

Аграр тармакта хуҗалык елының тәүге йомгакларына багышланган тантаналы чара район Мәдәният сараенда күтәренке рухта үтте. Авыл хуҗалыгы продукциясенең күп кенә төрләрен җитештерүдә район электән республика дәрәҗәсендә югары урыннар били, шуңа да ел нәтиҗәләре буенча бүздәклеләрнең уңыш шатлыгын уртаклашырга агросәнәгать комплексының әйдәүче ведомстволары һәм оешмалары җитәкчеләре килгән иде.
Җыелышта катнашучы хезмәт батырларын Башкортстан Хөкүмәте Аппаратының агросәнәгать комплексы һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Светлана Белова, “Башплодородие” җәмгыяте директоры Эльмир Асаев, “Россельхозтехника”-ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Руслан Байкеев, “Башкортстан Агрохимия хезмәте үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Данис Фазылҗанов, республика “Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге” бюджет учреждениесе җитәкче-се Ирек Сакаев ихлас тәбрикләп, тармак алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды.
Бу җәһәттән шуны да билгелисе килә: тантаналы чара кунаклары Бүз-дәк хезмәтчәннәренең, элекке тради-цияләргә тугры калып, районның хез-мәт данын ышанычлы саклап, елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешүен ассызыклады.
Төбәк авыл хуҗалыгы хезмәткәр-ләре һөнәри бәйрәмне күркәм хезмәт уңышлары белән каршылады. Бердәм тырышлык нәтиҗәсендә, Бүздәк районы агросәнәгать комплексы Башкортстан икътисадында әйдәүче урын тотып, төбәкнең рейтингын күтәрүгә зур өлеш кертә, аграр җитештерү күләмен арттыра. Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев тәбрикләү чыгышында моны саллы мисаллар китереп раслады. Ирешелгән уңышларның нигезе булып федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрсәтелгән дәүләт ярдәме торса да, тармактагы күркәм нәтиҗәләр барча хезмәтчәннәрнең фидакарь хезмәтенә бәйле, дип ассызыклады ул.
Район икътисадында күренекле урын тоткан аграр тармакта 20 авыл хуҗалыгы предприятиесе исәпләнә, шуларның икесе авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы статусына ия, җидесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять санала, калганнары — эре крестьян-фермер хуҗалыклары. Алар эшчәнлегендә төп юнәлешләр булып үсемлекчелек һәм терлекчелек, ябык грунтта яшелчә үстерү санала.
Тулай продукция күләменең агымдагы елда артуы эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре исәбенә ирешелгән – 2022 елга карата үсеш — 166 процент. Шул ук вакытта, КФХларда да җитештерү үсеше 105 процент булган. Бу районда тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләменең үсүенә китерде, быел ул 5 миллиард 292 миллион сум тәшкил итте – бу, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 108 процент дигән сүз.
Тоташ республикадагы кебек, төбәктә дә табигать көйсезлеген күрсәтте, нәтиҗәдә 3760 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары зыян күрде, шуның 3006 гектары – шикәр чөгендере, 754 гектары рапс өлешенә туры килә. Янә дә районда чәчүлекләргә коры җил һәм боз сугу да зыян салды. Шуңа карамастан, басу эшчәннәре табигать көйсезлегенә бирешмәде, зыянны каплауда зур эш башкарылып, басулар яңадан чәчелде.
Быел район хуҗалыкларында бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар 46 мең гектардан артыграк мәйданда игелде, ашлыкның тулай җыемы 95 мең тонна тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча Бүздәк районы республикада беренче унлыкка керде.
Тантаналы җыелышта район җитәкчесе олы ихтирам белән алдынгы хуҗалыкларны билгеләп үтте. Бөртеклеләрнең район буенча уртача уңышы бер гектардан 20,6 центнер тәшкил итте, шул ук вакытта, аерым хуҗалык-ларда әлеге күрсәткеч зуррак. “Нерал-Бүздәк” җәмгыятендә, мәсәлән, уртача уңыш бер гектардан 28,6 центнер булды. Ашлыкның тулай җыемы буенча “Башкирагроинвест” җәмгыяте быел да төбәктә лидерлар сафында калды, биредә 28 мең тоннадан артыграк ашлык җыеп алынды. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында иң күп ашлык җитештерүчеләр булып Шәфоат Хәбибрахманова, Айнур Хәбиров һәм Илдар Вахитов хуҗалыклары танылды.
Басуларда сызма-техник культуралар уңышын җыю тәмамлану алдында. Көзге яңгырлар бу эшне беразга тоткарласа да, нәтиҗәләр куанычлы, чөнки быелгы уңайсыз шартларда да мул уңыш үстереп алынды. Мәйданнарның 85 процентында уңыш җыелган, көнбагыштан уртача уңыш 15,6 центнер белән килә. Булат Яфаев, Самат Канзафаров крестьян хуҗалыкларында күрсәткеч тагын да югарырак.
Шикәр чөгендере плантацияләрендә дә уңыш җыю төгәлләнә. “Татлы тамыр” тулысынча казып алынган, хәзер ул эшкәртүче заводларга озатыла. Чөгендердән район буенча уртача уңыш гектардан 362 центнер тәшкил итте. Моңа, иң беренче чиратта, берничә хуҗалыкта үсемлекләрне сугаруны җайга салу булышлык итте. Шуңа бәйле, шикәр чөгендеренең тулай җыемы да күзгә күренеп артты – 216 мең тонна “татлы тамыр” җыеп алынды. Әлеге күрсәткеч буенча Бүздәк районы республикада икенче урынны били. Бу уңайдан шуны да билгеләп үтик: ябык грунтта үстерелгән яшелчәнең тулай җыемы буенча район икенче ел рәттән шулай ук республикада икенче урынга чыкты.
Басучылык белән беррәттән, районның терлекчелек тармагы да агымдагы елда саллы казанышлар белән билгеләнде. Ит һәм сөт җитештерүдә алга китү төсмерләнә, терлекләрнең продуктлылыгы күтәрелә. Болар барысы да – аграр тармак алдынгыларының фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Район дәрәҗәсендәге җыелышта аларга зур кадер-хөрмәт күрсәтелде, берничә дистә хезмәт алдынгысына Бүздәк районы хакимиятенең, тармак ведомстволарының Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Үзешчән сәнгать осталарының концерты да хезмәт бәйрәмен бизәде.
Уфада үткән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәменә багышланган чараларда да Бүздәк районыннан тармак алдынгыларының зур төркеме хөрмәтләнде. Атап әйткәндә, “Пищепром” акционерлар җәмгыятенең башкаручы директоры Гүзәл Козлова “Башкортстан Республикасы азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исеменә лаек булды. Ш. Хәбибрахманова КФХсының баш инженеры Эльвер Вәлитов, Б. Яфаев КФХсы агрономы Ринат Янбухтин, “Башкортстанның ит компаниясе” җәмгыяте филиалының участок идарәчесе Венер Мансуров Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең “Һөнәре буенча иң яхшы” номинациясендә Дипломнар КФХ башлыгы Алексей Иголкинга һәм “Нерал-Бүздәк” җәмгыяте чөгендерчесе Альберт Исламгуловка тапшырылды.
Әйе, Бүздәк районында хезмәт кешесе һәрчак хөрмәттә, аграр тармакка бу җәһәттән аеруча зур игътибар бирелүе дә табигый. Үз эшенә озак еллар дәвамында күңел җылысын салып, югары нәтиҗәләргә ирешкән яшелчәче Илшат Гайнуллинга да турыдан-туры кагыла бу. Аның 30 елдан артык фидакарь хезмәте быел лаеклы бәһаланды. Бүздәкнең иң тәҗрибәле яшелчәчесе, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгына “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде. Югары бүләкне исә Илшат Гайнуллинга Куергазы районында 21 июльдә үткән “Басу көне”ндә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.