+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 февраль , 18:46

Нәселле терлекләр сатып алуга 68 миллион сум чыгым кайтарылачак

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгы яшь нәселле терлек сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү башланды. Субсидияләр токымчылык хуҗалыкларында сатып алынган һәм дәүләт нәсел регистрында теркәлгән һәр яшь терлек өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан бүленәчәк. Бу максатларга республика аграрийлары өчен акча күләме 67,8 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.

Нәселле терлекләр сатып алуга 68 миллион сум чыгым кайтарылачак
Нәселле терлекләр сатып алуга 68 миллион сум чыгым кайтарылачак

- Без ит һәм сөт терлекчелегендә җитештерү күләмнәрен җитди арттырырга уйлыйбыз, - диде Илшат Фазрахманов. - Бу эшне көчәйтмичә булмый. Токымлы терлекчелеккә җитди ярдәм - тармакны үстерү өчен яхшы стимул. Быел бу тармакта ярдәм итүнең барлык юнәлешләре буенча, федераль һәм төбәк программалары буенча да, 390 миллион сум күләмендә акча лимиты каралган.

Шуны да билгеләп үтү мөһим: мөгезле эре яшь терлекләр өчен бер башка 60 мең сум дәүләт ярдәме каралган, атлар өчен - 20 мең сум, кәҗәләр һәм сарыклар өчен - 8 мең сум. Гаризалар кабул итү 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: