Соңгы елларда гына ел саен район хуҗалыклары 1 миллиард сумнан артык суммага авыл хуҗалыгы техникасы ала. Узган елда исә 1 миллиард 730 мең сумлык 242 берәмлек төрле техника һәм корылмалар алынды.
Район хуҗалыкларында 23 яңа трактор, 40 комбайн, 6 тагылмалы КамАЗ, 16 чәчү комплексы, 1 үзйөрешле чапкыч һәм башка төрле техника һәм корылмалар барлыкка килде.
Техниканы яңарту буенча “Урожай” җәмгыяте, “Дружба” авыл хуҗалыгы кооперативы, “Салават” крестьян-фермер хуҗалыгы алдынгылар исәбендә килә.