

- Һәр төбәктә икътисад үсеше өчен "алга киткән" берничә төп инвестицион проект сайлап алынды. Безнең республикада шундый 7 проект. Шуларның берсе - «Таврос Агропарк» агросәнәгать паркын булдыру, - дип билгеләп үтте Министрлар кабинеты башлыгы.
«Таврос Агропарк» агросәнәгать паркы» проектын гамәлгә ашыруның агымдагы стадиясе турында тулырак мәгълүмат белән Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр министры Алексей Гусев чыгыш ясады. Ул искә төшергәнчә, проект Русия Хөкүмәтенең күпләп азык-төлек базарларын булдыру буенча йөкләмәсе кысаларында тормышка ашырыла торган беренче проект. Бу авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төргәкләү өлкәсендәге резидентлар өчен җитештерү, логистик, инженерлык инфраструктурасы булган махсуслаштырылган мәйданчык. Ул төбәкнең кече һәм урта предприятиеләре өчен өстәмә ышанычлы сату каналы булып хезмәт итәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru