+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 гыйнвар 2024, 03:32

Сәүдә “капчыгы”нда ниләр бар?

Башкортстанда еллык аграр экспорт күләмен якын киләчәктә 1 миллион тоннага җиткерү бурычы куелды.

Сәүдә “капчыгы”нда ниләр бар?Сәүдә “капчыгы”нда ниләр бар?
Сәүдә “капчыгы”нда ниләр бар?

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2019 елдан илебездә гомумдәүләт проектлары тормышка ашырыла. Ил башлыгының мондый тәкъдиме соңгы дүрт ел дәвамында дәүләтебезнең үсешенә һәм аның чит илләр белән хезмәттәшлеген ныгытуга зур йогынты ясаганы бәхәссез. Авыл хуҗалыгы тармагында аның яңартылган һәм хәзер “Халыкара кооперация һәм экспорт” дигән юнәлеше тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, әлеге аграр документ кысаларында аның “Башкортстанда АПК продукциясе экспорты” дигән төбәк проекты кабул ителгән иде. Аграр экспертлар фикеренчә, узган дүрт елда проект кысаларында башкарылган эшләр ил төбәкләрендә агросәнәгать тармагын үстерүгә генә түгел, авыл тормышын яхшыртуга, җитештерүчеләрнең дөнья базарына чыгуына да зур этәргеч бирде. Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән проектның максаты — 2030 елга кадәр агросәнәгать продукциясе экспортын 47,1 миллиард долларга җиткерү.

Гомумән, соңгы 20 елда Русиянең аграр экспорты күләме ел саен уртача 16 процент үсеш бирә һәм 2023 ел йомгаклары буенча әлеге күрсәткечнең 45 миллиард доллардан артып китүе фаразлана.

Федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, экспортта төп урынны ашлык, майлы культуралар һәм алардан җитештерелгән продукция алып тора. Соңгы елларда әлеге исемлекне терлекчелек продукциясе, атап әйткәндә, сыер малы, дуңгыз һәм кош ите тулыландырды. Шушы ук чыганак мәгълүматларына караганда, аграр экспортерлар арасында беренче “бишлек”кә Иран, Һиндстан, Ливия, Германия һәм Үзбәкстан керде.

Башкортстан — Идел буе федераль округында экспортка юнәлеш тоткан иң зур төбәкләрнең берсе. Соңгы елларда агросәнәгать тармагы предприятиеләренең, кече һәм урта бизнес оешмаларының казанышлары халыкара сәүдә мәйданчыкларында киңрәк урын ала башлавы Башкортстанның аграр экспортын арттыруга этәргеч бирде.

Республиканың аграр экспорт мөмкинлекләре былтыр ни дәрәҗәдә үсте? Башкортстан җитәкчелегенең соңгы елларда чит илләр белән хезмәттәшлекне арттыруга юнәлтелгән чаралары узган елда нинди казанышларга китерде?

Илнең аграр экспорты узган бер­ничә унъеллыкта күрелмәгән дәрә-җәдә үсеш бирә. 2018-21 елларда, мәсәлән, Русия АПК продукциясен экспортлаучы дәүләтләр арасында беренче 20 ил дәрәҗәсенә күтәрелде. Шушы еллар эчендә илебез чит ил­ләргә азык-төлек озату күләмен 1,5 тапкыр арттырды, ә ашлык күрсәткече буенча лидер буларак танылды. Дөньядагы һәр бишенче экспорт партиясе — безнең илнеке. Узган елда, мәсәлән, Русия белән хезмәттәшлек итүче дуста­нә илләргә балык продукциясен, 2022 елдагыдан 40 процентка күбрәк озатты. Дубай рестораннары безнең җитеш­терүчеләрдән сыер малы итенә өс­тенлек бирә башлады.

Белешмә. Узган ел йомгаклары буенча, Русия дөньяның 158 иленә барлыгы 72 миллион тонна азык-төлек экспортлаган. Ел дәвамында он экспорты — 260 мең тоннадан 875 мең тоннага, ә үсемлек мае 4 миллион тоннага җиткән.

— Илебездә авыл хуҗалыгы тармагын дәүләт ярдәме белән үстерү үзебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү белән генә чикләнми, — ди “Россельхозбанк”ның Тармак экспертизасы үзәге җитәкчесе Андрей Дальнов. — Русия, аграр тармакны үстереп, дөнья халыкларын азык-төлек белән тәэмин итүдә дә мөһим роль уйный. Исәпләүләргә караганда, алдагы 5-7 елда планетада халык саны Латин Америкасы илләрендә яшәүчеләр белән чагыштырырлык дәрәҗәдә арту фаразлана. Димәк, дөньяның азык-төлек базарында ихтыяҗ да артачак. Димәк, илебезнең аграр җитештерүчеләре өчен өстәмә сәүдә базары барлыкка киләчәк дигән сүз. Шуңа күрә гомумдәүләт программасы кысаларында җитештерүне арттыруга булышлык итүче чараларны уңыш­лырак куллану мөһим.

Билгеле, аграр экспортны үстерү илдәге сөренте җирләрне нәтиҗә­лерәк файдалану кирәклеген дә күрсәтә. Әйтергә кирәк, Русиядә дә ташландык, хуҗасыз мәйданнар аз түгел. Соңгы мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең гомум мәйданы 40 миллион гектарга җитте. Федераль аграр ведомство 2030 елга шуның 9 миллион гектарын әйләнешкә кертү бурычын куйды. Һәм бу, үз чиратында, ашлык экспортын арттыруга ярдәм итәчәк.

Башкортстанда экспорт мөм­кинлекләрен үстерү аграр сәясәттәге мөһим юнәлеш буларак билгеләнде. Һәм, әйтергә кирәк, республика 2020 елда Русиядә иң беренчеләрдән булып экспортны үстерүгә булышлык итүче яңа икътисади инструмент куллана башлады. Ул чимал булмаган һәм энергетика продукциясе җитеш­терүче һәм хезмәт күрсәтүче малта­бар­ларның әлеге эшчәнлектәге чы­гымнарының бер өлешен суб­сидия-ләүне үз эченә ала. Экспертлар рес-публиканың тышкы икътисади эшчән­легендәге аграр экспорт юнә­леше куәтләренең зур булуын бәяли.

Белешмә. Рәсми чыганаклар мәгълүматларыннан күренүенчә, Башкортстан үткән елның гыйнвар-ноябрь айларында барлыгы 296 миллион доллар күләмендә АПК продукциясе экспортлаган. Күрсәткеч 2022 елның шушы чорындагыдан 10 процентка югарырак.

— Былтыр Башкортстан 600 мең тоннадан күбрәк авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлады. Якын елларда әлеге күрсәткечне 1 миллион тоннага җиткерү бурычын куябыз. Төбәктә җитештерелгән аграр продукция, нигездә, дөньяның 30дан артык иленә озатыла. Мондый хезмәттәшлек Бәй-сез Дәүләтләр Берлеге илләре белән генә чикләнми, соңгы ике елда Кытай, Һиндстан, Таиланд, Иран, Ирак, Африка илләре һәм башка дәүләтләр белән сәүдә хезмәттәшлеге урнашты, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкорт-станның башкаласы Уфада ХVI Халыкара бизнес атналыгы кысаларында узган эшлекле чарадагы чыгышында.

Аграр ведомство башлыгы бел­дерүенчә, республиканың экспорт куәте тотрыклы үсә һәм бу юнәлештә Азия илләре белән элемтәләр булдыру зур йогынты ясый. Якын килә­чәктә сөт продукциясе экспорты артачагы фаразлана. Республика программасы буенча сафка басачак заманча фермалар еллык сөт җитеш-терү күләмен 1 миллион тоннага җит­керергә мөмкинлек бирәчәк һәм бу куәтләр сөт чималы продукциясен төрләндерүгә булышлык итәчәк. Аграр экспортта киләчәктә кош ите дә зур урын алыр, дип көтелә. Илшат Фазрахманов шушы максатларда якын елларда республикада 300гә якын кошчылык фермасы төзеләчәген хәбәр итте.

Шунысын да ассызыкларга кирәк: югарыда телгә алынган форумда республикада аграр экспортны үстерүдәге проблемаларны билгеләгәндә логистика мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Гомумән, Башкортстанның географик яктан уңайлылыгы, тимер һәм автомобиль юллары белән бер-рәттән, су юлы мөмкинлекләрен уңышлырак файдалануда өстенлекле булуы билгеләнде.

Русиягә каршы санкцияләр дәвам итүгә карамастан, Башкортстанның халыкара сәүдә мөнәсәбәтләре тотрыклылыгын саклый. Бигрәк тә Русия белән еллар дәвамында ике яклы хезмәттәшлеге ныгый барган дус илләр белән товар әйләнеше яхшы. Иран, Латвия, Кытай, Казахстан, Төр­кия, Һиндстан, Үзбәкстан һәм Беларусь республикалары белән хезмәт­тәшлек җепләре яңа дәрәҗәгә күтәре-лә. БДБ илләре белән сәүдә мөнәсә-бәтләренең уңышлы дәвам итүенә аларда Башкортстан вәкиллекләре ачыла башлавы да зур йогынты ясады. Республика аграрийлары тәкъдим иткән көнбагыш маена, кузаклы культураларга, түпләргә (жмых), шикәр комы һәм арпага чит илләрдә ихтыяҗ зур. Республиканың аграр ведомствосы җитәкчелеге белдерүенчә, гомум-дәүләт проекты, беренче чиратта, Башкортстанның аграр җитештерүен-дәге потенциалын ачарга, аны үстерүгә этәргеч бирде һәм экспорт белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның арта баруы безнең җитештерүдә генә түгел, ә сәүдәдә дә үз урыныбызны табуыбыз турында сөйли.

Башкортстанның Иран белән сәүдә хезмәттәшлеге буенча мөнәсәбәт­ләрнең яңа дәрәҗәгә күтәрелүен, гомумән, Русиянең моңа кадәр дөнья­дагы чикле сәүдә базарына зур “капка”ларны ачуына тиңләргә булыр иде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ровның Иранга эшлекле сәфәре, гомумән, Русиянең бу ил белән дуслыгын ныгытуга да булышлык итәчәк, дигән фикердә сәяси күзәтүчеләр. Биредә республика Башлыгы Иран­ның авыл хуҗалыгы министры Джавад Садати-Нежад белән очрашты.

Белешмә. Башкортстан Иранга ашлык һәм үсемлек мае экспортлый. Ике ил арасындагы товар әйләнеше елына уртача 100 миллион доллар тәшкил итә. Иран Башкортстаннан урман сәнәгате һәм терлекчелек продукциясен күпләп сатып алырга теләк белдерде. Күптән түгел республикада “Хәләл” стандартлары буенча җитештерелгән 5 мең тонна сыер малы итен сатып алу турында килешү әзер­ләнде.

— Без Иранны кызыксындырган продукцияне экспортларга әзер, шул исәптән, арпа, кукуруз һәм фураж да озата алабыз, — диде очрашуда Радий Хәбиров.
Шунысын да ассызыкларга кирәк: Иран Башкортстан аграрийларына биотехнология, яңа орлык сортлары һәм терлекчелектә токымчылыкны үстерүдәге бай тәҗрибәләре, казанышлары белән уртаклашырга әзер булуын да белдерде.

Радий Хәбиров Башкортстанның Иран җитештерүчеләренә үз продук­цияләрен Русиянең башка төбәкләре-нә озатуда логистик үзәк була алуын да билгеләде. Димәк, аграр экспорт илләр арасындагы үзара икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салуда мөһим урын тотачак.

Башкортстанның дөньяның экспорт мәйданында үз урыны бар. Һәрхәлдә, республикабызның чит илләр белән дуслык һәм хезмәттәшлек җепләрен үстерүе, аграр экспортны елдан-ел арттыра баруы шуны күрсәтә.

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас