+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
15 ноябрь 2023, 04:26

2030 елга кулланылмый торган 116 мең гектар җир әйләнешкә кертеләчәк

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган республика Хөкүмәте утырышында Башкортстанда мелиорацияне үстерү мәсьәләсе каралды.

2030 елга кулланылмый торган 116 мең гектар җир әйләнешкә кертеләчәк2030 елга кулланылмый торган 116 мең гектар җир әйләнешкә кертеләчәк
2030 елга кулланылмый торган 116 мең гектар җир әйләнешкә кертеләчәк

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мелиорация проектларын гамәлгә ашыру чыгымнарының бер өлешен каплау өчен төбәк бюджетыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә субсидияләр бирү тәртибе турында Башкортстан Хөкүмәте карары проекты эшләнгән.

- Төбәктә 116 мең гектар тирәсе файдаланылмый торган сөренте җирләр бар һәм аны 2030 елга әйләнешкә кертергә кирәк, - дип билгеләде Министрлар Кабинеты башлыгы. - Узган айда Русия Хөкүмәте төбәкләргә җирләрне мелиорацияләү өлкәсендә чаралар үткәрүгә өстәмә акча бүлү турында карар кабул итте. Бу - сугару һәм киптерү системаларын, гидротехник корылмаларны төзү һәм реконструкцияләү. Әйләнешкә өстәмә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр җәлеп ителәчәк. Безнең республика федераль бюджет акчаларын алучылар исемлегенә керде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас