+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2023, 16:20

Хезмәте авыр булса да, җимеше татлы!

“Чурагулов” хуҗалыгында бер гаиләдән өч буын вәкилләре тырышлык сала.

Хезмәте авыр булса да, җимеше татлы!Хезмәте авыр булса да, җимеше татлы!
Хезмәте авыр булса да, җимеше татлы!
Кайчандыр шикәр чөген­дере үстерү буенча кырмыскалылылар алдынгылар исәбендә булса да, хәзерге көндә бу татлы культураны районда нибары ике хуҗалык — Рә­фил Чурагулов һәм Рөстәм Кәри­мовның фермер хуҗалыклары гына үстерә.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, быел бу культура барлыгы 40 гектар мәйданда чәчелгән. Әлеге вакытта татлы тамыр казып алынып беткән һәм уңыш Чишмә шикәр заводына озатыла.
Эшләр барышы белән якыннан танышу өчен Кустыгол авылы янындагы басуга — “Чурагулов” крестьян-фермер хуҗалыгына юл тоттым. Чөгендер басуын эзләп табу авыр булмады: тау-тау булып өелгән чөгендер өемнәре әллә кайдан күренеп тора.
– 100 гектар җиремнең 80ендә бөртекле культуралардан бодай һәм арпа үстердек. Ә чөгендер мәйданы 20 гектар тәшкил итә. Җәй коры килсә дә, уңыш мул: һәр гектардан уртача 400-450 центнер уңыш җыеп алдык. Хәзер татлы тамырны тулысынча казып алып бетердек, аны озату белән мәшгульбез, — диде Рәфил Миңнемөхәммәт улы эшләр барышы белән таныштырып.
Уңышны җыюга “Үзәк” МТСыннан “Огрифак” комбайны ярдәмгә килгән. Калган техника — фермерның үзенеке. Аларга тырыш, тәҗрибәле механизаторлар һәм водительләр идарә итә. Бу һөнәргә тугры калган, кайчандыр эшне башлап җибәреп, берничә ел элек аңа идарә итүне киявенә тапшырган бабасы Радик Рәхимов әле төягечтә эшли. Заһир һәм Фәнзил Ишкариннар, Алексей Бабушкин “КамАЗ”ларда уңышны ташып торалар. Рәфилнең үзенә дә эш җитәрлек: накладнойлар тутырып, чөгендерне озата, бушрак вакытында теләсә нинди техниканы иярләп, эшкә керешә.
— Бу арада яңгырлар явып торды. Иң тәүдә үзем басуга барып, техника керә аламы-юкмы – шуны карыйм. Яңгыр туктап торган арада зур өметләр баглап, тир түгеп үстергән “татлы” уңышны тизрәк озатырга тырышабыз, — ди Радик Рәхимов.
Югарыда әйтеп үтүемчә, крестьян-фермер хуҗалыгына нигез салган һәм бүген дә шул хуҗалыкта эшләүче Радик Рәхимов 2016 елда дилбегәне киявенә — Рәфил Чурагуловка тапшыра. Радик Гайфулла улының барлык гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле. Мәктәптә үк тракторчы таныклыгы алып, озак еллар “Чапаев” колхозында механизатор булып эшләгән. Колхоз таркалгач, җир эшенең барлык нечкәлекләренә төшенеп беткән, ансыз яши алмаган ир-егет 1999 елда “Рәхимов” крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә.
17 гектар җирдә эшли башлый ул. Ул чакта техника булмагач, авырга төшә. Тәүге фермерлар – мондый эшчәнлекне 90нчы еллар башында башлап җибәрүчеләр киңәш белән дә, техника белән дә ярдәм итә. Җайлап трактор-машиналарның, корылмаларның тотынылганын, аннары яңаларын да сатып ала. Бу еллар эчендә хуҗалык ныклап аякка баса, үсешә, үзләренең техника паркы булдырыла.
Кызы Гөлназ Рәфил Чурагуловка кияүгә чыккач, яшь гаилә бераз Уфада яши. Шулай да күрше Шәрипкол авылында туып-үскән егетне иксез-чиксез басулар, җир эше, туган як үзенә тарта. Ике ел бергәләшеп эшлә-гәннән соң, Радик Рәхимов пенсиягә чыккач, 2016 елда Рәфил Миңнемөхәммәт улы дил-бегәне үз кулларына ала. Шулай ук арытаба да бергәләшеп эшлиләр. Ни дисәң дә, фермерлыкны гаилә белән бергә алып бару отышлырак, зур эшне күмәк көч белән генә җиңеп була.
— Фермерлык белә шөгыльләнүнең җиңел түгеллеген аңласам да, түземлелек, тырышлык таләп иткән тынгысыз хезмәттән куркып тормадым. Әтием дә механизатор булгач, җир эшен, техниканы бәләкәйдән белеп үстем, ә монда бабай белән бергә фермерлыкның барлык нечкәлекләренә өйрәндем. Шуңа ул тәкъдим иткәч, аның белән киңәшләшкәннән соң, тәвәккәлләдем. Күңелгә ошаган эш иртәгәсе көнгә ышаныч та, дәрт тә бирә. Быел 100 гектар җирдә чөгендер, арпа, бодай үстердек. Техника җитәрлек, дисәк тә була. Ике “ДТ-75”, ике “Беларусь” тракторлары, йөк машинасы, арбалар, чәчкечләр, тырма-сабаннар, җый-гычлар бар. Шулай да, уңыш җыю чорында эре хуҗалыклардан комбайннар ялларга туры килә, — ди яшь хуҗа.
Шунысы сөенечле, әтиләре һәм карт-әтиләре белән бергәләп җәй айларында Гөлназ һәм Рәфил Чурагуловларның уллары Илназ да басучылык эшендә ярдәм итә.
Фермер булу – ул зур җаваплылык, батырлык таләп иткән авыр хезмәт. Моның өчен зур көч һәм тырышлык кирәк. Игенче һөнәренә тугры калып, җирнең ямен-тәмен тойган, дан өчен түгел, җитештергән хезмәт җимешенең халыкка кирәклеген аңлап, тырышып иген үстергән шундый тырыш ир-егетләребез авылларыбызның терәге, районның тоткасы булып тора.
Менә бит чөгендер үстерүдән эре-эре хуҗалыклар баш тарткан чорда алар районыбызны данлаган культураны үстерә. Елның-елында аңа лаеклы урын бирә һәм мул уңыш җыеп ала.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас