Тарих китапларыннан, крепостнойлар, имеш, көн яктылыгын да күрмәгән һәм алпавыт өчен иртәннән төнгә кадәр эшләгән, дип укый идек. Әмма галимнәр аларның елына 200 көн диярлек ял иткәнен ачыклаган. Ә барщиналык, гомумән, законнар белән катгый чикләнгән, дигән фикер дә бар. Чынлыкта крепостной крестьяннар нинди хокукларга ия булган соң?
Өч көн эшләгез, аннары ял итегез!
Русиядә крепостной хокукны бетергәнче 1857 елдан 1859 елга кадәр Үзәк статистика комитеты тарафыннан халык санын алу үткәрелгән. Алынган мәгълүматларга ярашлы, ул вакытта илдәге халыкның өчтән бер өлеше (34,39 проценты) крепостнойлар булуы ачыкланган. Шул ук вакытта, Смоленск һәм Тула губерналарында крестьяннарның 69 проценты крепостнойлар булып калган, ә Кара диңгез буе төбәгендә, Архангельск губернасында, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта, Азиядә алар булмаган.
Шунысы да мәгълүм: Русия империясендә яшәүче барлык 67 миллион кешенең 23 миллионы крепостной булып кала. Һәм, әйтергә кирәк, бу зур “армия” үз алпавытлары алдында бурычлы була: алар хуҗаларының барлык җирләрен эшкәртә, ясак, ягъни җан башыннан акча һәм натураль азык-төлек түли.
Әгәр Екатерина II хакимлек иткән чорда алпавытларның крестьяннарның хезмәтен атнага 6 көнгә кадәр файдаланырга хокукы булса, XIX гасырда император Николай I вакытында крепостнойларның хәлен бераз җиңеләйтүче берничә указ чыга: 1833 елдан аларны гаиләләре белән бергә генә сата алу законлаштырыла. 1843 елдан тагын да бер закон көченә керә: җирсез дворяннарга крепостнойларны сатып алуны тыялар. Аннан соң крестьяннарны каторгага сөргенгә җибәрүне тыю һәм крепостнойларга үзләрен байлардан сатып алырга рөхсәт ителә.
Дәүләт карамагындагы крепостнойларга җир һәм урман участоклары милеккә бүлеп бирелә башлау да шул чор өчен ил тормышында зур вакыйга була. Уңышсызлыкка тарыганда яисә ачлык очрагында ярдәм күрсәтү өчен үзара ярдәм кассалары һәм икмәк кибетләре булдырыла. Гаҗәп хәл: крестьяннарның шикаятьләре буенча байлардан 200гә якын төрле зурлыктагы имениеләр тартып алына.
Якшәмбедә – мотлак өйдә!
Ә “бәйле” крестьяннарның ничә ял көне булган соң? Әлбәттә, барлык православие динендәгеләр якшәмбене изге көн итеп хөрмәт иткән һәм бу көнне барин аларны эшкә чыгара алмаган. Гомумән, мондый хәл ачыкланганда баринның тәртибе җәмәгатьчелек тарафыннан гаепләнгән, тәнкыйть ителгән. Һәрберсе — кечкенәләрдән өлкән яшьтәгеләргә кадәр — чиркәүгә барырга һәм дини гамәлләрне үтәргә тиеш булган. Бу — елына 52 көн дигән сүз. Аннан соң православие календаре буенча тагын унике бәйрәм бар.
1890 елгы Җинаятьләрне кисәтү һәм туктату турында Уставлар җыентыгында әйтелгәнчә, император, императрица һәм варисның туган һәм тезоименитлык, тәхеткә утыру һәм таҗ кидерү көне дә бәйрәм булып саналган. Болардан тыш, һәр дин тотучыларның, милләтләрнең үз бәйрәмнәре дә аз булмаган. Шул рәвешле, ял көннәре елына 95кә кадәр җыелган. Ихтимал, ул вакытларда дәрәҗәле кешеләргә исем кушу (тезоименитство) һәм патша затларының тәхеткә утыруы кебек бәйрәмнәр төпкелдәге шәһәр-авылларда яшәүчеләр өчен мәҗбүри булмаганлыктан, алар өчен ял көннәре азрак та булгандыр, дигән фикер дә бар. Шул ук вакытта чиркәү бәйрәмнәре һәм якшәмбеләр туры килгәндә ял көннәре тагын да азрак була.
Тарихчылар крестьяннарга үз хуҗалыгында эшләү өчен атнасына бирелгән өч көнне дә алар өчен ял көне, дип исәпли. Ә ул елына 156 көн тәшкил иткән.
