

Терлекчелек — авыл хуҗалыгында ел әйләнәсенә табыш китерүче тармак. Бигрәк тә сөтчелек юнәлеше әлегә кадәр икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүче “мендәр” булды. Илдә сөт һәм сөт продукцияләренә ихтыяҗ соңгы елларга кадәр кимемәде. Әйтергә кирәк, дәүләт программаларының да куәтле сөтчелек мегафермалары төзергә ярдәм итүе илебезнең эчке базарына читтән кертелгән продукцияне кысрыклап чыгаруга этәрде. Узган елда, мәсәлән, сөт импорты 10 процентка кимеде, ә ерак чит илләрдән сатып алу бөтенләй диярлек тукталды.
Саннар теле белән әйткәндә, 2020 елда тармакны модернизацияләүгә дәүләт ярдәме 38 миллиард сум тәшкил иткән булса, былтыр финанслау дәрәҗәсе 57,5 миллиард сумга җитте. Ел ахырына кадәр бу сумма тагын 2,6 миллиард сумга артачак, дип фаразлана.
Сөтчелек тармагындагы быелгы икътисади хәлгә бәя биргәндә шуны да билгеләргә кирәк: рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, җитештерүчеләрдән сатып алынган сөт чималы бәясе, узган елдагы белән чагыштырганда, 15-20 процентка кимеде, ә сәүдә нокталарында, киресенчә, аерым төбәкләрдә 100 процентка кадәр артты. Русиянең Сөт җитештерүчеләр берлеге җитәкчелеге белдерүенчә, сөт сәүдәсендә быел хәл катлаулы һәм ул беренче чиратта илдә сөтнең ихтыяҗдан күбрәк җитештерелүенә һәм шул ук вакытта куллану күләме кимүгә бәйле. Аны экспортлау хакы да төшкән. Шул рәвешле, сөт һәм сөт продукцияләренең складта “хәрәкәтсез” ятуы сөт җитештерүчеләр өчен файдага түгел.
Русиянең Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Артем Белов бу мәсьәләгә ачыклык кертте: “Узган елда илдә сөт куллану 200-250 мең тоннага кимеде, ә аны җитештерү якынча 800 мең тоннага артты. Нәтиҗәдә, 1,4 миллион тонна үз урынын тапмыйча ята”.
Башкортстан — илдә сөтчелек тармагын модернизацияләү юнәлешендә алдынгы төбәкләрнең берсе. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, республиканың үзендә җитештерелгән сөт белән тәэмин ителеше 130 проценттан арта һәм, шул ук вакытта, чимал эшкәртүче предприятиеләрнең куәте нибары 60 процентка файдаланыла. Ведомство башлыгы Башкортстаннан сөт һәм сөт продуктлары белән башка төбәкләрне дә тәэмин итү мөмкинлеге булуын белдерде.
Илнең сәүдә базарында сөткә ихтыяҗ кими. Моны вакытлыча күренеш дип кабул итәргә кирәк. Шундый шартларда республика сөт җитештерүчеләре дә кыен хәлдә калмасмы?
Базар мөнәсәбәтләренең шарты да, үзенчәлеге дә шунда: сатып алучыларны җитештерүчеләрнең үзләренә табарга, хезмәттәшлекнең мөмкин кадәр керемлерәк юнәлешен булдырырга кирәк. Хөкүмәт ит-сөт җитештерүчеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтә. Дәртләндерү чаралары да аз түгел. Ә менә әзер продукцияне ничек сату — җитәкче-нең булдыклылыгына, менеджер буларак осталыгына һәм һәрдаим базар конъюнктурасы белән кызыксынып торуына бәйле. Әлбәттә, тәвәккәл булу бик мөһим. Дөньяда, илдә сөт җитештерү түгел, аны куллану кимегән вакытта, киресенчә, фермаларын зурайтып, мал азыгы үстерү өчен өстәмә җир алып, кинәнеп эшләүче җитәкчеләр дә аз түгел республикада.
Стәрлебаш районының “Правда” агрофирмасы” җәмгыяте башлыгы Диего Кардава — шундый тынгысыз җитәкчеләрнең берсе. Аграр хуҗалык, районда сөт җитештерүне арттыруда амбициоз бурычлар куеп, кыска гына вакыт эчендә уңышка ирешүе белән дә аерылып тора. Кызганычка каршы, яңалыкларны Диего Датоевичның үзеннән ишетергә туры килмәде. Сәүдә итү хәстәрлекләре белән командировкага киткән иде.
Белешмә. Аграр предприятие импорт продукциясен алмаштыру буенча дәүләт программасы кысаларында быел сөт җитештерүне арттыру өчен ташламалы шартларда өстәмә җир участогын арендага алды. Мал азыгы культурасы мәйданын арттыру хуҗалыкта савым сыерларын әлегедән кимендә 50 башка арттырырга ярдәм итәчәк.
“Правда” быел сөт юнәлешендәге сыер малы фермасы төзү проектына кушылды һәм югарыда телгә алынган дәүләт программасы кысаларында ташламалы шартларда 272 гектар мәйданны арендага алу турында килешү төзеде. Инвестиция планы сыер малларын ишәйтүне һәм хуҗалыкта яңа эш урыннары булдыруны күз уңында тота.
— “Правда” җәмгыяте — районда җитештерүне арттыруга юнәлтелгән заманча яңалыкларны кыю кулланучы хуҗалыкларның берсе, һәм без биредәге җитәкчелекнең тәвәккәл адым ясавына шатбыз. Тәкъдим ителгән проект фермадагы савым сыерларын әлегедән 50 башка арттырып, 400 башка җиткерүне күз уңында тота. Инвестиция күләме — 60 миллион сум, әмма иң мөһиме — яңа биш эш урыны булдырылды. Шуның өчен дә без инвесторның мондый карарын хуплап каршы алдык һәм яр-дәм иттек, — диде республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
Арендага алынган мәйданнардан быел тәүге уңыш та җыелды. Агрофирма кышлату чорына ышанычлы мал азыгы запасы белән керде. Сөт, нигездә, Бакый фермасында җитештерелә.
— Өстәмә җиргә ия булу киләсе елда тагын да күбрәк терлек асрап, продукцияне артыграк сатарга ярдәм итәчәк. Көзгә кергәндә сату күләме бераз кимеде, 8 тоннага якын тәшкил итә. Көндәлек уртача савым һәр сыердан 21әр килограммнан арта, — ди хуҗалыкның баш ветеринария табибы Әхәт Галиев.
Агрофирма токымчылыкка махсуслашкан. Таналар сату хуҗалыкка яхшы керем китерә. Әйткәндәй, биредә һәр елны терлек көтүенең өчтән бер өлеше диярлек яшь таналар исәбенә яңартыла.
— Сөтне кайда һәм нинди шартларда сатасыз? Сәүдә базарында көндәшлек бармы? — дип кызыксынам бригада идарәчесеннән.
— Сөтне безнең өчен уңайлы шартларда Бәләбәй заводына сатабыз. Үзләре килеп ала. Чимал бәясе күләм белән генә түгел, аның сыйфаты, майлылыгы белән дә билгеләнә. Эшкәртүче предприя-тиенең төп шартлары да шуңа бәйле. Ихтыяҗ кимемәгәндә чимал беркайчан да күп булмый. Билгеле, без продукцияне турыдан-туры экспортка чыгара алмыйбыз, ә өлешебезне кертү мөмкинлеге бар. Әгәр савучыларның уртача айлык хезмәт хакы 35-40 мең сумнан ким түгел икән, аның рентабельлелеген үзегез дә чамалый аласыздыр, — ди Тимур Мөхәммәтзакиров.
Белешмә. Федераль аграр министрлык экспертлары фаразлавынча, Русиядә сөт җи-тештерү, былтыргыдан 3 процентка артып, ел ахырына 25,5 миллион тоннага җитәргә мөмкин. “Россельхозбанк” белгечләре илнең сөт продукциясе экспортының да 5 процентка артып, 0,9 миллион тоннага җитү ихтималлыгын белдерә.
“Терлекчелек — республиканың авыл хуҗалыгы тармагында традицион көчле тармак һәм төбәктә тулай аграр продукциянең яртысын бирә. Башкортстан терлекчелектә тулай продукция җитештерү күләме буенча илдә тәүге “бишлек”кә керә. 2018 елдан терлекчелекнең әлеге юнәлешендә гомум суммасы 12 миллиард сумлык 18 эре инвестиция проекты тормышка ашырылды. Арытаба да сөт җитештерүне арттыру юнәлешендәге амбициоз планнарыбыз республикадагы эшкәртүче предприятиеләр куәтенең әлегә 60 процентка гына файдалануы белән дә бәйле. Бездәге әйдәүче заводлар елына 1 миллион тоннага кадәр сөт эшкәртергә сәләтле. Шуның өчен дә республика терлекчелек тармагына ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк”, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ярмәкәй районында узган күчмә киңәшмәдә.
Олег Төхвәтуллин.
Стәрлебаш районы.