Яңа елның тәүге көннәре Мәләвез районының Салават исемендәге кооперативының машина белән сыер саву операторы Елизавета Бикбулатова өчен аеруча истәлекле. Аның биредә эшли башлавына кырык ел була. Хаклы ялда булуына карамастан, ветеран бүген дә алгы сафта, яшьләр белән ярышып эшләвен дәвам итә. Җитмәсә, теге яки бу төрле җиңел эштә түгел, ә сөт җитештерүнең иң җаваплы, иң авыр участогында эшли.
— Яраткан эшкә күңел бирсәң, тырышлык салсаң, минемчә, аның авырлыгын сизмисең, — ди Елизавета Дмитриевна. — Мин фермага килгән елларда сыерлар өчен дә, терлекчеләр, савучылар өчен дә шартлар авыррак иде. Малкайларның алдында салам белән силостан башка азык булмады диярлек. Сыерларны, башлыча, кул белән саудык. Ул елларда саву аппаратының резина имчәкләре дә бүгенге машиналарныкы кебек йомшак булмады. Сыерлар аны өнәп бармый иде. Аннан соң, машина белән сауганда кайбер сыерлар сөтен биреп бетерми бит. Мин андый малкайларның җиленнәрен җылымса су белән юып, җиңелчә массаж ясап, үзләрен назлы сүзләр белән иркәләп, кул белән савып бетерә идем. Шуңа да социалистик ярышта һәрчак алдынгылар исемлегендә булдым.
Ахирәтләре сөйләвенчә, каты резина имчәккә дорфа кыланган, саудырмый интектергән бер тискәре сыерын Елизавета үзенең йомшак назлы тавышы белән саудырырга өйрәткән. Савучы җырлаган-да малкай тынычлана, җиленендәге киеренкелек бетә, йомшара икән. Сөт савылып беткәнче ул шулай берничә көн сыер алдында җырлап торган, сөтне дә башка савучылардан күбрәк сауган, ди.
Елизавета Дмитриевна бүген, элекке кебек, үз төркемендәге 25-30 сыерны түгел, ә тагы да ике ахирәте белән сөт-челек комплексындагы 390 баш сыерны сава. Алар смена саен унар тонна сөт җитештерә. Күбрәк, сыйфатлырак продукция алу өчен хуҗалык җитәкчелеге даими рәвештә токымлы терлекләр сатып алу, кадрлар туплау, аларның эш шартларын җиңеләйтү, хезмәт хакларын арттыру белән бер үк вакытта, “сыерның сөте телендә” дигән әйтемне истә тотып, малкайларның азык рационын баетуга да зур игътибар бирә.
Дөрес, авыл хуҗалыгының сөтчелек тармагын бүген элекке еллар белән чагыштырганда, аерма җир белән күк арасы. Иң мөһиме – азык муллыгы. Төрле витаминнар, минераль өстәмәләрдән башкасын хуҗалык механизаторлары үзләре хәзерли. Мал азыгын биредә читтән сатып алмыйлар.
— Шунысы шатландыра: соңгы вакытта эш хаклары икеләтә артты, хәзер сөтчелек комплексында эшләүче терлекчеләр, механизаторлар, операторлар кунак сыенда яши, хуҗаларга рәхмәт, — ди ветеран.
Елизавета Дмитриевна ире Равил белән үз абзарында ишле мал-туар асрап, мул тормышта яшиләр. Алар өч кыз тәрбияләп үстергән. Кызлары да, әниләре кебек үк, булдыклы, кулларыннан килмәгән эш юк.
Минҗан Зарипов.
Мәләвез районы.