+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 гыйнвар , 17:46

Халыкара умартачылар съездына рәхим итегез!

Башкортстан былтыр 6 мең тоннага якын товар балы җитештергән, 2022 елда бу күрсәткеч 7 мең тоннадан артык булган, дип билгеләп үтте республиканың Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Халыкара сәнәгать умартачылары съездында катнашучылар алдында сәламләү чыгышында. Чара 18-20 гыйнварда Уфаның Конгресс-холлында уза.

Халыкара умартачылар съездына рәхим итегез!
Халыкара умартачылар съездына рәхим итегез!

- Башкортстанда җитештерелгән бал үзенчәлекле, бездә сәнәгать умартачылары күп түгел, традицион, уникаль продукт, нигездә, меңләгән зур булмаган умарталыкта эшләнә. Ә компетенцияләр буыннан-буынга тапшырыла, - диде Илшат Фазрахманов. - Безнең кунакчыл җирдә төрле төбәкләрдән һәм илләрдән килгән кунакларны сәламләвемә мин бик шат. Чара нәтиҗәләре буенча сез компетенцияләрне арттыра алырсыз, һәм сездә уңай хис-кичерешләр генә булыр дип ышанам.

Сәнәгать умартачылыгын үстерүгә ярдәм итүче «Русиянең сәнәгать умартачылары» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Дмитрий Николаев ассызыклаганча, Башкортстанда съездны оештыру дәрәҗәсе югары, һәм ул булачак чаралар өчен яхшы үрнәк булачак.

- Бүген залда зур умарталыклары булган кешеләр генә түгел, һөнәри сәнәгать умартачылыгы белән кызыксынучылар да бар, - диде ул. - Съезд - умартачылар өчен тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге. Һөнәри осталыкны күтәрү өчен һәр минутны файдаланып калыгыз!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: