткечнең урак ахырына кадәр бераз артуы да ихтимал.
Башкортстанда рапс мәйданнарының артуы да беренче чиратта аграр хуҗалыкларның үз продукцияләрен чит илләргә озату омтылышы үсү белән аңлатыла. Дөрес, язгы корылык аркасында республикада чәчелгән рапс мәйданнарының яртысы диярлек юкка чыккан иде. Шулай булуга карамастан, югарыда телгә алынган чыганак мәгълүматлары буенча, республика предприятиеләре экспорт мөмкинлекләрен кулдан ычкындырырга теләми. Ел башыннан, мәсәлән, бары тик Кытайга гына 7 мең тонна рапс мае озатылган.
Чишмәдә май сыгу заводын заманча җиһазландыру республика “рапс”чыларына зур мөмкинлекләр ачты. Хуҗалыкларда җыеп алынган рапс элеватор аша бирегә китерелә.
Рапсны иң күп үстерүче районнар арасында Стәрлетамак, Илеш һәм Авыргазы алда бара. Кызганычка каршы, аграр белгечләр фикеренчә, әлегә Русиянең үзендә рапска сорау зур түгел. Майлы культуралар арасында аграрийлар, традиция буенча, көнбагышка өстенлек бирә. Башкортстанда исә әлеге культурага игътибар арту аны үстерүче хуҗалыкларның халыкара хезмәттәшлекне арттыруга омтылулары белән бәйле. Кытайдан тыш, Башкортстанда үскән рапс мае белән Һиндстан һәм Иран республикалары ныклы кызыксына.
Стәрлебаш районында Вадим Кинҗәбузовның крестьян-фермер хуҗалыгы тирә-якта аграр тармактагы һәр яңалыкка игътибар итүе белән аерылып тора. Фермер әлегә кадәр башка культуралар белән бергә көнбагыш, җитен үстерсә, быел беренче тапкыр рапс чәчкәннәр.
Вадим Инсаф улы фермер хуҗалыгын 2011 елда оештыра. Ул пай җирләреннән тупланган 2400 гектарга хуҗа.
Белешмә. Пай җирләрендә, җитен һәм рапстан башка, көнбагыш, уҗым культуралары чәчелә. 500гә якын пайчыны килешү шартларына нигезләнеп ашлык белән тәэмин итә.
Кызганычка каршы, фермерның үзе белән күрешеп сөйләшү форсаты тимәде. Вадим Инсаф улының бу көннәрдә бик мәшәкатьле чагы икән. Җыелган уңышны саклау мәсьәләсен хәл итү өчен күрше районда урнашкан элеваторга киткән, диделәр. Соңыннан, кыска гына сөйләшү дә егәрле, амбициоз карашлы һәм төпле фикерле фермерның үз эшенә никадәр бирелгәнлеген һәм авыл кешеләре язмышы өчен борчылып яшәүче җитәкче булуын күрсәтте.
— Уҗым культураларын әйбәт кенә җыеп алдык, — ди Вадим Инсаф улы. — Майлы культуралар арасында көнбагыш яхшы төшем бирде. 700 гектарда җитен үстергән идек, аңардан да 22шәр центнер көтәбез. Беренче тапкыр рапс чәчеп карадык. Корткыч бөҗәкләргә, кискен һава шартларына бик сизгер культура булып чыкты. Югалтуларга юл куймадык. Һәр гектары 21әр центнер орлык бирер дип өметләнәбез. Майлы маржиналь культураларга сорау артканда, басуда көчебезне сынап карарга кирәк. Ирешелгәннәр урындагы халык, авыл мәнфәгатьләре өчен бит.
Хуҗалык идарәсе урнашкан Айтуган — райондагы иң матур авылларның берсе. Урманы да бар. Елгасы да ерак түгел. Ә көзге матурлыкка буялган тау сыртлары авылга үзе бер матурлык өсти. Айтуганда ике йөзгә якын хуҗалык теркәлгән. Иман нуры чәчеп торган мәчет манаралары да ерактан ук күренеп, биредә хезмәт сөйгән һәм мөселман кануннарына буйсынып, ипле халык яшәвенә ишарәли.
Баш бухгалтер Гөлнара Сафиуллина — фермерның уң кулы. Ул безгә күптәннән таныш. Район Мәгълүмат консультация үзәге җитәкчесе чагыннан ук Гөлнара Әнвәр кызын төпле аграр белгеч буларак белә идек.
— Җитәкчебезнең майлы культураларга өстенлек бирүе очраклы түгел, — ди Гөлнара Әнвәр кызы. — Республикада гына түгел, ил буенча аграр тармактагы яңалыкларны өйрәнә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, авыл хуҗалыгында яңа “санлы” казанышларга игътибар бирә башлады. Акчасын табып, “Дрон” сатып алды. Республикада әлегә алар ике генә хуҗалыкта бар, дип ишеттек. Басудагы эшебездә зур ярдәмче булды ул. Аның белән хәтта киләчәктә рапс, җитен дә чәчеп булачак икән. Чыгымнар үзен тиз арада аклаячак. Ягулык кирәкми, хезмәт хакы түлисе юк. Иң мөһиме — берничә белгечне алыштыра һәм дөрес, оператив ярдәм алырга ярдәм итә.
Белешмә. Фермер хуҗалыгында даими рәвештә 17 кеше эшли. Ел дәвамында эшчеләрнең уртача айлык эш хакы 22 мең сум тәшкил итә. Кабул ителгән бизнес-планны тормышка ашыру авылда яңадан 20-25 эш урыны булдыруга ярдәм итәчәк.
Ә яңалык шунда: фермер авылдан читтәрәк фидлот, ягъни мал симертү мәйданчыгы салырга әзерләнә. Әлеге вакытта җир участогы мәсьәләләре хәл ителү алдында. Ел ярым эчендә биредә симертүгә куелган маллар 2 мең башка җитәчәк. Фермер биредә хәләл продукция җитештерү максатын куйган.
Вадим Кинҗәбузовның максатлары зур. Ул — ирешелгәннәр белән генә чикләнеп яши торган җитәкче түгел. Рапс, җитен кебек “назлы” культуралар игүне башкалар мәшәкатьле дип кабул итсә дә, булдыклы фермер зур ышаныч һәм өмет белән яңа башлангычка юл салган.
— Кайчандыр без, ничектер, чикләнеп яшәгән кебек идек. Артык эзләнмәдек тә кебек. Чөнки көндәлек тотрыклылык мөһим иде. Ә менә җитештерергә, үстерергә өйрәндек. Әмма аны сата белү осталыгы җитмәде. Шунлыктан крестьян ихаталары гына түгел, зур аграр хуҗалыклар да ит-сөтен, башкасын сату өчен алыпсатарларга мөрәҗәгать итә иде. Үзебез җитештергәнгә үзебез хуҗа булмаудан керемнең шактый өлешен югалта идек. Болай яшәргә ярамый. Дәүләт ярдәме белән хәзер безгә дөнья базарына чыгарга һәм үзебезнең үтемле продукция белән кыю рәвештә сәүдәгәр булуыбызны күрсәтергә кирәк, — ди Вадим Кинҗәбузов.
Олег Төхвәтуллин.
Стәрлебаш районы.