+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
26 декабрь 2023, 05:53

Орлыкчылык – стратегик юнәлеш

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстанда авыл хуҗалыгын үстерү турында «Башкортстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү турында»гы Законга кул куйды. Закон Башкортстан территориясендә авыл хуҗалыгы үсемлекләре сортларын һәм гибридларын селекцияләү белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтүне күздә тота.

Орлыкчылык – стратегик юнәлешОрлыкчылык – стратегик юнәлеш
Орлыкчылык – стратегик юнәлеш

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев фикеренчә, закон үзебезнең селекцияне үстерүгә, орлык материалының сыйфатын күтәрүгә һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыруга ярдәм итәчәк.

– Орлыкчылык – стратегик юнәлеш, - дип аңлатма бирде Константин Толкачев. - Орлык материалына турыдан-туры уңыш, азык-төлек сыйфаты һәм кибет киштәләрендәге бәяләр бәйле. Озак вакытлар кертелә торган орлык материалы үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүенең эчке ихтыяҗларын каплады һәм бизнес импортны алыштыру белән шөгыльләнүнең икътисадый мәгънәсен күрмәде. Әмма вәзгыять үзгәрде. Санкцияләр белән бәйле рәвештә товар куюны чикләү үсемлекчеләрнең хәлен катлауландырды - үз-үзен тәэмин итү мәсьәләсе кабыргасы белән басты. Дәүләт ярдәме чаралары орлыкчылык үсешен стимуллаштырачак һәм авыл хуҗалыгы үсемлекләренең югары рентабельле, перспективалы сортларын һәм гибридларын булдыруга, азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.

Закон 1 гыйнвардан үз көченә керәчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас