+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 гыйнвар , 11:05

Радий Хәбиров “Ленин” заводының сөтчелек фермасында булды

Дүртөйле районының «Ленин» токымлы терлекчелек заводының 1000 баш савым сыерына исәпләнгән фермасын модернизацияләү проекты 2021 елда «Инвестиция сәгате"ндә Башкортстан Башлыгы тарафыннан хупланды. Бүген эш сәфәре кысаларында Радий Хәбиров башкарылган эшләрнең барышы белән танышты.

Радий Хәбиров “Ленин” заводының сөтчелек фермасында булды
Радий Хәбиров “Ленин” заводының сөтчелек фермасында булды

 

"Ленин" заводының генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев әйтүенчә, модернизацияләү кысаларында яңа бозаулар алынган, 300 башка исәпләнгән сыер абзары, 50 савым урынлы сөт блогы төзелгән, шулай ук идарә системасы белән "Параллель" саву залы, гольштин токымлы 163 баш тана һәм технологик җиһазлар сатып алынган.

Фермада тагын бер яңалык - Голландия җитештергән азыкны робот-этәрүче. Фермада терлекләргә уңайлы шартлар булдырганнар: сыерларга ял итү өчен махсус матлар уйлап тапканнар. Мондый тәҗрибәне Дүртөйле районында беренче тапкыр кулланалар.
Инвестицияләр күләме 126 миллион сум тәшкил иткән.

Бүген хуҗалыкта 2869 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 738 баш - сөт юнәлешендәге сыерлар. Хуҗалык яхшы токымлы яшь терлекләр үрчетү белән нәтиҗәле шөгыльләнә, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы (https://www.bashinform.ru/news/social/2024-01-20/radiy-habirov-posetil-molochno-tovarnuyu-fermu-plemzavoda-lenina-v-bashkirii-3610421)

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: