+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 февраль , 09:14

Ашлык ашламасыз үсәрме?

Хөкүмәт илдә органик продукция җитештерүне арттыру бурычын куйды. Моңа ничек ирешергә?

Ашлык ашламасыз үсәрме?
Ашлык ашламасыз үсәрме?

Дөньяда органик продукциягә өстенлек бирүче илләр саны елдан-ел арта. Кешеләрнең экологик яктан чиста һәм җитештерүдә бары тик органик технологияләр кулланылган азык-төлеккә өстенлек бирүе әлбәттә, яхшы. Әмма, планетада бер миллиард чамасы кешенең ачлы-туклы яшәве яисә тәмам ачлыктан иза чигүе бүгенге шартларда “химия”дән бөтенләй баш тартырга берничек тә юл куя алмый. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, дөньяда әлеге вакытта органик продукция базары күләме 125 миллиард доллар тәшкил итә һәм бу күрсәткечнең 2030 елга 300 миллиард долларга җитүе фаразлана, ягъни, шушы чорга кадәр еллык үсеш уртача 15-20 проценттан ким көтелми.

Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән Азык-төлек иминлеге доктринасы да, гомумдәүләт проекты һәм аның кысаларында тормышка ашырылучы программалар һәммәсе дә эчке базарны үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итүгә, аграр экспортны арттыруга юнәлтелгән. Әлеге мөһим дәүләт документлары кысаларында хәзер яңа бурыч куелды — органик продукция җитештерү күләме артырга тиеш. Хәзер үк инде илнең әйдәүче аграр экспертлары 2030 елга Русиянең органик продукция җитештерү буенча Европа илләре арасында лидер булачагына зур ышаныч белдерә. Әлбәттә, моның өчен беренче чиратта экопродукцияне “ясалма” булганыннан яклаучы законнарны камилләштерергә кирәк.

Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Митин белдерүенчә, әлеге вакытта Русия Европаның биш әйдәүче иле җитештергән кадәр органик продукция чыгара. “Бу юнәлешне үстерү максатында ил казнасыннан ел саен уртача 460 миллиард сум акча бүленә. Билгеләнгән максатка ирешү өчен фән алдына тәгаен бурыч куелды: галимнәр алдагы берничә ел эчендә органик җир эшкәртү буенча яңа технологияләр тәкъдим итәргә тиеш. Әлбәттә, сүз продукциянең сыйфаты турында гына түгел, ә бәяләре буенча да көндәшлек итәрлек дәрәҗәдә булырга тиешлеге турында бара”, ди сенатор.

Русиядә органик продукция турындагы закон 2018 елда кабул ителеп, 2020 елда үз көченә керде. Узган өч ел дәвамында яңа закон илнең эчке базарында һәм экспорт мөмкинлекләрен арттыруда нинди роль уйнады? Натураль продуктлар җитештерү Башкортстанда ничек үсешә?

Органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә минераль ашлама, химик матдәләр бөтенләй кулланылмый. Аларны биопрепаратлар, органик ашлама, сидерат (яшел ашлама) яисә микробиологик элементлар алыштырырга тиеш. Аңлатмалы сүзлек шулай бәян итә. Ә чынбарлыкта ничек соң? Химия кулланмыйча гына югары уңыш алып, яисә ит-сөт җитештереп буламы? Әлбәттә, юк. Ләкин аны җитештерүче өчен керем, сәүдә базарында сорау-ихтыяҗ дигән төшенчәләр дә бар бит әле. Икенчедән, органик продукцияне экологик яктан чис­тасы янәшәсендә куеп, чагыштырып та булмый. “Роскачество” җитәкчесе урынбасары Елена Саратцева сүзләренә караганда, мәсәлән, әлеге вакытта илдә җитештерелгән органик продукция безнең туклану структурасында нибары 0,14 процентны гына алып тора. Дөрес, җитештерелгәннең шактый күләме экспортка китә.

Белешмә. Узган ел серти­фикациягә ия булган органик продукциянең 53 проценты — үсемлекчелеккә, 37се — эшкәртелгән продукциягә һәм 8 проценты терлекчелек продукциясенә туры килгән.

Соңгы елларда сәүдә базарларында экологик чиста продукция тәкъдим итүчеләр арта башлады. Әмма, югарыда билгеләнүенчә, аның һич тә органик белән уртаклыгы юк. “Роскачество” аңлатмасыннан күренүенчә, сәүдәдә “органик” исеме белән тәкъдим ителүче кайсы гына продукциянең дә сертификация процедурасы аша үтүе мотлак булырга тиеш. 2024 елның 1 сентябреннән исә продукциягә “эко”, “био” шулай ук “яшел” дигән сүзләрне беркетү хокукы алу өчен дә “органик сертификат” алу мәҗбүри булачак. Әлеге статуска ия булучылар Русия Авыл хуҗалыгы министр­лыгының махсус реестрында теркәлә.
Илебезнең дәүләт тарафыннан билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре зур. Ул, беренче чиратта, органик продукция җитештерү өчен таләп ителгән җирләрнең күп булуы белән дә бәйле. Федераль аграр ведомство белешмәсенә караганда, 2030 елга кадәр әлеге максат өчен 4 миллион гектар күләмендә моңа кадәр файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертү бурычы билгеләнгән. Әйткәндәй, узган елдагы мәгълүматларга ярашлы, 2022 елда илдә органик продукция җитештерүчеләр саны аннан алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда 46 процентка арткан һәм компанияләр саны — 146га, ә узган елда 177гә җиткән. Сертификацияле органик продукция тәкъдим итүчеләр арасында 30 процентка якыны — ашлык җитештерүчеләр өлеше. Әлеге тармакның башкалардан өстенрәк булуы басучылык-игенчелекнең мөмкин­лекләре киңрәк икәнен күрсәтә.

Узган елгы мәгълүматлар буенча илнең 47 төбәгендә органик азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималы җитеш­терелә. Сәүдәгә алар, нигездә, ярма, он, балалар өчен туклану продукты, консерва һәм сутлар, ит һәм сөт, чикләвек, яшелчә-җимеш, мал азыгы һәм башка продукция тәкъдим итә.
Хөкүмәт илдә органик продукция җитештерү тармагында биш максатлы күрсәткеч билгеләде:
беренчесе — аның күләмен арттыру һәм 2030 елга кадәр эчке базарда үсешен 114,5 миллиард сумга җиткерү;
икенчесе — җитештерүне үстерү һәм, 2030 елга кадәр еллык уртача үсешне 20,7 процентка күтәрү;
өченчесе — гомум туклану өлешендә аның күләмен арттыру һәм, 2021 елдагы куллану күләмен 6 тапкырга арттырып, 2030 елга 149,8 миллиард сумга җиткерү;
дүртенчесе — аны экспортлау күләмен арттыру. 2021 елда мәсәлән, Русия мондый продукцияне 3,7 миллиард сумлык сатса, 2030 елга экспорттагы өлеше 27,8 миллиард сумга җитәргә тиеш;
бишенче юнәлеш органик технология кулланылган мәйданнарны арттыруны күз уңында тота. 2021 елда, мәсәлән, мондый мәйданнар илдә 656 мең гектардан артмаса, 2030 елга күрсәткеч 4,2 миллион гектардан күбрәк тәшкил итәргә тиеш.

Хөкүмәтнең 2030 елга кадәр органик җитештерүне үстерү стратегиясе ил икътисады, русиялеләрне сыйфатлы продукция белән тәэмин итү һәм экспортны үстерү өчен зур мөмкинлекләр ача. Дәүләт документының башка мөһим әһәмияте дә бар. Стратегиядә билге­ләнгән чараларны тормышка ашыру җиргә сакчыл караш тәрбияләргә һәм тирә-як мохит сафлыгын сакларга да зур этәргеч бирәчәк. Янә дә, илнең төпкел төбәк­ләрендәге ташландык, әлегә кадәр минераль ашлама кулланылмаган җир­ләрен файдалануга булышлык итәчәге дә куанычлы.

Белешмә. Аграр экспорт Европа базарыннан дөньяның Русия белән дустанә илләре ягына борылды. Илебезнең органик продукциясен Кытай, Согуд Гарәбстаны, Әмирлекләр һәм Төркия күпләп импортларга теләк белдерде. Экспертлар, якын елларда безнең мондый продукция артыннан көнбатыш илләренең дә “чиратка басачагын” фаразлый. Чөнки Европаның күпчелек илләрендә җирләр пестицидлар белән пычранып беткән һәм бу хәл аларда экологик продукция җитештерү мөмкинлеген чикләүгә китергән.

Башкортстан илдә органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү пилот проектын тормышка ашыручы төбәк­ләрнең берсе буларак, берничә ел элек үк әлеге юнәлештә эшли башлаган иде. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, мөһим дәүләт проектын тормышка ашыруда төп мәсьәлә продукцияне сертификацияләүгә һәм үзара партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салуга кайтып кала, дип белдергән иде. Аграр ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, стратегик программада каралган күрсәткечләргә ирешүдә Башкортстанда “яңа” чирәм җирләрне һәм ташландык мәйданнарны чәчү әйләнешенә кертү, анда органик продукция җитештерү өчен шартлар булу өстенлек бирә.

Министрлык белешмәсеннән күре­нүенчә, республикада “тотынылмаган” җир мәйданы 200 мең гектарга якын тәшкил итә һәм алар, нигездә, Башкорт­станның төньяк-көнчыгыш һәм Урал аръягы районнарында урнашкан.

Республикада аграр тармакка өстен­лекле дәүләт ярдәме күрсәтүдә органик авыл хуҗалыгы юнәлешенең дә булуы игътибарга лаек. “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү турында”гы закон, шулай ук, экологик яктан чиста (органик) продукция җи­теш­терүчеләргә ярдәм итүне һәм республика халкына мондый товарлар сатып алуны арттыру (ярдәм итү) максатында кабул ителде.

— Органик продукция сәүдәдә кыйммәтрәк бәягә тәкъдим ителә. Сыйфатлы продуктларны сатып алу күпләр өчен авыррак. Кабул ителгән законның асылы республикада органик продукция җи­теш­терүчеләргә товарның үзкый­м­мәтен киметүгә һәм сәүдәгә түбәнрәк хак белән тәкъдим итәргә булышлык итүгә юнәлтелгән, — ди парламент рәисе Константин Толкачев.

Узган ел Башкортстанда закон кысаларында билгеләнгән таләпләр үтәлеп, сертификациягә ия булган беренче органик продукция җитештерүче барлыкка килде. Органик балга илдәге 9нчы санлы сертификатка Уфа районының Йоматау авылыннан шәхси малтабар Лена Харрасова ия булды. Әлеге документны умартачыга “Роскачество” җитәкчесе урынбасары Елена Старцева узган ел Уфада узган Агросәнәгать форумында тапшырды.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда илдә органик умартачылык тренды ныклы үсеш алды. Һәм Башкортстанның анда берен­челәрдән сертификат алуы очраклы түгел.

Белешмә. Русиядә товар-про­дукциянең экологик яктан чиста булуы мөһим, дип билгеләүчеләр саны арта. Соңгы 3-4 елда, мәсәлән, органик продукцияне югарырак бәягә сатып алырга әзер булучылар саны 10 проценттан 26 процентка арткан.

Әлбәттә, сәүдә нокталарында органик продукциянең “йөзгә бәрелеп” тормавы сәбәбе аңлашыла. Җитештерүчеләргә аны күбрәк эре сәүдә челтәре аша сату отышлырак. Икенче сәбәп, ихтимал, тәкъдим итү, реклама җитешмәүгә дә бәйледер. Һичшиксез, органик продук­циянең берникадәр кыйммәтрәк булуы да эзсез үтми.

Олег Төхвәтуллин.

“Кызыл таң” эксперты фикере
Рәсүл Госманов,
Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы:

— Республикада органик продукция җитештерү мөмкинлекләре, һәм шулай ук, эчке сәүдә базарында аңа сорау да зур, дип уйлыйм. Әлегә, кызганычка каршы, экологик продукциянең органиктан ничек аерылганын сатып алучы да тиешенчә аңлап җиткерми. Дөрес, башкалабызда алар өчен махсус кибетләр бар. Сорау бар. Минемчә, әлегә аграр тармакта органик продукция җитештерү белән шөгыльләнүчеләр җитешми. Моның сәбәбе аңлашыла. Продукцияне химия, минерал кулланмый гына үстерү отышлы түгел. Чөнки җитештерүче, нигездә, сыйфаттан бигрәк, күбрәк җитештерүне максат итеп куя.
Аграр тармакта кайсы юнәлештә органик продукция җитештерүне арттырып була, дигән сорау куйганда, әлбәттә, ашлыктан башка елкычылык, умартачылык, яшелчәчелек, теплица хуҗалыгы һәм орлыкчылыкның мөмкинлекләре зуррак булуын билгеләргә кирәк.

Билгеле, дөньяда, илдәге бүгенге социаль-икътисади шартлар, сәүдә мөнәсәбәтләре үзгәргән вакытта органик продукция җитештерү турында сүз алып барырга кирәк микән, дип уйлаучылар да бардыр. Нәкъ бүгенге көн таләбенә бәйле бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга кирәк, дигән фикердә мин. Килешәм, илнең эчке сәүдә базарында әлегә органик продукция, бәлки, тиешле дәрәҗәдә үз урынын алмый да торгандыр. Шунысына да игътибар итик: аграр җитештерү үсешкән Европа илләре әкренләп “химия”дән арынып, органик җир эшкәртү технологиясенә өстенлек бирә башлады. Ә минераль ашлама кулланып үстергәнне алар, гадәттә, экспорт өчен куллана. Безгә дә “органик” сәясәткә игътибарны арттырырга кирәк.

Гомум алганда, әлегә бездә төп проблема — тиешле сертификацияне алу, аның таләпләрен төгәл башкару. Икенчесе — бу документка ия булганчы, билгеле, продукцияне лаборатор тикшерү аша үткәрергә кирәк. Әлегә мондый заманча лаборатория Башкортстанда да җитешми. Бал сыйфатын бәяләр өчен мәсәлән, узган ел кайбер умартачылар күрше республика белгечләренә мөрә­җәгать итәргә мәҗбүр булды. Ген инженериясе, авыр металлар буенча мәгъ­лүмат бирердәй лабора­торияләр кирәк безгә.

Башкортстанда органик продукция җитештерүне арттыру чаралары турында сүз алып барганда, экологик продукт тәкъдим итүчеләрнең эшчәнлеген дәртләндерү өчен грантлар системасын куллану үзен аклар иде. Сәүдә челтәрләренең органик продукция җитештерүчеләргә кулланган сәүдә өстәмәләрен киметү юлларын да карарга кирәк. Янә дә мөһим проблема: эре сәүдә челтәрләре һәм җитештерүче арасында килешү озак вакытка төзелү мөһим. Әлбәттә, кибетләр өчен ул икътисади яктан отышлы да булмас. Әмма субсидияләр ярдәмендә монысын да хәл итеп булачак. Аграр җитештерүче тәкъдим иткән органик продукцияне гарантияле сатып алган очракта гына уңышны вакытында, бозылганчы сатарга була. Контрактларда, органик продукция тәкъдим итүченең, җитештерүченең ихтыяҗлары, мәнфәгатьләре өстен куелырга тиеш.

Республиканың аграр тармагы органик продукция җитештерүне арттырырлык табигый һәм техник мөмкинлекләргә ия. Бу өлкәдә белгечләр дә җитә. Кыскасы, җитештерүчеләрнең проблемаларын хәл итүдә дәүләт ярдәмен нәтиҗәлерәк оештырганда, аграр экспортта да аның өлешен арттырып булачак. Дөньяның сәүдә базарлары иртәме-соңмы Русия аграрийларына барыбер киңрәк ачылачак. Безгә җир эшкәртүдә органик технологияләрне тагын да камилләштереп, зур сәүдә базарына чыгарга әзерләнергә кирәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: