+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 гыйнвар , 12:27

Йомырка бәясе кайсы якка “тәгәрәр”?

Сәүдә нокталарындагы килеп туган киеренке хәлнең төп сәбәпләре нәрсәдә булган?

Йомырка бәясе кайсы якка “тәгәрәр”?
Йомырка бәясе кайсы якка “тәгәрәр”?

Узган елның соңгы айларында илнең эчке сәүдә базарында тавык йомыркаларына ихтыяҗ, аннары аның бәяләре артуны көтелмәгән хәл дип әйтергә ярамый торгандыр. Бу хәлне Русия Президенты Владимир Путин ел йомгаклары буенча “туры элемтә”дә “Хөкүмәт эшчәнлегендәге өзеклек, йомыркага ихтыяҗның артуы һәм шул ук вакытта аны импортлауга тиешле игътибар бирелмәве” белән аңлатты. Әйткәндәй, бу хәлләргә кадәр “Росстат”әлеге продуктка хакларның 2023 ел башыннан 46,18 процентка артуы турында хәбәр иткән иде. Ә инде декабрьнең 5-11е арасында әлеге үсеш тагын 4,5 процент булды. Эчке базардагы әлеге вакыйгага аңлатма биреп, Дәүләт думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Владимир Кашин, илдә һәр кешегә уртача еллык куллану нормасы 260 данә булганда, без 288әр данә җитештерәбез, дип белдерде.

Тавык йомыркасы әлегә кадәр сәүдә базарында ил күләмендә дефицит продукт буларак кабул ителми иде. Русиядә ул былтыр 2021 елдагы күрсәткечтән 1,4 миллиард данәгә күбрәк җитештерелүгә карамастан, ни сәбәпле Кремльнең игътибарын җәлеп итәрлек проблема булып күтәрелде соң? Югыйсә, Яңа ел алды “сюрпризы” хәтта “Росптицесоюз”ның генеральный директоры Галина Бобылева өчен дә көтелмәгән хәл булган.

“Ил төбәкләрендә эпизоотик хәл катлаулы булуга карамастан, соңгы 10 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында тавык йомыркасы җитештерү күләме 20 процент чамасы артты. Ул ихтыяҗдан артыграк тәшкил итә. Шул рәвешле, Русия дөньяда тавык йомыркасын иң күп кулланучы, һәм җитештерү дәрәҗәсе буенча — алтынчы, ә кош ите җитештерүдә дүртенче урында. Шунысы да игътибарга лаек: Русия сатып алучылар өчен тавык йомыркасы иң түбән бәя булган илләр исәбендә”, — диде Галина Бобылева.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң әлеге продуктка бәяләр берникадәр кимеде. Әйткәндәй, рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, илнең төрле төбәкләрендә декабрьнең соңгы ункөнлегендә аның дистәсе 200 сумга кадәр якынлашкан иде. Хакларның арытаба үсүенә юл куймау һәм сәүдә базарындагы киеренкелекне тотрыкландыру максатында ил Хөкүмәте йомырка импортын арттыру һәм экспортны вакытлыча чикләү турында күрсәтмә бирде. Продукция бәяләрен “авызлыкларга” бу елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр дәвам итәчәк һәм илгә читтән кертелүче 1,2 миллиард йомырканы пошлина түләвеннән азат итү дә ярдәм итәчәк, дигән ышаныч бар.

Импорт йомыркаларының беренче партиясе 600 мең данә Азәрбайҗаннан декабрь ахырында килде. Ә 5 һәм 8 гыйнварда Русия Төркиядән 318әр мең данә йомырка импортлады. Гыйнварның беренче ункөнлегендә илнең төрле төбәкләрендә әлеге дефицит продуктның дистәсе 90 —110 сум арасында “тирбәлүе” дә, ихтимал, импорт йогынтысы булгандыр.

Быел “йомырка сәясәте”ндә нинди үзгәрешләр көтелә? Сәүдә нокталарында импорт өстенлек алмасмы? Башкортстанда кошчылык фабрикалары ничек эшли һәм алар җитештергән продукт эчке ихтыяҗны канәгатьләндерә алырмы?

Билгеле, сәүдә базарында сатучы да, сатып алучы да үз мөмкинлек­ләреннән чыгып эш итә һәм икесенең дә бердәй канәгать булган чагы сирәктер. Йомырка белән дә шулайрак. Аның хакы күтәрелгәндә хәтта авылда кош-корт асраучылар да ярыйсы гына керем алып калды. Әмма дефицитның кыш аена, ягъни тавыкларның йомырка салуы кимегән вакытка туры килүе генә кызганычрак, диләр авылда. Югыйсә, бу хәл җәй көне булса, авыл тавыклары, мөгаен, импортка юл калдырмас иде. Ә менә сатып алучыга, билгеле, арзан булу әйбәт. Ни дисәк тә, “Росптицесоюз” җитәкчесе, илгә импорт йомыркасы күләме арткан хәлдә дә безнең сәүдәдә йомырка бәяләре артык кимемәячәк, диде. Федераль чиновник фикеренчә, бер дистәнең уртача хакы 110-125 сум икән — әлеге продукт өчен ул нормаль һәм гадел бәя. Экспертлар фикеренчә, мондый хак сатып алучылар өчен әллә ни югары түгел, аның каравы, йомырка җитеш­терүчеләргә һәм аның белән сәүдә итүчеләргә керемнәрен берникадәр арттырырга, җитеш­терүне үстерергә ярдәм итәчәк. Сәнәгать җитеш­терүеннән тыш, хаклар бераз үсү крестьян хуҗа­лыкларына да файда китерәчәк.

Дефицит проблемасына килгәндә, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Виктория Абрамченко Яңа ел бәйрәме алды көннәрендә: “Русиядә әлеге продуктка кытлык юк һәм булмаячак та. Бәйрәмнәрдән соң ихтыяҗ кимегәч, йомырка хаклары тотрыкланачак. Мин бу хәлне пандемия чорында карабодай ярмасына һәм шикәр комына булган ажиотажга тиңлим. Алар һәммәсе дә вакытлыча”, — дип белдерде.

Башкортстан – әлеге продукт буенча үз ихтыяҗын урындагы кошчылык фабрикалары исәбенә канә­гатьләндерүче төбәкләрнең берсе иде. “Башкирское” кошчылык фабрикасы” акционерлар җәмгыяте, мә­сәлән, соңгы елларга кадәр елына 700 миллион данә йомырка җи­тештерде.

Белешмә. “Росптицесоюз” чыганаклары буенча, 2022 елда “Башкирское” кошчылык фаб­рикасының илнең йомырка базарындагы өлеше 2 процент (758 миллион данә) тәшкил итте. Тавыклар саны 2,6 миллион баштан артты.

Кызганычка каршы, узган елның августында биредә йогышлы “кош гриппы” авыруы булуы ачыкланды. Шуның аркасында фабрикадагы 3,2 миллион баш тавык, 18,2 миллион данә йомырка һәм 70 тонна ит продукциясе юк ителде. Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, юк ителгән тавыклар барлык республика күрсәткеченең 25 процентын алып торган. Әлбәттә, әлеге югалту — республика сәүдә базары өчен зур зыян. Әйтергә кирәк, эшчәнлеге вакытлыча туктатылган фабрикадагы бу хәл шул рәвешле узган елгы декабрь дефицитына җитди йогынты ясады. Бүген биредә тиешле санитар-эпидемиологик чараларны башкарганнан соң, кабат яшь үрчем кайтару дәвам итә. Февральдә фабрика үз ишекләрен ачачак. Тагын биш айдан соң беренче йомырка партиясенең сәүдәгә чыгарылуы көтелә. Акционерлар җәмгыяте җитәкчелеге белдерүенчә, быел йомырка җитештерүне — 100 миллион, киләсе елда 590 миллион данәгә җиткерү планлаштырыла.

Белешмә. “Росстат” мәгъ­лүматлары буенча, узган елның 11 аенда Башкортстан аграр предприятиеләрендә йомырка 614,7 миллион данә, ягъни, 2022 елның шул чоры дәрәҗәсеннән 28,3 процентка кимрәк җи­тештерелгән. Булган барлык кош-кортның өчтән ике өлеше аграр предприятиеләргә туры килә. Икътисад фәннәре докторы Рөстәм Ахунов сүзләренә караганда, республикада тавык йомыркасы җитештерү, 2018-22 елларда ел саен 1 миллиард данәдән артып, 2022 елда максималь 1,120 миллиард данәгә җиткән. Бу — илдә — 11че, федераль округта — 5нче урын.

Республикада әлеге юнәлеш буенча уңышлы эшләүче малтабарлар да аз түгел. Аграр министрлык җитәкчелеге якын елларда сәүдәдә аларның өлеше дә артачагына зур ышаныч белдерә.

Гафури районының Родина авылында тавык фермасы хуҗасы Руслан Бакиров — шундый бул­дыклыларның берсе. Хуҗалыкта “Кросс коралл” селекциясе токымлы 255 мең баш тавык асрала, шуның 155 меңе — йомырка тавыгы. Биредә көн саен 125 мең данә продукт җитештерелә. Кошчы эшкуар быел кимендә 45 миллион данә йомырка алуны бурыч итеп куйган.

— Гафури йомыркалары кыска гына вакыт эчендә тирә-яктагы сәүдә нокталарында зур ышаныч яулап өлгерде, — ди Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек начальнигы Алмаз Галимов. — Продуктның экологик яктан чиста булуы фермерның беренче чиратта аксым-витамин өстәмәләрен урындагы катнашазык заводыннан алуына бәйле. Үзенең дә 6,5 мең гектар җире бар. Кош-кортка азык базасы ышанычлы. Фермер тәкъдим иткән тавык йомыркалары диетик исәпләнә. Без Гафури кошчысының эш үрнәгенә респуб­ликаның башка малтабарлары да кушылыр, дип уйлыйбыз. Руслан Бакировның производство куәтләрен киңәйтү планы да бар. 75 мең тавыкка исәпләнгән яңа корпус, тагын берничә ярдәмче бина төзү уе белән эшли.

Сәүдә базарының үз кануннары бар. Илләр арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре дә шуңа корылган. Соңгы айларда күзәтелгән йомырка кытлыгына килгәндә, әлбәттә, аның импорт аша кертелгәне вакытлыча гына булыр, дип ышанасы килә. Ил Хөкүмәтенең кошчылык продукциясе җитештерүне арттыруга юнәлтелгән чаралары да шуны дәлилли. Әмма Русия белән дустанә мөнәсәбәттә булган кайсы гына илдән импортланган продукция дә үзебездә җитеш­терелгәннән өстен була алмый.

Олег Төхвәтуллин.
Фото:pravitelstvorb.ru

Йомырка бәясе кайсы якка “тәгәрәр”?
Йомырка бәясе кайсы якка “тәгәрәр”?
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: