+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 февраль , 14:30

Алинә кебекләр бармы?

Күпләр эш таба алмыйча зарланганда 19 яшьлек Алинә кызлар өчен гадәти булмаган һөнәр сайлаган.

Алинә кебекләр бармы?
Алинә кебекләр бармы?

Әбҗәлил районында яшәүче кыз тракторчы булып эшли.

Узган сентябрьдә үткер ул картәтисе, әтисе һәм абыйсы эзләре буенча барырга һәм шушы һөнәрне сайларга карар иткән. Искиткеч чибәр кыз маникюр ясаучы да, педикюр ясаучы да, каш-керфек ясаучы да булырга уйламаган. Югыйсә, бүген яшьләрнең һәр икенчесе шушы һөнәрләргә кызыга. 

Ә Алинә Галиуллина «Красная Башкирия» агропредприятиесенә эшкә урнашкан.

Хезмәттәшләре аны уңганлыгы, тырышлыгы өчен мактый.
 

Булдыргансың, Алинә! Уңышлар юлдаш булсын сиңа! Сезнең арада бармы андыйлар?

Фото: "Уфа с огоньком" телеграм-каналыннан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: