

Быел икенче генә тапкыр үткәрелүгә карамастан, кабак фестивале популярлык яулый. Былтыр анда 500ләп кеше катнашса, быел ул тагы да киңрәк колач алды. Әлбәттә, фестивальнең шундый зурлап үткәрелүенә сокланмый мөмкин түгел, шул ук вакытта ул үтәгәнлеләрнең бердәмлеген, тырышлыгын да ачык чагылдыра. Хәтта һава торышы да аларның изге башлангычын хуплап, күркәм эшләрен мактап, кояшлы көне белән сөендерде.
Банат Батырова төбәге ул!
Искиткеч күркәм табигать кочагында, ямьле Агыйдел елгасы ярында урнашкан Үтәгән авылында элек-электән халык җир эшкәртеп, иген үстереп, бакчачылык белән шөгыльләнеп көн күргән. Колхозлар көчле чагында биредә яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары гөрләп торган. Шул ук вакытта бәләкәй генә авыл – язучы һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Роберт Баемов, Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәенов, филология фәннәре докторы, профессор, Русиянең һәм БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстанның халык язучысы Гайса Хөсәенов кебек күренекле шәхесләрнең туган төяге дә. Хатын-кызлар арасында тәүге Социалистик Хезмәт Герое Банат Батырова да шушы авылга кияүгә чыгып, колхозда эшли, шикәр чөгендере үстерүне тәүгеләрдән булып башлый. Шуңа авыл хезмәткәрләренең данлыклы традицияләрен дәвам итеп, Республика Башлыгы Радий Хәбировның: “Һәр төбәкнең үз фестивале булырга тиеш”, дигән сүзләрен исәпкә алып, үтәгәнлеләр Кабак фестивале үткәрә.
Барлык авыл халкын берләштерүче бәйрәм үткәрү идеясе 2019 елда барлыкка килә. Авыл старостасы Дилара Кудайгулова һәм шушы авылда туып-үскән, бүген Уфа шәһәрендә яшәүче, “Китап” нәшриятында эшләүче Айрат Искәндәровның башлангычын авыл халкы ихлас күтәреп ала. Бүген инде бу чара район бренды буларак игълан ителеп, авыл һәм район халкын гына түгел, республиканың төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне дә үзенә җыйды.
Һәр урамның – үз горурлыгы
Бәйрәмгә җыелучылар һәм мәртәбәле кунаклар: район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Азамат Галин, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Уфа дәүләт опера һәм балет театры солисты Җәмил Әбделманов, Башкортстанның атказанган укытучысы, Салават Юлаев ордены кавалеры Фәнзил Саньяров, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Тимергали Уразгулов, Юлия Краснова, Рәмзия Кәримова, тәү чиратта, авыл халкы тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр белән танышып чыкты. Биш урамның һәрберсе аңа җитди әзерләнгән иде: мәчет янындагы күркәм мәйданчыкта үз өстәлләрен корып, бакчаларында үстерелгән төрле сортлы, төрле зурлыктагы кабакларын, аннан пешерелгән ризыкларны тәкъдим иттеләр һәм үз урамнарының тарихы белән таныштырдылар.
Идел урамы – авылда иң зур урамнарның берсе. Роберт Баемов, Гайса Хөсәенов кебек күренекле шәхесләр нәкъ биредә туып-үскән һәм уңышка беренче адымнарын ясаган. Алдынгы колхозчылар, укытучылар, мәдәният һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр дә тырыш хезмәте белән зур уңышларга ирешеп, авылдашларының хөрмәтен казанган. Бүген дә күркәм йолаларны кадерләп, туган нигез җылысын саклап яшәүче яшь гаиләләр – авыл күрке.
Банат Батырова исемендәге урамда да авыл һәм район данын күтәргән, республикага киң билгеле, хатын-кызлар арасында тәүге Социалистик Хезмәт Герое белән бүген дә чиксез горурланып яшиләр. Өлкәннәр аны яхшы хәтерли. Шуларның берсе – Фәткыя Байгилдина. Аның әнисе Банат Хәйрулла кызының звеносында эшләгән, ә ул еш кына аңа ияреп, чөгендер утарга йөргән. Аның хәтерендә бик уңган, таләпчән, көчле, ярдәмчел хатын буларак калган.
Шуны да әйтергә кирәк, бу иң яшь урамнарның берсе, заманында ат һәм сарык фермалары урнашкан җирләрдә 50нче еллар ахырында җайлап йортлар калка башлый. Башлыча, яңа урамга Банат Батырованың эшен дәвам итүчеләр – чөгендер үстерүдә үзләренең тырыш хезмәте белән колхоз данын күтәрүчеләр күченеп утырган.
Башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев урамындагы 50 йортта 33 гаилә яши. Иң өлкәннәре – Наҗия апа Зөлкәрнәевага 87 яшь булса, Рим Галимов 85 яшен тутырган. Ә инде кечесе – Назар Батталовка 3 яшь. Монда яшәүчеләр дә үзләренең урамын зур горурлык хисе белән тәкъдим итте. Шундый шәхесләрнең берсе – “Урал” колхозының алдынгы чөгендерчесе, Банат Батырова звеносында тырыш хезмәт салган, 1962 елда Ленин ордены белән бүләкләнгән Фәрзәнә Хөсәенова. Ринат Хәсәнов, Рәүфилә Хәсәнова да – югары дәүләт бүләкләре ияләре.
Әхмәт Әсфәндияров һәм Мәҗит Гафури урамнары берләшеп, кунакларны бик үзенчәлекле итеп кабул итте. Башкортстанның атказанган агрономы Әхмәт Әсфәндияров турында аның туруны шигъри юллар белән җиткерде.
