+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 21:00

Җир хуҗасы булырга өйрәник!

Бакчачылык ширкәтләренә күрсәтелгән дәүләт ярдәме су кебек сеңеп “югалмасмы?”

Хәбәр ителүенчә, 2-3 мартта башкалабыз Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында бакчачыларның III Бөтенрусия “Smart-бакчачы” форумы үтәчәк. Узган елларда оештырылган ил дәрәҗәсендәге әлеге мәртәбәле чара коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләренең чын мәгънәсендә үзара тәҗрибә алмашу, яңалыклар белән уртаклашу мәйданчыгы булуын күрсәтте. Форумда дәүләт учреждениеләре җитәкчеләренең катнашуы мондый берәмлекләрне үстерү, аларга ярдәм күрсәтү һәм идарә итү белән бәйле проблемаларны берлектә хәл итү юлларын ачыкларга булышлык итте.

Дәрәҗәле форумның Башкортстанда оештырылуы да очраклы түгел. Соңгы елларда республикада коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү юнәлешендә колачлы эш алып барыла. 2020 елда республикада “Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүче турында”гы закон кабул ителүе бу тармакны җанландыруда һәм бер үк вакытта бакчачыларга урындагы властьлар тарафыннан ярдәм күрсәтүдә яңа мөмкинлекләр ачты. Законда билгеләнүенчә, мондый ширкәтләр хәзер юл ремонтлау, электр тәэминаты эшләреннән башлап, дача участокларына кадәр даими автобус маршрутлары оештыруда да Хөкүмәт ярдәменә өмет итә алачак. Ә инде иң үрнәкле ширкәтләр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 500әр йөз мең сумлык грантына ия була ала.

“Башкортстанда бакчачылык проблемаларын хәл итүгә зур игътибар бирүче Радий Хәбировка зур рәхмәтемне белдерергә телим. Кызганычка каршы, илдә аерым төбәк җитәкчеләре мондый мәсьәләләргә игътибар итми. Бүгенге бакчачылар – дачасына ит кыздыру өчен генә килүчеләр түгел, ә Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин билгеләвенчә, алар – илнең азык-төлек хәвефсезлеге “мендәре”н дә тәэмин итүчеләр. Радий Фәрит улы моны бик нечкә тоя. Гади булмаган хәл-шартларга карамастан, финанс ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен табарга тырыша, булышлык итә. Әлбәттә, мондый караш югары хөрмәткә лаек”, – дигән иде узган елгы форум кунагы – Русиянең Бакчачылар берлеге рәисе Олег Валенчук.

Тиздән башкалабыз янә бакчачыларның ил күләмендәге форумы үзәгенә әвереләчәк. Әлбәттә, узган елгы чарадан соңгы башкарылган эшләргә йомгак ясау белән беррәттән, быелгысында бакчачылык ширкәтләрендә заманча технологияләр һәм инвестицияләрне куллану мәсьәләләре буенча җитдирәк сөйләшү дә көтелә. Чарада “Башкортстанда иң яхшы бакчачылык ширкәте” бәйгесенә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләргә Башкортстан Башлыгының грантлары тапшырылачак.

Бакчачыларның узган елгы форумы республикада әлеге тармакны арытаба үстерүдә көтелмәгән дәрәҗәдәге бүлек белән хәтердә калган иде. “Smart-бакчачы” чарасында Радий Хәбиров бакчачылык ширкәтләренә республика казнасыннан ярдәм итү күләмен ике тапкырдан күбрәккә арттыру турында карар кабул ителүен хәбәр итте. Әлеге сумма 116 миллион сумнан 250 миллион сумга җитте. Бу акча, беренче чиратта, ширкәтләргә үз көчләре белән юл салуга һәм ремонтлауга, шулай ук, башка оешмаларны җәлеп иткән очракта, аларның чыгымнарын өлешчә каплау өчен тотынылырга тиеш иде. Икенче юнәлеш – ширкәтләрне электр энергиясе, һәм аны исәпкә алучы счетчиклар белән тәэмин итү чыгымнарын финанслау. Финанс ярдәменең бу төре электр челтәре оешмаларының ширкәтләргә ярдәм итүе һәм инженерлык структураларын камилләштерүе белән бәйле. Һәм соңгысы – ширкәт чикләрендә кадастр эшләренә тотынылган чыгым­нарның 90 процентын компенсацияләү.

Башкортстан Башлыгы билгеләгән бурычлар ничек үтәлә? Узган форумда тикшерелгән проблемаларга кабат кайтырга туры килмәсме?
Узган ел ахырында республика җитәкчесе катнашлыгында үткән Хөкүмәт утырышында коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә ел дәвамында нинди эшләр башкарылуы һәм Башкортстан Башлыгы күрсәтмәләрен үтәүдә подрядчы оешмаларның, төрле министрлык һәм ведомстволарның ничек катнашуы турында җитди фикер алышу булды. Әлбәттә, әлеге чараны, беренче чиратта, быел 2-3 мартта башкалабызда узачак форум кысаларындагы әзерлекне тикшерү белән бәйләргә кирәк.

– Мондый ширкәтләр эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә республика ведомстволарының системалы эш алып баруы яхшы нәтиҗә бирде, – ди республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Программаны тормышка ашыру чорыннан башлап, ширкәтләрдә эчке инфраструктураны яхшыртуга, юллар салуга, электр энергиясе белән тәэмин итүне яхшырту чараларына 366 миллион сум акча тотынылды. Шуның 250 миллион сумы – 2023 елда. Форсаттан файдаланып, әлеге юнәлештә уңышлы эшләүче Уфа шәһәре һәм Уфа, Илеш, Чишмә, Кырмыскалы районнарында урнашкан ширкәтләр эшчәнлеген үрнәк итеп куярга була. Хуп­ланган заявкаларның өчтән бер өлеше – аларга карый.

Кызганычка каршы, соңгы елларга кадәр мондый ширкәтләрдә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү чараларына караш уңай түгел иде. Дөресрәге, проблема нигездә финанс мөмкинлекләренең чикле булуы белән бәйле булды. Ниһаять, узган елда, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү юнәлешләре буенча дәүләт ярдәме күрсәтелү чыгымнарның 90 процентына кадәрен киметергә ярдәм итте һәм узган ел ул 12,3 миллион сум тәшкил итте.

Шунысын да билгеләргә кирәк: республика Башлыгы күрсәтмәсенә ярашлы, ширкәт биләмәсендә даими рәвештә яшәүчеләр һәм үз йорты белән яшәүче пенсия яшендәге кешеләрнең дә янгынны кисәтү җиһазлары белән түләүсез тәэмин ителүчеләр исемлегенә кертелүе яхшы нәтиҗә биргән. Ел ахырына, әйтик, 1,5 меңнән күбрәк шундый кисәтү корылмасы урнаштырылган.

Көн кадагындагы проблемалар арасында бакчачылык ширкәт­ләренең еш кына экологиягә зыян салуы да игътибар таләп итә иде. Соңгы 2-3 елда каты коммуналь калдыклар өчен контейнерлар урнаштырыла башлады. Күпчелек ширкәтләрдә хәзер чүп җыю өчен махсус мәйданчыклар җиһаз­ландырылды.

Белешмә. Узган елда коммерциягә карамаган 25 ширкәттә каты коммуналь калдыклар җыю өчен 11 мәйданчык булдырылды, гомум бәясе 3 миллион сумга 25 контейнер сатып алынды. Шушы максатлар өчен тотынылган чыгымнарның 90 проценты ягъни, 2,8 миллион сумы республика казнасыннан компенсацияләнде.

Әйтергә кирәк, Хөкүмәт утырышында чыгыш ясаучы Илшат Фазрахмановның шәһәр һәм район хакимиятләрен бакчачылык ширкәтләрендәге мәсьәләләргә якын­рак килергә чакыруы да игътибарга лаек. Узган ел, мәсәлән, Уфа һәм Нефтекама шәһәрләре, башкаланың Киров һәм Дим районнары, Иглин һәм Краснокама районнары хакимиятләренең үз биләмә­ләрендәге бакчачылык ширкәтләре белән нәтиҗәле эшләве билгеләнде.

Бакчачылык һәм яшелчәчелек шир­кәтләре эшчәнлеген нәтиҗәлерәк оештыруда дәүләт ярдәме тоемлы. Әмма аны ничек һәм нинди шартларда алу тәртибен барысы да беләме соң? Билгеле, юк. Бу хәлгә, беренче чиратта, аңлату эшләренең сүлпән алып барылуы да сәбәпчедер, мөгаен.

Тармакта дәүләт санлы плат­фор­масының кулланыла башлавы – зур яңалык, әмма, экспертлар билгеләвенчә, әлегә бу эш көтелгәннән сүлпәнрәк бара.
Ә менә “Минем бакчам – Башкортстан” рәсми Телеграмм-каналы үзен бакчачыларны көн кадагындагы ашыгыч һәм мөһим хәбәр-яңалыклар белән таныштыруда мөһим чыганак буларак күрсәтеп өлгергән дә инде.

Белешмә. “ЦУР” инцидент-менеджмент системасы белән берлектә алып барылган эшчәнлек урыннардан алынган мөрәҗәгатьләр буенча чара күрүне тизләтергә мөмкинлек биргән. Узган ел, мәсәлән, бакчачыларның төрле проблемалар буенча 1 меңнән күбрәк мөрәҗәгате теркәлгән.

– Акча озак еллар эчендә беренче тапкыр коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләрендә юлларны төзекләндерүгә, электр тәэминаты системасын җайга салуга һәм чүп-чар җыюны тәртипкә китерү проблемаларын хәл итүгә юнәлтелде. Бакча – ял итү урыны һәм туклану продуктлары белән күпмедер дәрәҗәдә тәэмин итү мөмкинлеге дә. Бакчачылар шуның исәбенә яши. Шуңа күрә бакчачыларның иң зур үтенече – юл салу һәм төзекләндерү мәсьәләсе икәнлеге аңлашыла. 2024 елга да финанс ярдәмен арттырдык. Бюджет үскән очракта тагын өстәячәкбез. Әмма дәүләт ярдәме партнеры булган шир­кәтләргә генә булачак. Ягъни, аның сайлап куелган җитәкчесе, документлары тәртиптә һәм электрдан файдаланган өчен бурыч­лары түләнгән булырга тиеш. Гади­ләштереп әйткәндә, бакчачылык эш­чәнлегендә дисциплина булырга тиеш, чөнки бакча – бербөтен юридик күренеш, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров узган “Туры линия”дәге чыгышында.

Белешмә. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев белдерүенчә, Башкортстанда 500 бакчачылык шир­кәтендә электр счетчиклары кую бурычы тора. Моның өчен кимендә 10 ел вакыт кирәк булачак. Быел шушы максатларга республика казнасыннан 50 миллион сум акча каралган.

Бакчачылык ширкәтләренең иртәгәсе көне бармы? Дәүләт тарафыннан әлеге тармакны үстерүгә бүленгән акчалар үзен аклармы? Узган гасырның 90нчы елларында шәһәр яны бакчалары илдәге азык-төлек киеренкелеген йомшартуда мөһим роль уйнады. Соңыннан, халыкның тамагын туйдырган бакчалар, үзбилгеләнешен үзгәртеп, дачаларга әверелде. Соңгы елларда шәһәрләргә якын бакчаларның байтагында хуҗасызлык хөкем сөрүе күзәтелә. Рәсми чыганак мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта илдә 60 миллион бакча-дача теркәлгән. Алар карамагындагы гомум мәйдан 1,5 миллион гектарга җитә. Соңгы елларда дәүләт тарафыннан бакчачылык ширкәтләренә күрсәтелгән ярдәм яңгыр суыдай җиргә сеңмәсме – шул уйландыра. Җирнең кадерен онытып, аңа хуҗа була белмибезме, әллә җирдә эшләү тәртибен оныттык микән?

Автор:Олег Төхвәтуллин
Читайте нас: