

Малкайларның продуктлылыгын арттыру максатында соңгы елларда биредә сыерларны өстәмә рәвештә кукуруз белән сыйларга керешкәннәр. Бу сусыл, сөтле, җиңел үзләштерелә торган азыкны сыерлар яратып ашый. Ә менә Краснодар краеннан кайтарылган иртә өлгерә торган кукурузның “кросьби” сорты безнең шартларда да яхшы өлгерә, матур уңыш бирә икән.
Салаватлылар аны быел 300 гектарда чәчкән булган. Ә кукурузның гомум мәйданы 1200 гектар тәшкил итә. Хуҗалыкның үсемлекчелек бү-леге җитәкчесе Вадим Хәеров әйтүенчә, таләпчән Краснодар культурасы безнең табигать шартларын үз иткән. Бай тәҗрибәле механизатор Денис Сухоруков көн саен 70-80 гектар мәйданнан дымлылыгы 27-28 процент тәшкил иткән алтын төсендәге чәкәннәрне суктыра.
Минҗан Зарипов.
Мәләвез районы.