Берләшкән Милләтләр Оешмасында планетада ташландык җирләр мәйданының елдан-ел арта баруын исәпкә алып, проблеманың глобаль әһәмияткә ия булуын билгеләделәр. Шушы ук чыганак мәгълүматларына караганда, ташландык җирләр Европа, Үзәк һәм Көнчыгыш Азия илләрендә, АКШта һәм Русиядә зур мәйдан били. 1992 елдан 2020 елга кадәр бөтен дөньяда әлеге категориягә караган җирләрнең гомум мәйданы 100 миллион гектардан арткан. Шунысы да игътибарга лаек: ташландык сөренте җирләрнең 61 миллион гектарының хәзерге вакытта эшкәртү өчен яраклы булуы ачыкланган. Галимнәр исәпләвенчә, әлеге мәйдан елына 292,5 миллион чамасы кешене тукландырырлык күләмдә азык үстерергә мөмкинлек бирер иде.
Әлбәттә, ташландык җирләрне тергезү дөнья халкын азык-төлек белән тәэмин итүгә генә түгел, ә глобаль масштабта климат үзгәрүне җайга салырга һәм экологияне яхшырту юнәлешендә урман мәйданын арттыруга да этәргеч бирергә тиеш. Билгеле, ташландык җирләр турында сүз алып барганда, чәчелми калган басуларның деградацияләнүен дә, вәхшиләрчә киселгәннән соң бушап калган мәйданнарның хуҗасыз калуын да уртак проблема буларак кабул итәргә кирәк. Әйткәндәй, планета масштабында шул ташландык җирләрнең яртысында гына булса да урманнар тергезелсә, алар атмосферадан планетаның җылынуына китерүче углекислый газ чыгаруны һәм климат үзгәрүгә китерүче башка сәбәпләрне киметүгә зур өлеш кертә алыр иде. Шунысы да исәпләп чыгарылган: дөнья күләмендәге ташландык җирләрнең урман тергезү өчен яраклы 83 миллион гектарында агач утыртылган хәлдә, яңа урманнар елына 1,006 миллион тонна углекислый газны “йота” алыр иде. Бу — Япониядә еллык газны “үзләштерү” дәрәҗәсенә тиң.
Әйтергә кирәк, планетадагы ташландык җирләрнең яртысы авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен яраклы. Русиядә, Башкортстанда мондый мәйданнар күпме һәм аларны максатлы файдалану өчен дәүләт дәрәҗәсендә нинди чаралар күрелә?
Илебездә ташландык һәм еш кына хуҗасыз калган җирләр мәйданы, нигездә, узган гасырның туксанынчы елларындагы “реформалар” чорында арта башлады. Хуҗалык итүдәге яңалыклар, милек формасы үзгәрү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенә игътибар кимү сәбәпче булды бу хәлгә. Шул чордагы хәл-вакыйгаларга бәя биреп, икътисад фәннәре докторы, илнең элекке аграр министр урынбасары Леонид Холод, Русиядә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнарның кимүе тармак продукциясенә сорау азаюы һәм җирне капиталлаштыру мөмкинлекләренең чикле булуында, дип белдерде. Аның фикеренчә, аграрийлар үз карамагындагы җирләрне шул сәбәпле тулы куәтенә файдалана алмады. Хәзер хәл бөтенләй киресенчә — дөньяда азык-төлеккә сорау артуы максатлырак һәм зуррак мәйданлы җирләргә хуҗа булып эшләүне таләп итә.
— Безгә ташландык җирләрне тергезү буенча җитдирәк эш алып барырга кирәк, — ди Леонид Холод. — Планета халкы 8 миллиардтан артты. Азык-төлеккә сорау гына түгел, аның бәясе дә нык үсте. Хәзер авыл хуҗалыгы дөнья халкының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек күләмдә продукция җитештереп өлгерми. Үсеп килүче илләрдә аграр тармакны интенсификацияләү ресурслары кимеде. Минемчә, Русия бу юнәлештә уникаль мөмкинлеккә ия һәм без аннан файдаланырга тиешбез. Шуңа күрә, төрле сәбәпләр аркасында ташландык хәлдә калган җирләребезне тергезә башларга кирәк. Ул безнең икътисадыбыз өчен дә, планетада ачлык янаган илләр алдындагы бурычыбызны үтәү буларак та мөһим.
Белешмә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2021 елда илдә файдаланылмаган авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең гомум мәйданы 19,4 миллион гектар, ягъни Русия аграр җир фондының 5 процентын тәшкил иткән. 2023 ел ахырына дәүләт программасы кысаларында шуның 13,2 миллион гектарын тергезү бурычы куелды.
Әлеге категориядәге җирләрне әйләнешкә кертүдә Русия Хөкүмәте кабул иткән карар мөһим роль уйный. Документ ташландык җирләрне бердәм дәүләт реестрына кертүне күз уңында тота. Ил күләмендәге аграр чара тармакны санлаштыру программасы кысаларында тормышка ашырыла. Ташландык мәйданнарны яңа дәүләт реестрында теркәү авыл хуҗалыгы җирләрен инвентарьлаштыруда мөһим чара булып тора.
Башкортстан — аграр тармакны санлыга күчерүдә илдә үрнәк итеп куелган төбәкләрнең берсе. Әлеге яңалык республикада барлык категориягә караучы һәм шул исәптән, ташландык җирләрнең исәбен алырга, аларның ни дәрәҗәдә максатлы файдаланылуын яисә нинди сәбәп белән әйләнештән чыгарылганлыгын ачыкларга да ярдәм иткән. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, санлыга күчерелгән җирләрне инвентарьлаштыру йомгаклары буенча, республикада файдаланылмаган сөрентеләр мәйданы 165 мең гектар тәшкил итә иде. 2019 елдан алып әйләнешкә 100 мең гектардан артыграк, шул исәптән узган елда 33 мең гектар әйләнешкә кертелгән.
— Республикада 10 елдан да артык вакыт файдаланылмаган авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне үзләштерү өчен 2 миллиард сумга якын акча таләп ителә, — ди республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Министрлык белгечләре исәпләвенчә, сөрентеләрнең 60 мең гектары шундый категориягә карый. Һәр гектарны үзләштерү якынча 30ар мең сум таләп итә.
Аграр ведомство башлыгы әлеге проблеманы хәл итү өчен республикада җир банкын булдырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, хуҗасыз җирләрне әлеге банкка теркәү инвесторларны җәлеп итәргә дә этәргеч бирәчәк. Әйткәндәй, Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, республикада аграр юнәлештәге инвестиция проектларын тормышка ашыруда югарыда телгә алынган ташландык җирләрне дә максатлы кулланышка кертү мөмкинлеге бар.
Күптән түгел республика Хөкүмәте утырышында Башкортстанда мелиорацияне үстерү мәсьәләләре каралды. Әлеге чараның файдаланылмаган сөрентеләрне тергезү буенча билгеләнгән бурычларны тормышка ашыруга зур йогынты ясаячагы мәгълүм. Әйткәндәй, октябрь аенда Русия Хөкүмәте җирләрне мелиорацияләү чараларын гамәлгә кертү өчен төбәкләргә өстәмә акча бүлү турында карар кабул иткән иде. Әлеге документ сугару-киптерү системаларын, гидротехник корылмаларны төзү һәм реконструкцияләү эшләрен күз уңында тота. Шушы чаралар якын елларда моңа кадәр файдаланылмаган җирләрне тергезергә һәм максатлы кулланырга ярдәм итәчәк.
Белешмә. Республикада соңгы биш елда барлыгы 3,5 мең гектарда гидромелиоратив чараларны үз эченә алган тугыз проект тормышка ашырылды. Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров 2030 елга республикада файдаланылмаган сөренте җирләрнең 116 мең гектарын әйләнешкә кертү бурычын куйды.
БМОның генеральный секретаре Антониу Гутерриш 2023 елда планетада ачлыктан җәфаланучылар саны 8-13 миллион кешегә җитәчәк, дип белдерде. Чагыштыру өчен, бу Ливия кадәр ике ил халкы дигән сүз. Көнбатыш илләре басымына карамастан, Русия азык-төлеккә мохтаҗлык кичерүче дәүләтләргә ярдәм итәргә тырыша. Үзебездә генә түгел, башка илләрдәге ташландык җирләрне тергезүдә һәм ризыкка тилмереп яшәгән дәүләтләр халыкларының тамагын туйдыруга Русия зуррак өлеш тә кертә алыр иде. Әмма аның өчен илебезнең теләге булу гына аз, безгә көндәш дәүләтләрнең карашы үзгәрүе дә кирәк.
Төп байлыгыбыз — җирләребезнең төгәл исәбен алу һәм аларны кабат әйләнешкә кертү эше дәвам итә. Русия, 20-30 ел элек югалтканнарны кабат кайтара. Ә башка илләрнең моңа көче, мөмкинлеге җитәрме? Соңгы елларда дөнья сәүдә базарында ашлык һәм ашлама сатуда әйдәүче илләр сафында торган Русиягә мөнәсәбәт кайчан үзгәрер? Моны вакыт үзе күрсәтер.
Олег Төхвәтуллин.