Спикер мәгълүматлары буенча, төбәкнең өлеше тулаем алганда илдә - якынча 10,5 һәм Идел буе федераль округында 30,7 процент тәшкил итә.
- Программа гамәлдә булган 5 ел эчендә товар балы күләме 10 процентка артты. 2023 ел нәтиҗәләре буенча республика умартачылары 6 мең тонна товар балы җитештергән. Бал җитештерүнең кимүе уңайсыз табигать-климат шартлары аркасында килеп чыга, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.
Шулай ук, республикадан экспортка дөньяның 7 иленә 111 тоннадан артык бал җибәрелгән, дип өстәде Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры. Сүз Белоруссия, Казахстан, Сербия, Үзбәкстан һәм башкалар турында бара.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.