

- Узган елның июнендә Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең федераль карта-схемасын булдыру турында игълан ителде. Илдә мондый эш 20 елдан артык башкарылмаган, — дип белдерде Андрей Назаров. - Республикада агымдагы елда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең чикләрен билгеләү буенча эшләр башкарылды. Аларны санлаштыру да тәмамланган. Республиканың агросәнәгать комплексының мәгълүмати аналитик системасында 6,5 миллион гектар санлаштырылган авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр турында мәгълүмат урнаштырылган.
Төбәкнең авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Рамил Нуриәхмәтов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне санлаштыру зарурлыгы берничә факторга бәйле. Беренчедән, тиешле рәвештә рәсмиләштерелмәгән җир участокларының, шулай ук рәсмиләштерелгән, әмма эшкәртелми торган участокларның күпсанлы булуы хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала бирә. Икенчедән, төрле ведомстволарның авыл хуҗалыгы җирләре булу турындагы мәгълүматлары аерылачак. Өченчедән, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдә урнашкан, әмма тиешенчә рәсмиләштерелмәгән урман яклау полосалары буенча сораулар бар.
Фото: pravitelstvorb.ru