Мәктәп урамы – үзәк һәм иң җанлы урамнардан исәпләнә. Атамасы да юкка гына бирелмәгән аның. Биредәге белем учагы күпме кешегә тормышка юллама биргән, күпме күренекле шәхесләр анда канат ныгыткан. Урамның икенче очында – җәмәгать транспорты тукталышы, иртән эшкә китүчеләр шунда җыелышып, автобус килгәнче хәл-әхвәл белешә, авылның тормыш-көнкүреше турында әңгәмә кора. Кибет тә шундый җанлы урыннарның берсе. Ә узган елда биредә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты чикләрендә яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде. Урам белән таныштырганда күренекле шәхесләрнең исемнәрен дә телгә алдылар. Заманында биредә Гайса Хөсәеновның туган нигезе урнашкан булган. Аннары ул урында барлык гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган мәктәп директоры, филология фәннәре кандидаты Рим Искәндәров йорт салган. Аның улы, әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе Айрат Рим улы да шунда туып-үскән. Батталовлар, Язгаровлар, Биккуловлар, Ишкилдиннар, Нәфыйковлар, Байгилдиннар бүген дә ата-баба нигезенә хыянәт итми, шунда күркәм гомер кичерә.
Тагын бер легендар шәхес – 1812-14 еллардагы Ватан сугышында катнашучы батыр Абдрахман Акъегетнең варислары – Морзакаевлар да шушы урамны үз иткән.
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Быелгы бәйрәм, тәү чиратта, кече туган якка сөю тәрбияләү һәм махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм күрсәтү максатын күз уңында тотты. Моны чыгыш ясаучыларның һәммәсе билгеләп узды. Яңа Кыешкы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фидан Миңнегалиев билгеләвенчә, авыл биләмәсенә караган 7 авылдан 30 ир-егет бүген Ватан сагында – махсус хәрби операциядә катнашып, җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. Шуларның берсе – урындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, әлеге чараның иганәчесе Радик Йөзлекбаев. Ул өлешләтә мобилизация игълан ителү белән Ватан сагына басты. Бер ай элек якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде. Авыл старостасы Дилара Кудайгулова билгеләвенчә, күптән түгел кыска вакытлы ялга кайткач, ул әлеге бәйрәмне, һичшиксез, үткәрегез, дип, үзеннән зур ярдәм күрсәткән.
Авыл халкы махсус хәрби операциядәге якташларын ярдәменнән ташламый. Даими рәвештә биредә хәйрия акцияләре оештырылып тора. Шәмнәр ясап, җылы киемнәр бәйләп, ризыклар әзерләп һәм солдатлар өчен барлык кирәк-яракларны даими рәвештә гуманитар йөк белән озатып торалар. Әйткәндәй, әлеге фестивальдән кергән акчалар да махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм буларак тотынылачак.
Районыбызда патриотик юнәлештәге эшнең югары дәрәҗәдә алып барылуы һәрнәрсәдә чагыла. Зәки Бикбаев җитәкчелегендәге Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубының эше аеруча мактауга лаек. 2015 елдан башлап район укучылары Ленинград өлкәсендә “Хәтер вахтасы”нда катнаша. Быел исә анда 7 мәктәптән 67 укучы булып кайткан.
“Безнең патриот” волонтерлар штабының эшен дә район хакимияте башлыгы югары бәһалады һәм рәхмәтләрен җиткерде.
Табыннар сыгылып торды!
Кабактан дистәләгән ризык әзерләп, кунакларга тәкъдим иткән үтәгәнлеләр шулай дип исәпли. Нинди генә ризык юк иде өстәлләрдә: кайнатма, сут, ботка, кыстыбый, коймак, манты, өчпочмак. Кабакны киптереп чәй дә ясап була икән. Ул гына да түгел, быелгы бәйрәмгә Минзәлә Сөләйманова һәм Дилбәр Баталова хәтта кабак икмәге пешергәннәр. Төрле урам вәкилләре зур кабак үстерүдә генә түгел, аннан төрле ризыклар әзерләү буенча да бер-берсен узышып әзерләнде.
Ә инде иң зур кабак быел Әсләм Хөсәеновның бакчасында үскән. 33 килограм авырлыктагы яшелчәне үстерү өчен аңа, үзе әйтүенчә, бик күп көч салырга һәм сабый урынына тәрбияләргә туры килгән. 32 килограмм авырлыктагы кабакны хезмәт ветераны Гәүһәр апа Моталлапова үстергән, ә өченче урын – Айрат Искәндәровта – Уфада яшәсә дә, авылдагы бакчасында аның кабаклары тәгәрәп үскән, шуларның иң зурысы 28 килограммга җиткән.
Гомумән, Үтәгән авылындагы һәр бакча кабак уңышы белән сөендергән. Моңа гаҗәпләнергә дә түгел, уңдырышлы җир, тырыш хезмәт һәрвакыт нәтиҗәсе белән куандыра.
Фестиваль чикләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә оештырылды. Анда авыл һәм район кешеләреннән тыш, республикабызның башка төбәкләреннән дә катнашучылар күп булды. Шул ук вакытта һәрберсе махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм йөзеннән үз өлешен кертте.
“Кабак-фест” быел да югары дәрәҗәдә узды. Анда авылның һәр кешесе катнашты. Ә күпме кунаклар җыелды! Иң зур кабак үстерүчеләр, әлеге бәйрәмне оештыручылар, анда актив катнашучылар һәм иганәчеләрнең һәммәсе район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән зур концерт аңа тагын да ямь өстәде.
Күмәк көч белән оештырылган чараның җимеше дә бик татлы килеп чыкты. Иң мөһиме, мондый бәйрәмнәр динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, халкны берләштерү максатын да күз уңында тота. Район бренды буларак, “Кабак-фест” киләсе елларда да үткәрелеп, озын гомерле булсын иде!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.