Әмма шунысын да исәпкә алырга кирәк: гаилә турында кайгыртудан һәм барщинаны эшкәртүдән тыш, крестьян баринга җан башыннан салым түләргә тиеш булган. Бу сумма 1-1,5 сум көмеш тәшкил иткән (хатын-кызларга һәм балаларга салым салынмаган). Аңардан тыш, крестьян азык-төлек яисә эшләнмәләр белән ясак түләргә тиеш булган. Күренүенчә, крепостнойның эшсез утырырга вакыты булмаган.
Коллыкмы, әллә ирекме?
Тарихта крепостной крестьяннарның авыр тормышы һәм аларның күпме ясак түләгәннәре турында мәгълүматлар аз түгел. Мәсәлән, 1728 елда генерал С. Б. Лопухинның Гуслицы авылыннан җыеп алган җыемнары турында белешмә-отчет сакланган. Әлеге документта барлыгы 3270 сум акча, 11000 пот сенаж, утын һәм солы, 100 сарык, 250 чиләк әчетелгән кәбестә һәм 5000 данә йомырка җыелуы турында язылган.
Дөрес, Гуслицы — авыл түгел, ә Мәскәү янындагы зур гына биләмә. Анда 60 торак пункт исәпләнгән һәм биредә 1181 крепостной яшәгән, ягъни җыемнар шактый зур булган. Кайбер чыганакларда крестьяннарга акчалата оброкның 5 сумга кадәр җиткәне күрсәтелә. Ясак күләменнән алар хәтта императрица Елизаветага зарланган. Әмма мондый ризасызлык һәрвакыт төрле дәрәҗәдәге җәза белән тәмамланган. Әйткәндәй, рәхимсез генерал Лопухин, аның өстеннән булган шикаятьләрнең дәүләт өчен куркыныч булуын исәпкә алып, сөргенгә җибәрелә, ә крестьяннарны асрау вакытлыча казна карамагына күчерелә.
Әлбәттә, мондый хәл бөтен җирдә дә һәм һәрвакыт булмаган. Мәсәлән, “Мәскәүдән Петербургка сәяхәт” кулъязмасында Александр Пушкин крепостнойлар турында бер инглиз белән сөйләшүен тасвирлый. Ул бөек шагыйрьгә Русиядә крепостнойларга йөкләмәләрнең халык өчен бик авыр булмавын, аларның, нигездә, ирекле һәм иркен көн күрүен, оброкның бөлгенлеккә төшермәвен, ә крестьянның үз вакыты белән үзе идарә итәргә ирекле булуын, димәк, моның коллык түгеллеген әйтә.
Кенигсберг университетының тарих фәннәре докторы Фридрих Шуберт, Русиядә крепостнойлар өч көн эшләгән, калган вакытка үзләре хуҗа булган, ә аларга карата рәхимсез мөгамәлә өчен алпавытлар гына түгел, губернаторлар да җәза алган, дип билгели. Шунысын да әйтергә кирәк: ниндидер сәбәпләр белән крестьян үз хуҗалыгында уңышсыз калган очракта, алпавыт аларга ярдәм итәргә һәм чәчү өчен орлык бирергә тиеш булган.
Мич башында ятмаган
Әмма, ничек кенә булмасын, крестьян хезмәте берничек тә җиңел булмаган: җирне сукалау һәм эшкәртү, уңыш җыю, көзге чәчү, терлек өчен печән, кышка утын хәзерләү, гаилә өчен җиһаз һәм аяк киеме хәстәрләү һәм төзәтү, кирәк булганда яңа йорт яисә мунча төзү, аларны ремонтлау, йорт һәм сату өчен агачтан әйберләр ясау, хезмәт хакы түләү һәм башка мәшәкатьләр һәммәсе дә ирләр өстендә булган.
Хатын-кызлар язмышы да кырыс булган. Күп гаиләләрдә 7-12 бала булган һәм, аларны тәрбияләүдән һәм кыр эшләрендә катнашудан тыш, крестьян хатын-кызлар бакча, җиләк һәм гөмбә җыю, уракка ярдәм итү, терлекләрне карау (ярлы крестьян хуҗа-лыгында бер-ике ат, унга кадәр сарык, өч-дүрт сыер булган), кием тегү, ашарга пешерү, кер юу белән дә шөгыльләнгән. Әгәр гаилә башлыгы шәһәргә эшкә китсә яисә үлсә, аның бурычлары хатыны җилкәсенә төшкән.
Узган гасырларда крепостной крестьяннарның ял итәргә вакытлары калганмы һәм алар ни дәрәҗәдә ирекле булган? Ихтимал, әлеге тарихи мәгълүматлар һәркемгә җавапны үзенә табарга ярдәм иткәндер. Крепостной крестьянның мич башында ятарга, эчкечелек белән шөгыльләнергә бер дә вакыты булмаган кебек.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.