

Ашлык экспорты үсеше 80 процент тәшкил иткән. Нигездә, бу бодай, арпа, майлы культуралар, җитен һәм арыш орлыгы.
- Йөк ташуларның шактый артуы тәэмин итү географиясен киңәйтү хисабына мөмкин булган. Йөкләр Төркиягә, Испаниягә, Бельгиягә, Казахстанга, Кыргызстанга, Көньяк Африкага, Беларуська һәм Русия төбәкләренә озатылды, - диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Агымдагы елның октябрендә генә дә ашлыкны Башкортстаннан Русия эчке базарына җибәрү 6,9 мең тонна тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чорыннан 35,3 процентка күбрәк.
Фото: pravitelstvorb.ru