

Әле Башкортстан аграрийлары киләсе ел уңышына нигез сала. Мәсәлән, бүгенге көндә 268 мең тонна язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы әзерләнгән, бу ихтыяҗның 91,4 процентын тәшкил итә. 36 мең тонна орлык сату өчен салынган, аларның яртысыннан артыгы – суперэлита һәм элита орлыгы. 78 процентка страховка фонды (28,8 мең тонна) һәм 85 процентка (78 мең тонна) көзге бөртеклеләр фонды формалаштырылган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен уздыра торган оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, 2024 ел уңышын тәэмин итүнең төп бурычы - минераль ашламалар туплау. Аларның күләмен 215 мең тоннага җиткерү планлаштырыла (агымдагы елда – 211 мең тонна булган). Әлеге эш 2024 елда 4 миллион тоннадан да ким булмаган уңыш алу максатына ирешергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, республика аграрийлары көзге чәчүне тәмамлаган. Көзге культуралар белән 409 мең гектар чәчелгән, бу узган ел күрсәткеченнән 110 мең гектарга югарырак.
Илшат Фазрахманов урып-җыю кампаниясенә дә йомгаклар ясалды. Ул хәбәр иткәнчә, катлаулы һава торышы шартларына карамастан, төбәктә бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 3,235 млн тонна тәшкил иткән. Бу төбәкнең ихтыяҗларыннан 1 миллион тоннага күбрәк.
- Хуҗалыклар бөртекле һәм кузаклы культураларның 97 процентын эшкәртте. Иң зур уңышка Гафури, Кырмыскалы, Чакмагыш, Чишмә, Стәрлетамак һәм Авыргазы районнары аграрийлары иреште.
Вице-премьер республикада майлы культуралар һәм шикәр чөгендере җыю дәвам итә, дип өстәде. Мәйданнарның 60 проценттан артыгында уңыш җыеп алынган.