+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 гыйнвар , 16:55

Кушнаренко компаниясенә җир бирелде

Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы «Рассвет» җәмгыяте агросәнәгать компаниясенә сәүдә үткәрмичә генә 5614 гектар мәйданлы җир участоклары бирде.  

Кушнаренко компаниясенә җир бирелде
Кушнаренко компаниясенә җир бирелде

Бизнеска һәм халыкка ярдәм итү чарасы Русия Хөкүмәте тарафыннан 2022 елда чикләү чаралары кертүнең икътисади нәтиҗәләрен йомшарту өчен законлаштырылды.

«Рассвет» җәмгыяте бөртекле һәм техник культуралар орлыкларын үстерү проектын әзерләде. Ун ел дәвамында әлеге инициативаны гамәлгә ашыруга 32 миллион сумнан артык акча кертү планлаштырыла.

- Инициативаны гамәлгә ашыру кысаларында бөртекле һәм техник культуралар орлыкларын җитештерү планлаштырыла. Проектка кертелгән инвестицияләр күләме якынча 32,1 млн сум тәшкил итәчәк. Җир участогын арендалау вакыты - 2033 елга кадәр. Проектны гамәлгә ашыру бу вакыт эчендә җитештерүдә 200 яңа эш урыны булдырачак, - ди Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/22796/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: