+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 гыйнвар , 22:30

Терлекчелек тармагы үсештә

Авыргазы районында 2023 ел йомгаклары буенча, алдагы еллар белән чагыштырганда, терлекчелек продукциясен җитештерү буенча барлык күрсәткечләрнең үсүен билгеләргә мөмкин.

Терлекчелек тармагы үсештә
Терлекчелек тармагы үсештә
Узган елда хуҗалыклар голштин-фриз токымлы 431 баш мөгезле эре мал сатып алды. Әлеге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 16143 баш мал асрала – бу, 2022 елның шул чорындагы санга карата, 100,5 процент. Шуларның 5984е – сыерлар, үсеш – 108,1 процент.
Савым да югары дәрәҗәдә – 52689 тонна яки 117,2 процент, бер баш сыердан 9350 килограмм сөт савылган, бу да 104,2 процент дигәнне аңлата.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә малларның тәүлеклек уртача артымы 690 грамм тәшкил итә, узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 100,7 процент. Бозаулар буенча да күрсәткечләр шактый югары – 8232 баш, яки 109,4 процент.
Төрле милектәге хуҗалыкларда эшчәнлекнең яхшы дәрәҗәдә алып барылуы, аграрийларның дәүләт ярдәменнән актив файдалануы, шуның нигезендә токымлы маллар санын арттыру һәм ветеринария эшен көчәйтү шундый уңай күрсәткечләр белән билгеләнә.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: