Башкортстан умартачыларына дәүләт ярдәме «Агростартап» грант программасы кысаларында бүлеп бирелгән. Өч ел эчендә төбәкнең 8 умартачысы проектларын яклаган һәм 21,6 миллион сум акча алган.
Шулай ук 24,4 миллион сумны умартачылар республика бюджетыннан җиһазлар сатып алу чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү сыйфатында алды. Бал җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы кооперативларына да 4 миллион сумнан артык субсидия бүлеп бирелгән.
- Башкортстан - Русиядә товар балы җитештерү буенча лидер булып тора. Гомумрусия бал җитештерү күләмендә Башкортстан өлеше якынча 10,5 процент тәшкил итә. 2030 елга кадәр умартачылыкны үстерү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында төбәктә товар балы күләме 10 процентка артты, - диде Илшат Фазрахманов.
Фото: pravitelstvorb.ru