+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 гыйнвар , 19:36

Аграр тармакка ярдәм - махсус контрольдә

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган республика Хөкүмәте утырышында Башкортстанда агросәнәгать комплексын субсидияләүнең аерым тәртипләренә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе каралды.

Аграр тармакка ярдәм - махсус контрольдә
Аграр тармакка ярдәм - махсус контрольдә

2023 ел йомгаклары буенча республиканың авыл хуҗалыгына турыдан-туры дәүләт ярдәме 6,2 миллиард сум тәшкил итте. Бу акчаларның яртысыннан артыгы федераль бюджеттан җәлеп ителгән. Иң элек, бу - төрле елларда төрле күрсәткечләр тәшкил иткән «стимуллаштыручы» һәм «компенсацияләүче» субсидияләр чаралары. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.

- Бүген авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерү күләмнәре безнең ихтыяҗларны тулысынча тәэмин итә. Моңа дәүләт ярдәменең күрсәтелгән чаралары да ярдәм итә. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте арасында килешү кысаларында федераль бюджеттан 2026 елга кадәр ярдәм күләме 3,5 млрд сум тәшкил итәчәк, - диде Андрей Назаров.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төбәк Хөкүмәте карары проекты әзерләнде, анда федераль документлардагы үзгәрешләр исәпкә алынды. Субсидияләүнең өстенлекле 8 юнәлеше билгеләнде. Андрей Назаров республика Хөкүмәте карары проектын хупларга тәкъдим итте. Шулай ук ул Авыл хуҗалыгы министрлыгына федераль дәүләт ярдәме чараларын вакытында үзләштерүне тәэмин итәргә йөкләде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: