Кичә Беларусь Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Гракунның безнең Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белән эшлекле очрашуы узды.
Яклар белорус сәүдә челтәрләренә Башкортстаннан товарлар китерү, аның ассортиментын һәм күләмен арттыру, безнең аграрийлар ихтыяҗлары өчен тугандаш республика җитештергән авыл хуҗалыгы техникасын безгә китерү күләмен арттыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Башкортстан аграрийларының бизнес-делегациясе Сморгонь шәһәренең һәм шул ук районның җитештерү объектларында булды. Болар - Лида сөт-консерва комбинаты, «АгроСолы» предприятиесе һәм «Виктория» сөтчелек комплексы.
Фото: pravitelstvorb.ru