+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 февраль , 15:21

Күңелләр инде басуда...

Борай районы хуҗалыкларында техника ремонты киң колач белән бара.Табигатьтә әле кар-буранлы кыш хакимлек итә, әмма республикабыз игенчеләре күптән инде киләсе яз, чәчү хәстәре белән яши һәм эшли. Борай районы уңганнары да яңа сезонга әзерлекне яхшы темп белән алып бара.

Күңелләр инде басуда...
Күңелләр инде басуда...
Районга эш сәфәребез вакытында “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе биләмәләрендә булырга туры килде. Бүген биредә иң “кайнар” эш ноктасы машина-трактор остаханәсендә дисәк, һич тә арттыру булмас. Монда иртәдән кичкә кадәр механизаторлар техника ремонтлау белән мәшгуль.
– Чәчү кампаниясендә катнашачак техниканы яңа ел алдыннан ук карый, көйли башладык, – дип уртаклашты хуҗалыкның баш инженеры Илмир Нуриев. – Бүген дә бу эш план буенча дәвам итә. Чәчкечләр, тырмалар көйләнеп куелды инде. Җәмгыятебездә – нигездә яңа тракторлар, шуңа алар әллә ни карау таләп итми.
Баш инженер әйтүенчә, “Колос”ның машина-трактор паркы соңгы ике елда гына да ярыйсы тулыланган: өч яңа трактор, дүрт чәчү комплексы, 12 метрлы ике яңа тырма, дүрт культиватор һәм башка җиһазлар сатып алынган.
– Механизаторлар корпусы бездә ныклы, әмма шул ук вакытта коллективыбызның яшь кадрлар белән баемавы күңелне кыра, әлбәттә, – ди Илмир Җәмил улы. – Форсаттан файдаланып, тәҗрибәле, ышанычлы, үз эшенең чын остасы булган механизаторларыбыз Рәфит Зиннуров, Мәснәви Сибәгатов, Михаил Иглин, Рәфил Хамматов, Ришат Хәтмуллинны мактап телгә аласы килә. Ремонт эшләре вакытында тимерчебез Илшат Даутов бәяләп бетергесез зур ярдәм күрсәтә. Аның алтын куллары тимер өемнәренә дә җан өрергә сәләтле.
– Хезмәт шартлары яхшы, техниканы җылы бинада төзәтәбез, – ди механизаторлар. – Хуҗалык ашханәсендә сыйфатлы итеп тукланабыз.
“Колос”ның баш агрономы Артур Сәяпов та техника ремонтлауның уртасында кайный. Яз җитеп, машина һәм тракторлар басуга чыккач, алар ватылусыз эшләсен дип тырыша.
– Минем баш агроном вазыйфасына тәгаенләнүемә әле бер ел гына, моңа кадәр сөтчелек фермасында җиһазлар буенча оператор идем, – ди Артур. – Хәзер төп белгечлегем буенча эшли башлагач, канатланып йөрим. Агроном булу – балачагым хыялы ул.
– Март аенда бездә, гадәттәгечә, язгы чәчүгә әзерлеккә багышланган район семинар-киңәшмәсе һәм, әлбәттә, техник тикшерү көтелә. Без бу чараларны яхшы әзерлек белән каршы алырга дигән максатта хезмәт салабыз, – ди “Колос” эшчәннәре. – Ә быел кыш карга бай булгач, басуларыбызда игеннәр күкрәп үсәр дип фаразлыйбыз!
Шул ук вакытта. Борай районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, районда яңа игенчелек сезонына 82 тракторны, 12 чәчү комплексын, 30 культиваторны, 50 чәчкечне ремонтлау максаты куелган. Бүген бу эшнең 70 проценты башкарылган.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.

Автор фотосы. 
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: