2020 елның гыйнварында Русиянең яңа Азык-төлек доктринасы кабул ителгән иде. Ил башлыгы Владимир Путин тарафыннан Русиянең эчке сәүдә базарын үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү максатыннан чыгып, тәгаен бурычлар билгеләнде. Әлеге документта азык-төлек бәйсезлеге стратегик максат итеп куелды. Доктринага ярашлы, русиялеләрне үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән 90-100 процентка тәэмин итү, ә кайбер төрләрен запас белән җитештерү бурычы куелуы, әлбәттә, беренче чиратта импорт “юлын” киметүне, үзебезнең агросәнәгать җитештерүен дәртләндерүне һәм авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәмен арттыруны да күз уңында тотты. Икенчедән, үз ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү белән бергә, Русия тышкы сәүдә эшчәнлегендәге бурычларын да читтә калдырмаска тырыша. Ил Президенты билгеләвенчә, дөньяда глобаль азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә нәкъ Русия зур өлеш кертә, сәүдә базарында җитди халыкара партнер һәм авыл хуҗалыгы продукциясен поставкалауда зур җаваплылык тоя. Рәсми мәгълүматларга караганда, Русия 2022 ел йомгаклары буенча экспорт поставкалау күләмендә дөньяда тәүге 20 лидер ил исемлегенә керде. Ә инде бодай, көнбагыш мае, минтай балыгы буенча безнең ил — беренче урында. Әлбәттә, 2023 ел йомгаклары буенча да, якынча мәгълүматларга караганда, аерым юнәлешләрдә күрсәткечләрнең тагын да яхшыруы фаразлана.
“Мондый күрсәткечләргә без илебезгә карата тышкы сәяси-икътисади басымның көчле булуына карамастан ирештек, — диде күптән түгел Русиянең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган Хөкүмәт утырышында Премьер-министр Михаил Мишустин. — Шуңа да басым ясарга кирәк: илебезнең аграр бизнес вәкилләре яңача шартларда эшләргә өйрәнә, чит илләр белән хезмәттәшлек җепләрен ныгыта. Бигрәк тә көньяк-көнчыгыш Азия һәм Якын көнчыгыш илләре белән сәүдә мөнәсәбәтләренең уңышлы башлануы куандыра. Мондый эшчәнлек илдәге аграр продукция ассортиментының төрләнүенә, үсүенә дә булышлык итә. Бу илнең Азык-төлек доктринасы күрсәткечләрендә дә ачык күренә. Мәгълүм булуынча, әлеге документ ил башлыгы тарафыннан тәгаен бурычлар белән тулыландырылды. Илебездә төп туклану продуктлары исемлегенә яшелчә-җимешләр өстәлде һәм аграр тармакта үзебезнең ил селекциясе орлыкларын җитештерүгә игътибар бирелде. Әгәр без русиялеләрнең сыйфатлы продуктлар белән туклануын һәм ил агросәнәгать комплексының үзаллылыгы күтәрелүен телибез икән, бу мәсьәләләрне даими контрольдә тотарга тиешбез”.
Илдә аграр сәясәтне тормышка ашыруда Көнбатыш дәүләтләренең йогынтысы ни дәрәҗәдә һәм Русия дөнья халкына, бигрәк тә ачлыктан җәфаланучы дәүләтләргә ничек ярдәм итә? Башкортстан аграрийлары илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә нинди роль уйный?
Узган ел ахырында илнең Азык-төлек доктринасы үтәлешенең Хөкүмәт утырышында каралуы очраклы түгел. Мәсьәләнең дәүләт дәрәҗәсендә тикшерелүе мөһим документ буенча ел йомгакларын барларга гына түгел, ә тышкы сәүдә экспортын үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышу, яңа бурычлар билгеләү өчен дә кирәк иде. Әйтергә кирәк, Доктрина тормышка ашырыла башлауның беренче елларында сүз тармакта яңа технологияләр куллану турында барган булса, бүген аграрийлар күбрәк тышкы бәйләнешләрне үстерү, үзебезнең илдәге техниканы күбрәк җитештерү турында сүз алып бара.
Русия Президенты Владимир Путин, узган елның маенда агросәнәгать мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә чыгыш ясап: “Без үзебезне төп туклану продуктлары белән тәэмин итәбез. Ашлык буенча тәэмин ителеш күрсәткече — 185,4, ит буенча — 101,6, балык буенча — 153, үсемлек мае буенча — 211, шикәр комы буенча 103,2 процент тәшкил итә. Элекке кебек үк, хәзер дә Русия дөньяда аграр продукция поставкалаучы илләр арасында беренчеләр исәбендә. Соңгы елларда без тагын бер тапкыр үзебезне ышанычлы һәм тотрыклы, эшлекле партнер буларак күрсәттек. Киләчәктә дә шулай булып калачакбыз”, — диде.
