

Соңгы биш ел республиканың авыл хуҗалыгы эчке базарны үзебездә җитештерелгән продукция белән тулыландыру өлеше артуын гына түгел, үзен, шулай ук, икътисадның мөһим юнәлеше, авылларның социаль тотрыклылыгын тәэмин итүче һәм дөнья базарына ышанычлы атлаучы тармак булуын да күрсәтте. “Агросәнәгать комплексы Башкортстан икътисадында үсеш нокталарының берсе булырга тиеш. Әмма әлегә тармакта тулы куәткә гамәлгә ашырылмаган мөмкинлекләр булуы күренә”, — дип бәя биргән иде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 2018 елның декабрендә Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм Башкортстан халкына Юлламасында. Анда хәл итүне көткән бурычларны билгеләп, Радий Фәрит улы: “Республика азык-төлек базарының эчке куллану куәте 350 миллиард сумга җитә. Ә без бүген күп дигәндә 170 миллиард сумлык продукция җитештерәбез, ягъни, таләп ителгәннең яртысы кадәр генә. Тармак, нигездә, әзер туклану продуктлары түгел, ә чимал тәкъдим итә. Димәк, өстәмә бәягә гаять зур керемне югалта”, — дигән иде. Ул югары вазыйфага тәгаенләнүнең беренче көннәреннән үк: “Башкортстан өчен авыл хуҗалыгы уңышлы эшләүче агробизнес һәм саф керем генә түгел, ә авыл кешеләренең тормыш сыйфаты”, булуын да ассызыклады.
Республика көнен тантана иткән көндә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның җаваплы вазыйфага тәгаенләнүенә 5 ел тула. Шушы вакыт эчендә аграр тармакта нинди үзгәрешләр, казанышлар булды?
2018 ел, гомумән, тоташ ил күләмендә аграрийлар өчен җиңел булмады. 2015-17 елларда илдә ашлыкның сатып алу бәяләре төшүен дәвам итте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесе җитештерелгән продукцияне күп очракта түбән бәягә сатып, банкротлык чигенә җитте. Шул ук вакытта, дәүләт кредитлары, чәчү орлыгы, ашлама, ягулык һәм запас частьләрнең кыйммәтләнүе тоташ авыл хуҗалыгын бөлгенлек упкынына этәрде.
Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасын кабул иткәндә илнең аграр тармагы өчен шундый авыр ел иде. Радий Хәбиров тармак эшчәнлеген яхшыртуны, беренче чиратта, аны техник модернизацияләүгә өстенлек бирүдә күрде. 2019 елның көзендә Русия Хөкүмәтенең ул чактагы Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә узган утырыштагы чыгышында Радий Хәбиров ел башыннан 4,5 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынуын хәбәр итте, республикага тагын 1200 берәмлек ашлык комбайны һәм чәчү комплекслары булган өч мең данә югары җитештерүчәнле трактор җитешмәвен әйтте. Әйтергә кирәк, аның мондый фикере аннан соңгы елларда “Росагролизинг” программасы буенча илдә иң уңышлы эшләүче төбәкләрнең берсе дәрәҗәсенә чыгуыбызга этәргеч бирде.
Белешмә. 2018-22 елларда республика аграрийлары гомум бәясе 50 миллиард сумлык 16 мең берәмлек төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алды. Техника сатып алуда дәүләт ярдәме зур этәргеч бирә. Сатып алынган техника хакының 50 процентка кадәре субсидияләнә. Елның 5 аенда бу сумма — 1,2 миллиард сумга, ә 2018 елдан 8 миллиард сумга җитте.
Алгарак китеп, шуны да билгелик: быел яз башкалабыз Уфада Идел буе федераль округына караган төбәкләрдә агросәнәгать комплексын үс-терү мәсьәләләренә багышланган зур киңәшмә узды. Әйтергә кирәк, шундый мәртәбәле чараны үткәрү өчен Башкортстанның сайлануы очраклы түгел. Төбәк киңәшмәсендә федераль авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разинның катнашуы һәм республика авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышларны үрнәк итеп куюы да олы бәя булып тора.
Әлеге очрашуда авыл хуҗалыгында продуктлылыкны арттыруда аграр сәясәтнең төп юнәлешләрен билгеләп, Радий Фәрит улы болай диде:
— Тармакта өстенлекле юнәлешләрнең берсе — аны технологик үстерү. “Росагролизинг” җәмгыяте аша техника сатып алу күрсәткечендә без — илдә дүртенче урында. Соңгы елларда импортны үзебезнекенә алыштыру буенча уңышлы эшлибез. Үзебездә машина төзелешен үстерәбез... Азык-төлек товарлары җитештерү күләме буенча федераль округта Башкортстан бишенче урында тора. Әлеге юнәлешне тагын да үстерү бурычын куйдык. Безгә авыл хуҗалыгы продукциясен тирәнтен эшкәртү технологиясен активрак кертергә кирәк. Икенче мөһим юнәлеш — агросәнәгать тармагының экспорт мөмкинлеген арттыру. Иран Республикасына эш сәфәре барышында мәсәлән, безнең республика делегациясе бу илгә азык-төлек поставкалау буенча эшлекле сөйләшүләр үткәрде.
Белешмә. Узган ел республика 291 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлаган. Соңгы елларда төп импортерыбыз булып Иран, Төркия, Кытай, Казахстан, Үзбәкстан һәм Беларусь республикалары тора. Ашлык экспорты күләме арта. Елның тәүге яртысында, мәсәлән, чит илләргә 155 мең тонна чамасы ашлык, 95 мең тонна он, ярма һәм эшкәртелгән башка ашлык продукциясе озатылган.
Мәгълүм булуынча, Республика Башлыгы “Башкортстан Республикасын 2024 елга кадәр социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында”гы указга кул куйды. Дәүләт дәрәҗәсендәге программада шушы чорга һәм арытаба тармакны үстерү мөмкинлекләре, бурычларны гамәлгә ашыру юнәлешләре билгеләнде. Ул аеруча авыл хуҗалыгы өчен мөһим булды. Чөнки программа кысаларында азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү, авылдагы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү, тармакны модернизацияләү, кадрлар белән тәэмин итү, беренче чиратта, Башкортстанның икътисади статусы белән бәйле.
Республика Башлыгының моннан биш ел элек аграрийлар алдына куйган бурычы ничек үтәлде? Әлеге сорауга Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановның чыгышында төгәл җавап бар:
— 2018 елда аграр тармакны тамырдан модернизацияләү, санлы технологияләргә күчү һәм идарә итүдәге яңа алымнар яхшы нәтиҗә бирде, — ди Илшат Илдус улы. — Быел без үзебезнең эчке ихтыяҗларны 1,5 тапкыр канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә аграр продукция җитештерәбез. Тавык йомыркасыннан башка, барлык позициядә үсеш бар. Шикәр комы, көнбагыш мае, сөт һәм сөт продукциясе, сыер малы һәм дуңгыз ите таләп ителгәннән артык җитештерелә. Инвесторлар эшчәнлеге игътибарга лаек. Эре сөтчелек фермалары төзелеше дә республикада инвестицион мохитнең яхшы булуы турында сөйли. Авыргазы, Стәрлетамак, Күгәрчен, Илеш һәм Дуван районнарында 5500-1200 баш савым сыерына исәпләнеп төзелүче фермалар республика өчен җитди яңалык булып тора. Минемчә, соңгы елларда тармакка дәүләт ярдәме юнәлешләре арту да зур стимул бирде. Республикада 20дән артык төрдәге юнәлеш буенча субсидияләр каралган. Быел, мәсәлән, тармакка бүленгән дәүләт ярдәме 6,5 миллиард сумнан артты.
Дөньяда сәяси-икътисади хәлләр тотрыклы түгел. Русия өчен соңгы еллар аеруча сынаулы булды. Көнбатыш илләре басымы астында да аграрийлар эшләргә һәм көтелмәгән хәлләргә дә берәмлеге, оешканлыгы белән сынауларны җиңәргә өйрәнде. Башкортстан җитәкчелегенең алдан күрә белүе барлык технологик һәм икътисади мөмкинлекләрне туплый алуы авыл хуҗалыгын авыр кризистан саклап алып калды.
Олег Төхвәтуллин.