Улак терлек аңа кереп баса алмаслык биеклектә булсын. Тәрәзәләрне ачылмалы, яктылыкны маллар-ның артыннан яисә кырыеннан төшәрлек итеп эшләргә кирәк. Кояш яктысы һич тә аларның күзләренә туры төшәрлек булмасын. Идәнне бер якка авышрак, мал бәвеле читкә агып төшәрлек итеп эшләгез.
Абзар эчендә температура бик түбән булса, мал азыгының күбрәк сарыф ителүен, ягъни терлек организмына җылыну өчен энергия булдыруга китәчәген белеп торыгыз.
Сыер малының тиресен һәрвакыт чиста тотарга кирәк. Кышын тире малны салкыннан саклый. Мал тиресендәге күзәнәкләр аша организм углекислотадан һәм артык су парыннан арына. Шуңа күрә тиренең чиста булуы бигрәк тә сөт бирүче мал өчен аеруча мөһим.
Мөмкинлек булганда, малларны һәрвакыт чиста тотарга тырышырга кирәк. Режимны катгый үтәү мөһим – көн дә бер үк вакытта ашатырга, эчерергә һәм саварга онытмагыз. Режимны сакламау малның сәламәтлегенә генә түгел, продуктлылыгына да, сөт бирүенә дә кире йогынты ясый.
Кыш көне мал асралган бинада һава температурасы 8-12 градус булса яхшы. Әлеге күрсәткечтән югарырак булганда маллар хәл-сезләнә, продуктлылык түбәнәя.
Мал асралган бинада тиешле яктылыкны тәэмин итү өчен идән мәйданының тәрәзәләрнең гомум мәйданыннан 10-15 тапкыр күбрәк булуы мотлак. Әлбәттә, тәрәзәләргә малларның буе җитәрлек булмасын. Бинада асралган сыер малларының һәркайсына 18-20 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш.
Һәр сыерга астына җәю өчен тәүлегенә 1,5 килограмм салам, 2-5 килограмм кипкән пычкы чүбе таләп ителә.
Мал асралган бина янә-шәсендә салкынлык 15 градустан түбән булмаган көн-нәрдә аларны иркендә йөр-тү өчен киртәләп алынган мәйданчык эшләгез.