Кызганычка каршы, планетада ачлык елдан-ел зуррак мәйданнарны “яулый”. 2022 елны БМО планетада “катастрофик ачлык” елы дип билгеләгән иде. Рәсми чыганаклар буенча, өч миллиард кеше ачлыктан җәфалана, шуның 828 миллионын “хроник” ачлар тәшкил итә. Әйткәндәй, нибары ике ел эчендә дөньяда туйганчы тамак туйдыра алмаучылар саны 150 миллион кешегә арткан. Бу Мексикада яисә Япониядә яшәүче халыклар саны кадәр. Русия Эчке эшләр министр-лыгының Дипломатия академиясе ректоры Александр Яковенко планетадагы ачлык проблемасын кайбер илләрнең “сәяси мотивация белән бәйле чикләве” нәтиҗәсе дип бәяли.
Көнбатышның ике ел дәвам иткән басымы Русиянең ярдәмгә мохтаҗ дәүләтләр белән хезмәттәшлеген чикләүгә китерде. Безнең ашлык һәм минераль ашлама экспортын тагын да үстерү мөмкинлекләребез бар. Шул рәвешле, илебез дөнья күләмендә аграр җитештерүне арттыруга зур өлеш кертә алыр иде. Русия дөньяда ашлык һәм минераль ашлама экспортында иң зур күләмне алып тора. 2013-22 елларда, мәсәлән, Русия
АПКсы экспорты, 2,5 тапкырга артып, 16,3 миллиард доллардан 41,5 миллиард долларга җитте. Бу — 2014 елда илебездә импортны үзебезнекенә алмаштыру сәясәтенең нәтиҗәсе.
— Соңгы елларда илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү юнәлешендә зур эшләр башкардык, — ди Хөкүмәт вице-премьеры Виктория Абрамченко. — Эчке базарда, нигездә, үзебезнең җитештерүчеләр продукциясе тәкъдим ителә. Билгеле, ихтыяҗдан артып калганы сатылырга тиеш. Көнбатышның санкцион чаралары никадәр көчле булуга карамастан, безнең халыкара кооперация шартларындагы эшчәнлегебез үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте. Басучылыктагы казанышлар бәхәссез. Аграрийлар рекордлы уңышка туфракның уңдырышлылыгын күтәрү исәбенә иреште.
Белешмә. Узган тугыз ел дәвамында илнең аграр тармагын минераль ашлама белән тәэмин итү күләме, 2,5 тапкырга артып, 13,2 миллион тоннага җитте. Планетада яшәүче 1,5 миллиард кеше Русиядән алынган минераль ашлама кертеп җитештерелгән ризык белән туклана. Ашлама экспортының 70 проценты Русия белән дустанә илләргә туры килә. Кызганычка каршы, Көнбатыш дәүләтләр тудырган каршылыклар аркасында 2022 елда илнең әлеге юнәлештәге экспорты 15 процентка кимеде...
— Илнең авыл хуҗалыгы югары технологик куәткә ия тармакка әверелде. Әмма шуңа игътибарны юнәлтергә телим: берничек тә йомшарырга ярамый. Әйе, бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыелды. Әйе, үзебездә җитештерелгән продуктлар белән үзебезне тулысынча тәэмин итәргә сәләтлебез. “Бәя — сыйфат” нисбәте буенча тышкы сәүдәдәге күрсәткечләребез дә яхшы. Һәм, әлбәттә, тышкы базарда, бәхәссез, без – беренче. Иң мөһиме — без киләчәктә дә җитештерүдә югары технологияләргә ия булган тармак буларак үсүне дәвам итәргә тиеш, — диде Владимир Путин югарыда телгә алынган киңәшмәдәге чыгышында.
Азык-төлек доктринасын тормышка ашыру юнәлешендә 2023 ел йомгаклары якынча нинди нәтиҗәләр бирде соң?
Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин чыгышында шундый мәгълүматлар китерелде:
3 Үсемлек мае планлаштырылган дәрәҗәдән ике тапкырдан күбрәк җитештерелгән;
3 Үзебездә җитештерелгән балык белән тәэмин итү икенче ел рәттән үсә һәм узган ел йомгаклары буенча да үсеш ике тапкырга артты;
3 Ашлык Доктринада билгеләнгән күрсәткечтән 1,5 тапкыр күбрәк җитештерелде;
3 Ит һәм шикәр комы буенча план арттырып үтәлде;
3 Бәрәңге, яшелчә-җимеш культуралары буенча нәтиҗәләр билгеләнгән дәрәҗәдән күбрәк фаразлана.
Илнең Май-жир җитештерүчеләр берлегенең башкарма директоры Михаил Мальцев белдерүенчә, узган ел әлеге юнәлештәге продукция җитештерү өчен уңышлы булган. Чиновник сүзләре буенча, илдә үсемлек мае җитештерү ел саен 20 процент үсеш бирә. Шулай ук, көнбагыш мае белән эчке базарны тәэмин итү 300 процентка җиткән.
Шул ук вакытта Доктринаның төп юнәлешләрен тормышка ашыруда импорт өлешен тагын да киметү мөһим. Сүз басучылыкта орлыкчылык юнәлеше турында бара. Бу проблемага Хөкүмәт Рәисе басым ясады. Әлегә Русия селекциясе бары тик бодай, дөге, арпаның үзебездә үрчетелгән орлык үрнәкләрен тәкъдим итәргә сәләтле. Гомумән, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, илдә ашлык культуралары орлыгы белән тәэмин ителеш узган елда — 105, майлы культуралар буенча 107 процент тәшкил иткән иде. Ә инде шикәр чөгендере һәм бәрәңге орлыгы үзебезнеке җитешми һәм күбрәк өлеш чит илдән кертелә. Әмма быелдан башлап, Русия селекционерлары алдына импортны алмаштыру юнәлешендә җитди бурычлар куелды. Әйтергә кирәк, терлекчелек тармагында да токымчылык проблемаларын хәл итәсе бар.
Ил Президенты Владимир Путин 2023 ел йомгаклары буенча туры элемтә вакытында Русия үзенең азык-төлек хәвефсезлеген тулысынча тәэмин итүе, әлеге вакытта проблема булып торган селекция өлкәсендәге мәсьәләләрнең җайга салыначагы турында хәбәр итте.
— Бу юнәлештә эшлисе нәрсәләр бар. Селекция өлкәсендә җитди бурычлар тора. Орлыкчылык юнәлеше буенча 2030 елга кадәр исәпләнгән программа гамәлдә. Аны тормышка ашыру өчен таләп ителгән күләмдә акча бүленә. Без алда торган проблеманы тулысынча хәл итәчәкбез, — диде туры элемтәдә Президент.
Әйткәндәй, туры элемтәдән соң ук авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Доктринада каралган бурычларга ярашлы, аерым культуралар буенча чәчү орлыгы белән тәэмин ителеш якындагы ике елда хәл ителәчәк, дип белдерде.
Башкортстанның аграр секторы ел йомгаклары буенча җитештерүдә тотрыклылыкны саклап кына калмады, ә югары күрсәткечләргә иреште. Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров узган елдагы авыл хуҗалыгы казанышларына шундый бәя бир-гән иде.
Әйткәндәй, республиканың агросәнәгать тармагы 2022 елда соңгы 20 ел эчендәге иң зур күрсәткечләре белән куандырды. Ә узган елда игенчелек тармагын техник һәм технологик модернизацияләү, ә терлекчелектә инвестицион проектларны тормышка ашыру, гомумән, агросәнәгать комлексы үсешен яңа биеклеккә күтәрде. Болар һәммәсе дә, әлбәттә, республика халкын, нигездә, үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итәргә һәм экспорт мөмкинлекләрен үстерергә этәргеч бирде.
— Әгәр бүген республиканың агро-сәнәгать комплексы эчке ихтыяҗыбыздан 1,5 тапкырга күбрәк продукция җитештерә икән, шулай ук, куллануны – ихтыяҗны да өч тапкырга күтәрүне тәэмин итү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, — диде Хөкүмәт-премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Республикада аграр җитештерү, эчке сәүдә базарын урында җитештерелгән продукция белән тәэмин итү “Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” турындагы Дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла. Республикада аграрийларга җитештерүнең төрле юнәлешләре буенча дәүләт ярдәме күрсәтү каралган һәм аларның төре 30дан арта.
— Без бүген республикада азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү турында сүз алып бармыйбыз, чөнки без аны хәл иттек, — ди аграр ведомство башлыгы. — Безнең максат – җитештерүне арттыру. Әйтик, декабрь башына инде без экспортка ярты миллион тоннадан күбрәк Башкортстан продукциясен озаттык. Тышкы бәйләнешләр аеруча Кытай, Монголия, Африка илләре, Вьетнам, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан белән эшлекле дәвам итә. Без шушы илләрнең сәүдә базарына ышанычлы атлыйбыз. Әйтергә кирәк, Башкортстан АПКсы продукциясе дөньяның 30 иленә озатыла. Алар бик нәтиҗәле, бигрәк тә Кытай белән элемтәләр яхшы... 2024 елга “үсеш нокталарын” барлыйбыз. Беренче чиратта сөт чималына игътибарны арттырачакбыз. Аның бәясе арту дәвам итә. 2023 ел дәвамында литрының база бәясе уртача 35 сум булса, быел фаразлар буенча 49-50 сумга кадәр җитүе мөмкин. Индустриаль фермалар санын арттыру да шуның белән бәйле. Республиканың үсеш стратегиясенә ярашлы, безгә шундый 50 ферма төзергә кирәк.
Русия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кабул ителгән Азык-төлек хәвефсезлеге доктринасы тармак үсешенә, эчке базарны урында җитештерелгән продукция белән тәэмин итүгә һәм чит илләр белән хезмәттәшлекне, экспорт мөмкинлекләрен арттыруга зур йогынты ясады. Дәүләт программасында билгеләнгән бурычларның уңышлы үтәлүе илебезнең азык-төлеккә бәйсезлеген күрсәтү белән генә чикләнмәде. Русия глобаль ачлык проблемасын хәл итүдә үзен зур көч һәм шул ук вакытта дөнья сәүдә базарында ышанычлы, эшлекле һәм ярдәмчел партнер буларак та танытты.
Экспертлар хаклы. Аяк чалучылар булмаса, Русия планета халкының да тамагын туйдыра алыр иде.
Олег Төхвәтуллин.