+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
5 декабрь 2023, 07:08

“Ышанычны аклаячакбыз!”

Яңа техника үрнәкләрен тәкъдим итүче “Башсельхозтехника” компаниясенең генеральный директоры Фларис Шәйхетдинов шулай ди.

“Ышанычны аклаячакбыз!”“Ышанычны аклаячакбыз!”
“Ышанычны аклаячакбыз!”

Җаваплылыгы чикләнгән “Башсельхозтехника” машина-технологик компаниясе республиканың агросәнәгать комплексы системасында мөһим урын тота. Ул соңгы елларга кадәр куәтле матди базага һәм югары квалификацияле белгечләргә ия булган Русиядә бердәнбер дәүләт предприятиесе статусында сакланып, соңгы елларда гына заманча таләпләрдә үзгәртелгән оешма булды. Совет чорыннан ук республиканың аграр хуҗалыкларын техник коралландыру һәм модернизацияләүнең беренче башлангычлары биредә урын алды.

“Башсельхозтехника” компаниясе көндәшлек шартларында бүген дә үзенең йөзен саклап кына калмады, ә республика аграрийларын дөньяда билгеле җитештерүче завод техникалары үрнәкләре белән таныштыруда һәм аларны Башкортстан хуҗалыкларына тәкъдим итүдә зур эш башкара.
29-30 ноябрьдә “Башсельхозтехника” компаниясе традицион “Клиент көне”н оештырды. Әлеге күргәзмә мәйданчыгында тәкъдим ителгән өр-яңа техника үрнәкләре белән танышырга ике көн дәвамында респуб­ликаның төрле районнарыннан аграр хуҗалык җитәкчеләре һәм белгеч­ләре килүе дә чараның ни дәрә­җәдә әһәмиятле һәм мөһим булуын күрсәтте.

— Республиканың Авыл хуҗалы­гы министрлыгы белән берлектә оештырылган мондый чаралар һәрвакыт нәтиҗәле була, — ди компаниянең генеральный директоры Фларис Шәйхетдинов. — Билгеле, соңгы елларда республикада яңа техника үрнәкләрен тәкъдим итүче дилерлар арта башлады. Базар мөнәсәбәтләре шартларында монысы да кирәк. Без барыбыз да республиканың аграр тармагы куәтен арттыру максаты белән эшлибез. Ә кемгә өстенлек бирүне сатып алучылар үзләре хәл итә. Безнең хезмәт күрсәтүебезнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуы еллар дәвамында тупланган тәҗрибә аша сыналган. Ихтимал, әлеге очрашулардан соң бүгеннән үк үзләренә кирәкле техниканы сатып алучы да булмас. Без иртәгәсе көнгә эшлибез. Соңгы елларда сатып алынган техника бәясенең бер өлеше дәүләт тарафыннан субсидияләнүе, гомумән, тармакны техник коралландыруга зур этәргеч бирде. Алдагы кыр эшләренә әзерлек кысаларында яңа техника тәкъдим итү, сервислы ремонт-техник хезмәтләндерүдәге яңалыклар белән якыннан таныштыру шуның белән бәйле.

“Клиент көне”ндә компаниянең зур мәйданчыгында Санкт-Петербург, Брянск һәм Минск трактор заводла­рының өр-яңа техника үрнәкләре тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, “Кировец” тракторы арада игътибарны иң күп җәлеп итүче техника булгандыр. 500 ат көченә ия тәгәрмәчле “ат”ның автомат коробкалы булуы да зур яңалык. Әлегә мондый төр техника Русиядә беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Югарыда телгә алынган техникаларны презентацияләү барышында район вәкилләре үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап тапты. Аннары, аерым мәйданчыкта яңа техниканы сынап карарга теләү­челәр руль артына утырды.

Компаниянең коммерция директоры Рөстәм Зәйнуллин фикеренчә, Башкортстанда техника тәкъдим итүче заводларның төрле дәрәҗәдәге ташламалар куллануы һәм сатып алынган техника бәясенең бер өлеше субсидияләнүе бүгенге икътисади шартларда авыл хуҗалыгына тоемлы ярдәм булып тора. “Башсельхозтехника” компаниясенең яңа техника үрнәкләре белән таныштыруы — аларның күпкырлы эшчәнлегенең бер генә юнәлеше. Предприятиенең Чишмә филиалы базасы төрле маркадагы авыл хуҗалыгы техникасын, агрегатларны капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү белән уңышлы шөгыльләнә. Быел биредә “яңа сулыш” алган тракторлар саны гына да 30га җиткән. Ә инде сервис хезмәте күрсәтү үрнәген компаниянең “йөзе” дип бәяләргә дә мөмкин. Чөнки бирегә ремонтка китерелгән техника­ның ни дәрәҗәдә сыйфатлы һәм ватылмыйча озак эшләве әлеге үзәк белгечләре хезмәтенә бәйле.
Шунысы да игътибарга лаек: бел­гечләр фикеренчә, чит ил техникасын җитештерүчеләрнең берсе дә Русия заводлары кебек сыйфат гарантиясен бирми. Санкт-Петербург заводы тракторларына, мәсәлән, өч ел гарантия каралган.

Белешмә. “Башсельхозтехника” компаниясе яңа техника сатып алучыларга Яңа елга кадәр зур ташламалар каралуы турында хәбәр итә. Предприятие аграрийларга техника сатып алуда “Агролизинг” җәмгыя­те ташламаларын куллануда булышлык итә.

Олег Заремин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас