

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанда 40,5 мең токымлы сыер бар, алар сөт юнәлешендәге 53 предприятиедә асрала, бу, узган елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 10 процентка югарырак.
- Республикада сөт токымлы эре мөгезле терлекләрнең сыйфаты да, саны да үсә. Бу елда республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 456 миллион сумлык 2,8 мең баш шундый терлек сатып алган. Бу юнәлешкә дәүләт ярдәме яхшы стимул булып кала. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең токымлы эре мөгезле терлек сатып алуы чыгымнарының 50 проценты субсидияләнә, әмма бер баш мал өчен 60 мең сумнан артык түгел. Агымдагы елда бу максатларга чыгымнарны каплау өчен лимит 220 миллион сумнан артык тәшкил итә. Акчаның бөтен күләме диярлек аграрийларга җиткерелгән, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.