

Кура җиләген бер урында 15 елдан артык тотмаска кирәк. Бу вакыт узгач, аны күчереп утырталар. Бушап калган мәйданда күпьеллык яшелчә яки алдагы язда “тәмле” культуралар утырталар.
Кура җиләге утырту урыны яктылык яхшы төшкән һәм җил уйнап тормаган булырга тиеш. Җир асты сулары җир өстеннән 1 метрдан да якынрак булмавына игътибар итегез. Иң яхшысы — аны кыяр яисә кабактан бушаган җиргә утырту. Чөнки алардан соң җирдә бик күп органик матдә кала. Участокны казыганда һәр квадрат метрга 25әр грамм суперфосфат һәм 40 грамм хлорлы калий кертелә. Туфракны мөмкин кадәр тирәнрәк казырга киңәш ителә.
Җирне тигезләгәч, участокны бүлеп алалар. Яңа үсенте рәтләре көньяктан төньякка таба урнашырга тиеш. Болай эшләү рәт араларында җирне яхшырак эшкәртергә һәм аларны салкыннан сакларга ярдәм итә. Рәтләр арасы 1,5 метр тәшкил итәргә тиеш. Җирне рәтләр сызыгы буенча тирәнлеген — 25 һәм киңлеген 30 сантиметр булган чокыр рәвешендә казырга кирәк. Әгәр җирдә дым җитәрлек булмаса, туфрак дым белән яхшы сугарылсын өчен күп итеп су сибәргә кирәк.
Яңа урында утырту өчен берьеллык үсентеләр кулланыла. Алар, гадәттә, рәт күчерешеннән 30 сантиметр якынрак үсми. Үсентеләрнең калынлыгы нигездә — 12 миллиметрдан, ә биеклеге 50 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Аларны җире белән казып чыгаралар һәм шунда ук яңа урынга күчерәләр. Яңа үсемлекләрне элекке урыннарында үскән тирәнлеккә утырталар. Үсентеләрне 25-30 сантиметр биеклеккә кадәр кисеп кыскарталар һәм алардан калган барлык яфракларны алып ташлыйлар.
Үсентеләр арасындагы ара 70 сантиметрдан артмаска тиеш. Мондый сирәк утырту тәртибе, гадәттә, үсентеләр саны чикләнгән очракта кулланыла. Оптималь ара, алда әйтелгәнчә, 50 сантиметр дип санала, ләкин, утырту материалы җитәрлек күләмдә булганда яңа үсемлекләрне 40 һәм хәтта 30 сантиметр аша утырту да яхшы. Әлбәттә, көннәр суытып, туфрак өсте ката башлаганчы яшь үсентеләргә су сибеп торырга кирәклеген истән чыгармагыз.
Али СӘЙФУЛЛИН әзерләде.