+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
13 гыйнвар 2024, 14:35

Заманча сөт фермалары арта

Чакмагыш районындагы авыл хуҗалыгы предприятиесе сөт җитештерү өчен җир алды.

Заманча сөт фермалары артаЗаманча сөт фермалары арта
Заманча сөт фермалары арта
Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы импортны алмаштыру өлкәсендә проектны гамәлгә ашыру өчен сатулар үткәрмичә, гомуми мәйданы 83,06 гектар булган җир участогын арендага алу турында «Үзәк» МТС белән килешү төзеде. Әлеге участок төзелә торган сөт җитештерү буенча югары технологияле заманча объектны азык белән тәэмин итү өчен бүлеп бирелгән. План бәясе 2,5 миллион сум, сату вакыты: 2023-35 еллар.
- 2022 елда импортны алмаштыру өчен җир кишәрлекләре алу мөмкинлеге бирә торган процедура кертелде. Мондый участоклар саны ел саен арта бара: 2022 елда алар 15 данә булган, 2023 елда – 345 данә, ә 2024 елның 10 гыйнварына инде 3 участок бирелгән, – дип белдерә Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. - Билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен бирү үзенчәлекләре 2024 елга озайтылды.
- 2030 елга кадәр республикада эре һәм заманча сөт фермалары санын 50гә җиткерергә планлаштырабыз,— ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Товар сөте җитештерү 1 миллион тоннадан артып китәргә тиеш. Бүгенге көндә сөт комплекслары төзү буенча 20дән артык проект гамәлгә ашырылган яки тәмамлану стадиясендә. Якын арада сөт терлекчелеге буенча проектларны гамәлгә ашырырга планлаштыручы компанияләр арасында «Үзәк» МТС та бар. Предприятиегә аукцион үткәрмичә җир участогы бүлеп бирү— бу яхшы ярдәм чарасы.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас