+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
27 ноябрь 2023, 17:04

Башкортстан балы кемгә эләгер?

Мәскәүдә үтүче «Русия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында урнаштырылган Башкортстан стендында авыл хуҗалыгы атналыгы узачак.

Башкортстан балы кемгә эләгер?Башкортстан балы кемгә эләгер?
Башкортстан балы кемгә эләгер?
Мәскәүнең ВДНХ күргәзмәләр комплексында үтүче «Русия» Халыкара күргәзмә-форумында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы атналыгы старт ала.

«Башкортстан - аграр төбәк» дип аталган чара 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә төбәкнең төп брендларына багышланган дистәләгән чара планлаштырылган.

Башкортстан стендына республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов барачак. Ул күргәзмәгә килүчеләр арасыннан оештыручылар махсус ысул белән ачыклаган бәхетле гаиләне бүләкләячәк. Гаилә атаклы башкорт балының еллык запасын алачак, бу исә - төбәкнең әйдәп баручы умартачыларыннан 50 килограмм бал.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас