+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
24 ноябрь 2023, 07:50

"Безнең бренд" иң яхшысы!

Уфада ВДНХ Экспода «Безнең бренд» VII махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.

"Безнең бренд" иң яхшысы!"Безнең бренд" иң яхшысы!
"Безнең бренд" иң яхшысы!
23-25 ноябрьдә узачак чара Башкортстанның азык-төлек индустриясе өлкәсендә төп вакыйга булып тора.

Ачылу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, «Жер Азыгы» Кыргызстан Республикасы агробизнесменнар ассоциациясе президенты Азиза Юлдашева, Русия кооперация университеты ректоры, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева катнашты.

- Ел саен ноябрь аенда УФА-ЭКСПО азык-төлек продуктларының «мода закон чыгаручылары» концентрациясе урыны була. 5 ел элек безнең продукт җитештерүчеләр продукцияне өч литрлы банкаларда һәм пластик шешәләрдә тәкъдим иткән. Бүген исә безнең фермерлар һәм кооперативлар товарны заманча пакетларда җитештерә, - дип ассызыклады Илшат Фазрахманов. - Аларда товарларны алга этәрү шактый дөрес төзелгән. Берничә көн рәттән биредә чаралар, мастер-класслар узачак. Республика һәм федераль сәүдә челтәрләре безнең фермерлар белән аралашачак. "Безнең бренд" - җитештерүчеләр һәм кулланучылар очрашу урыны. Һәр як өчен дә файдалы. Ә безнең халык һәм кунаклар өчен иң файдалысы - алар башкорт җирендә җитештерелгән тәмле, табигый һәм сыйфатлы продуктларның бөтен ассортиментын сынап карый ала.

Азиза Юлдашева үзенең сәламләү сүзендә Русия белән күптәнге дуслык мөнәсәбәтләрен билгеләп үтте.

Алсу Нәбиева аграр ведомствога һәм авыл хуҗалыгы консультацияләре үзәгенә югары уку йортлары студентларының практика узу һәм икътисадның реаль секторында эшкә урнашу мөмкинлеге булуына рәхмәт белдерде.

«Безнең бренд» күргәзмәсе экспозициясендә Русиянең һәм Казахстанның 11 төбәгеннән, фермер хуҗалыкларыннан, сәүдә челтәрләреннән барлык юнәлешләр буенча диярлек 130 җитештерүче продукциясе тәкъдим ителгән. Башкортстанның авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары һәм фермер хуҗалыклары продукциясе аерым бүлектә тупланган, быел аларны төбәкнең 32 районыннан 58 катнашучы тәкъдим итте. Бу ит һәм сөт продукциясе, икмәк-булка һәм кондитерлык әйберләре, ярмалар һәм макарон әйберләре, ярымфабрикатлар, хәләл, чәй, бал һәм башка күп нәрсәләр. "Безнең бренд" күргәзмәсе башкала халкы һәм кунаклары өчен яңа, табигый продуктларны арзанрак бәядән сатып алу өчен бик яхшы мөмкинлек. Искәртеп узабыз, күргәзмә экспозициясе ике залга бүленгән, беренчесендә фермерлардан продукция тәкъдим ителгән, икенче залда инде үзләрен базарда таныткан эре төбәк җитештерүчеләре.

Экспозициядә катнашучылар арасында «Безнең бренд» дегустация конкурсы оештырылачак. Эксперт жюри карары белән форумның соңгы көнендә 10 номинация буенча иң яхшы азык-төлек үрнәкләре билгеләнәчәк. Җиңүчеләр алтын, көмеш, бронза медальләр белән бүләкләнәчәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас