+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
3 октябрь 2023, 13:32

Республика агросәнәгать комплексына өстәмә лимит бирелде

152 миллион сумны Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүлде.

Республика агросәнәгать комплексына өстәмә лимит бирелдеРеспублика агросәнәгать комплексына өстәмә лимит бирелде
Республика агросәнәгать комплексына өстәмә лимит бирелде

- Өстәмә дәүләт ярдәме авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә еллык ставкасы 5 процентка кадәр булган 6 миллиард сумлык кыска вакытлы кредит җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ташламалы кредитлар сезонлы кыр эшләрен уздыру өчен төп чыганак булып кала. Бүгенгә Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгында Башкортстан аграрийларыннан 9,5 миллиард сумлык 333 заявка хупланды, - диде Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Шулай итеп, Агымдагы елда Башкортстанда агросәнәгать комплексына ташламалы кыска вакытлы кредит бирүгә бүленгән акчаларның гомум лимиты 777,2 миллион сум тәшкил итте.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас