+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
15 октябрь 2023, 19:15

Сыйлы көнең – сыерда

Югары Төкен авылында Сөт бәйрәмен даими оештырырга ниятлиләр.

Сыйлы көнең – сыердаСыйлы көнең – сыерда
Сыйлы көнең – сыерда
Республика Башлыгы Радий Хәбировның: “Һәр төбәкнең үз фестивале булырга тиеш”, дигән сүзләре авыл халкына нык тәэсир итте, күрәсең. Һәм моның нәтиҗәсе булып, бүген бәләкәй авылларда да искиткеч күркәм, үзенчәлекле бәйрәмнәр үткәрелә башлады. Берничә ел элек һәр төбәктә “Саумысыз, авылдашлар!”, Шәҗәрә бәйрәмнәре гөрләсә, хәзер һәр авылның борынгы йолаларны тергезү, авылдашларны берләштерү максатын күз уңында тотучы үзенә генә хас бәйрәмнәре дә бар. Мәсәлән, Кырмыскалы районының Үтәгән авылы ике ел рәттән “Кабак-фест” үткәрсә, Югары Төкен авылында Сөт бәйрәмен йолага кертергә ниятлиләр. Быел беренче тапкыр үткәрелүенә карамастан, ул бик күркәм һәм күңелле килеп чыкты.

Максат – мал санын арттыру!

Безнең халык элек-электән мал асрап, иген үстереп көн күргән. Ни генә димә, иркен болыннарда сусыл үләннәр ашап кайткан Сөтлебикәнең куе сөтенә җитәме соң! Кызганычка каршы, соңгы елларда мал-туар, сыер асраучылар нык кимеде. Саный китсәң, аның сәбәпләре җитәрлек инде. Шулай да, авылның элекке традицияләренә тугры калып, бүген дә сыер, сарык, кәҗә асраучы тырыш кешеләр аз түгел. Камышлы авыл биләмәсенә караучы Югары Төкен авылы да шулар исәбендә.
Авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Биккуҗин әйтүенчә, бүген Югары Төкендә 90 йортта 300 тирәсе кеше яши. Һәм авыл биләмәсе буенча иң күп мал саны да шушы авылга туры килә. Биредә сыер асрамаган кеше сирәктер, ә кайберләре 2-3әр баш эре мал асрый. Шуңа бәйрәмне дә биредә оештырырга карар иттек, ди Илгиз Вәкил улы.
Ә сөт бәйрәме оештыру идеясе белән аңа шушы авылда туып-үскән, бүген Сәвәләй авылында гомер итүче һәм шундагы мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Рамазанова мөрәҗәгать итә. Изге ният шунда ук хуплау таба. Урындагы клуб мөдире Айгөл Хәмитова һәм аның җитәкчелегендәге “Мәләш” фольклор ансамбле әгъзалары аны оештыруга зур көч сала. Гомумән, авылның бер кешесе дә читтә калмаган. Сөт ризыкларыннан сыгылып торган өстәлләргә карап та шундый фикер йөртергә мөмкин: кымыз, эремчек, корот, әйрән, катык һәм сөттән әзерләнгән башка төрле ризыклар да монда мулдан иде.

Эшсөярләр сынатмас!

Килгән кунаклар: район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, аның эшкуарлыкны үстерү мәсьә­ләләре буенча урынбасары Рәсил Исламов, Камыш­лы авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Биккуҗин тәү тапкыр үткәрел­гән мондый чараның кече авылларны, урындагы шәхси хуҗалыкларны үстерүдә, халыкны берләштерүдә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр.
— Шундый бәйрәмнәр үткәрелә икән, димәк, авыл­лар яши. Колхозлар таркалган вакытларны яхшы хәтерлибез. “Алда безне нәрсә көтә?”, “Авылларыбыз яшәрме?”, “Авыл хуҗалыгы тергезелерме?” кебек сораулар барыбызны да борчыды. Күпмедер еллар җирләр эшкәртелмәде. Ләкин үз җирен яратучы, аның чын хуҗалары булган эшсөяр кешеләр ярдәме белән хәзер җирләр эшкәртелә, авыллар үсә. Кырмыскалы аягында ныклы басып торучы аграр район булуын ел саен раслап тора. Уңдырыш­лылык күрсәткечләре буенча без ел саен республикада алдынгылар исәбендә. Авыл хуҗалыгы пред­приятие­ләре үсешә икән, икмәк, сөт, ит һәм эш бу­ла­чак. Бүген бу бик мөһим, — диде Әлфир Фәрхәт улы.

Кооперация ярдәмгә килә

Әйе, сыер асрап та сөтен кая куярга белмәгән авыллар бар. Акчалата файдасын да күрәсе килә халыкның. Ә төкенлеләрнең мондый проблемасы юк. Күпләре “Васильев” кооперативына кереп, үзләренең продукциясен атнасына ике тапкыр Кырмыскалы гастрономына һәм Шәйморатов авылындагы кибетләргә сатуга илтә. Шуларның берсе — Фәрит абый Юмагулов. Әлбәттә, ул элегрәк тә күпләп мал асраган, ә хаклы ялга чыккач, токымлы сыер алырга карар иткән. Ике баш булса да, алар сөтле, 20шәр литр савабыз, ди ул. Бүген шуларның файдасын күреп яши Юмагуловлар.
Үтәгән авылыннан Гөлнәзирә Хәмитованы һәр чарада очратырга мөмкин. Сөт, каймак, эремчек, короттан тыш, оста буза ясаучы буларак та таныш ул кырмыскалылыларга. Моның белән ул ике ел тирәсе шөгыль­ләнә. Баймак районында туйда бул­ганда тәмләп караганнан соң Хәмитовлар үзләре дә бу эчемлекне ясап карарга булган. Башта үзләре өчен генә әзерләсә, хәзер инде солыдан ясалган бу файдалы һәм тәмле эчемлекне күпләр сорап ала һәм яратып эчә.
Рәмилә апа Моратовага күршеләре бик рәхмәтле. Корот ясарга һәм аның белән дәваланырга да өйрәткән ул аларны.
— Безнең ата-бабаларыбыз заманында дарулар булмаган, алар кул астындагы ризыклардан дәва тапкан. Мәсәлән, коротка кайнар шулпа яисә су салып, җылы килеш эчсәң, температураны төшерә, хәл кертә. Шул ук вакытта безнең якларда ашка корот салып ашау бар, ул организмны ныгыта, салкыннарда өшүдән саклый, — ди Рәмилә апа, тагын бик күп рецептлары белән уртаклашып.

Угыз коймагы яуда да саклаган!

Искиткеч тамаша әзерләгән “Мәләш” фольклор ансамбле. Ул сыер бозаулауга багышланган иде. Шулай, элек-электән угыздан коймак пешереп, күрше-тирәне чәйгә чакыру йоласы булган. Угыз коймагын никадәр күбрәк кеше тәмләсә, сыер шулкадәр сөтле була, дип ышанган борынгылар. Бу йола авылда бүген дә яши. Сыер бозаулаган көнне күршеләр, туганнар күчтә­нәчләрен алып кунакка керә.
Гомумән, безнең халыкта ак төстәге ризыкларга табыну өстенлек алган. Агы барның – тугы бар, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Яуга киткәндә дә, юлга чыкканда да, аннан кайтканда да ак ризык – кымыз, катык, корот, әйрән белән озатканнар һәм каршы ал­ганнар.
Чараны алып баручылар – урындагы клуб җитәкчесе Айгөл Хәмитова һәм Илмир Биккуҗин билгеләвенчә, Сөт бәйрәменә әзерлек узган елда ук башланган. Район башкортлары корылтае игълан иткән “Хәрбиләргә – корот” акциясендә авылның хатын-кызлары актив катнашкан. Бүгенге көнгәчә авыл халкы кулдан килгәнчә махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыю эшен дәвам итә. Авыл биләмәсеннән анда 20дән артык егет хәрби бурычын үти. Ә Югары Төкеннән бер егет мобилизация игълан итү белән китсә, ике егет контракт буенча хезмәт итә. Ә авылдашлары алар белән элемтәдә булып, һәрвакыт кирәк-яраклар озатып тора. Менә әле узган чарада сатылган сөт ризыкларыннан кергән акча да нәкъ шул максатка тотынылачак.

Беркем дә читтә калмады

Милли аш-су йолаларын саклау һәм тергезү, яшь буынны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру, авылны данлау, бүген дә мал асрап, сөт ризыклары җитештереп, гаиләңне дә туендырырга, керем алырга да мөмкин булуын күрсәтү максатын күз уңында тотып оештырылган чара бик җылы, эчтәлекле килеп чыкты.
Урындагы кечкенә елга атамасын йөртүче “Мәләш” фольклор ансамбленең һәм үзешчәннәрнең чыгышы бәйрәмне моңга күмде, юбилярлар, 50 һәм 60 ел кулга-кул тотынышып яшәгән парларны, әлеге чараны оештыруга үз өлешен кертүчеләрне тәбрикләү дә бәйрәмнең искиткеч җылы мизгелләре булып истә калды.
Нинди уңган, үз җирен, башкарган эшен яратучы халык яши монда! Киңәшләре, тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар, тәм-томнар белән сыйладылар, җыр-биюләре белән барлык җыелучыларның күңелләрен күтәрделәр. Сөт бәйрәмендә катнашучы­ларның олысына да, кечесенә дә икенче елга кадәр җитәрлек уңай тәэссоратлар бүләк иттеләр. Ә бәйрәм, йолага әверелеп, читтә яшәүче авылдашларны үзенә чакырып кайтарыр әле.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Сыйлы көнең – сыерда
Сыйлы көнең – сыерда
Сыйлы көнең – сыерда
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас