+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 гыйнвар , 20:37

Яшь белгечләргә - 750 мең сум

Аны алу тәртибе нинди?

Яшь белгечләргә - 750 мең сум
Яшь белгечләргә - 750 мең сум

Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләренә эшкә килгән һәм тармакта ким дигәндә 6 ай эшләгән яшь белгечләр өчен бирелгән акча күләме 500 меңнән 750 мең сумга кадәр үсәчәк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кадрлар потенциалына дәүләт ярдәме чараларын билгеләүче документка төзәтмәләр кертте. Арткан сумманы киләсе елдан алырга мөмкин булачак.

- Республиканың авыл хуҗалыгы квалификацияле белгечләргә мохтаҗ,- дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Безгә бу мәсьәләне хәл итүдә агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалына ярдәм төбәк программасы бик нык ярдәм итә. Былтыр сайлап алу нәтиҗәсендә 53 яшь белгеч үтте, алар барысы да бу акчаларны алды. Дәүләт ярдәменең гомум суммасы 30,7 миллион сум тәшкил итә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: