+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 гыйнвар , 12:35

Шәһәрдә... кәбестә үстерәләр

Стәрлетамакның булдыклы гаиләсе быел күпләп кишер чәчәргә дә ниятли әле.

Шәһәрдә... кәбестә үстерәләр
Шәһәрдә... кәбестә үстерәләр

Фәрит белән Зөлфия — икесе дә Стәрлетамак төзелешләрендә егерме елдан артык ташчы булып эшләп, өч кенә ел элек пенсиягә чыккан хезмәт ветераннары. Шулай булуга карамастан, алар быел “Алтын көз” авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Күргәзмәгә алар һәрберсе үгез башы зурлыгындагы сусыл, таш кебек каты кәбестәләр алып килә. Ә бит ул яшелчә авыл җирендә түгел, шәһәр шартларында үстерелгән нигъмәт... Бу хакта җентекләбрәк бәян итәсе килә.

Стәрлетамакның үзәк урамнарының берсендә өч бүлмәле фатирларын ике кызына калдырып, моннан өч ел элек хуҗалар үзләре Агыйдел елгасы күренеп торган яңа районда җир алып, үз куллары белән таштан йорт салып керә. Гаражы, мунчасы, бакчасы, тавык-кош асрасаң, абзар-курасы – барысы бер урында, кул астында.

Авыл балалары буларак, Фәрит белән Зөлфия мондый уңайлыклар турында күптән хыял йөртә. Ул гына да түгел, Фәрит баҗасы Галинур белән бергә үзләре яшәгән җирдән ерак түгел, һәр яз саен ташкын суы астында кала торган, буш яткан бер тугайлыкны чүп-чардан тазартып, вакытлыча алган җирне кат-кат эшкәртеп, ике тапкыр химик утау үткәреп, анда яшелчә үстерергә керешәләр.

— Былтыр яз без “Бисмилла” әйтеп, биредә биш йөз кәбестә үсентесе утырткан идек, ялгышмадык булса кирәк, — ди Фәрит. – Яхшы итеп эшкәртелгән комлы, йомшак җирне кәбестәләр үз итте. Үсентеләр күзгә күренеп дигәндәй үсте. Аларны тәрбияләү дә авырга туры килмәде. Ике тапкыр кул белән чүп үләннәрен утадык. Иртәнге сәгать бишләрдә шәһәр урамнарын юдыручы машина шоферлары белән сөйләшеп, көннәр коры торганда атна-ун көн саен су сип­терттек. Барлык мәшәкате шул булды. Кәбестәләр уңды. Продукцияң сыйфатлы булса, аны сату да күңелле бит. Бәясен дә төшерә бирәсең, Стәрлетамак ярминкәләрендә кә­бестәне тиз алып бетерделәр.

Шуны да әйтәсе килә: алдагы елда яшелчә үстерү мәйданын арттырырга дигән теләгебез бар. Кәбестәдән тыш, кишер дә чәчәргә ниятлибез.

— Ә минем бакча җиләге дә үстереп карыйсы килә, — дип сүзгә кушыла Зөлфия.

Ул белдерүенчә, әнисе ягыннан ерак бабасы үз вакытында тирә-якта танылган икмәк пешерү остасы – калаччы булган. Әмма бизнесменга әверелгәнче аңа бик күп михнәт чигәргә туры килгән. 13-14 яшькә җиткәнче ул үги ана кулы астында үсә. Өйдә тамак туйдыру мөмкинлеге булмагач, үсмер тирә-як авылларда хәер сорашып, тамак ялына эш эзләп йөри. Бер урыс авылында аңа морҗа чыгару өчен кирпеч сугып карарга кушалар. Егет җиңел булмаган бу һөнәрне тәүге көннәрдән үк үзләштерә, бәләкәй “Уф, Алла!” арбасына ныклап ябыша. Тиздән үсмернең тамагы туя, өс-башы да юнәлә. Үзен кысыбрак булса да, ул бераз акча да җыя.

Берчак Стәрлетамак базарында егет калач сатучы белән таныша, үзенең кирпеч сугарга маһирлыгы барлыгын белдерә. Пекарня хуҗасы ни кушса – шунда йөгерергә әзер торган үсмерне ошата, эшкә ала. Ялчы егет биредә кочегар булып та эшли, урам-йорт себерә, су ташый, утын кертә, йөк ташучы вазыйфаларын да башкара. Сәүдәгәр аны соңрак оста ярдәмчесе итеп үрләтә. Калач пешерү серләрен егет яхшы үзләштерә. Өч-дүрт елдан ул өйләнә, туган авылына кайтып, үзе пекарня ачарга ниятли. Ул дәвердә тирә-яктагы халык ак күмәчкә мохтаҗлык кичергән була. Туйлар, аш мәҗлесләре өчен икмәк пешерә белүче булмый. Стәрле­тамактан ак он кайтарып, эшкуар хатыны белән икәүләп калач, булкалар пешерә. Бераздан ат-арба сатып ала, җитештерелгән продукцияне күрше авылларда сата. Җыеп әйткәндә, үз тырышлыгы белән байый. Авылда калай түбәле, ике катлы бердән-бер йорт үсеп чыга. Аста пекарня, өске катта гаиләсе белән сәүдәгәр үзе яши.

Илдә сәяси үзгәрешләр башлангач, Стәрлетамактагы ятим балалар йортына, шулай ук фәкыйрьләргә, мохтаҗлык кичергән башка кешеләргә даими ярдәм иткәнен искә алып, раскулачиваниенең беренче дулкынында (1929-30 еллар) малтабарны кулга алмыйлар, бары тик салым түләүләрен арттыралар. Раскулачива­ниенең икенче дулкынында (1933-35 еллар) икмәк пешерү остасының барлык байлыгын тартып алалар, үзен гомерлеккә сөргенгә озаталар. Тәвәккәл малтабар шунда ятып кала. Кызганычка каршы, юкны бар итәргә сәләтле якташыбызның язмышы шулай аянычлы тәмамлана.

Бүген исә хәл-шартлар икенче. Үз эшен булдырырга җыенган һәркем хәзер тәүге көннән закон сагы астында тора. Хөкүмәт аңа даими ярдәм күрсәтә, төрле ташламалар, суб­сидияләр белән булышлык итә, кызыксындыра. Теләк кенә булсын. Ә Зөлфия белән Фәриттә ул теләк бар.

Минҗан ЗАРИПОВ.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: