Бүген Дәүләт авылында «Башкорт аты-2024» Халыкара фестиваленә әзерлек кысаларында ат спорты ярышлары уза.
Башкортстанда халык бәйрәмнәрен үткәрүдә тәҗрибә бай, борынгыдан ук безнең җирдә ел саен Сабантуй, башка фольклор-йола чаралары еш үткәрелә. Әмма «Башкорт аты-2024» фестивале бу рәттә аерым бер вакыйга булып тора. Бу - күңел ачу тамашасы гына түгел, ә күптармаклы халыкара зур проект.
Республикада башкорт токымлы атлар фестивале ел саен Халыкара статуста үткәреләчәк. Башкортстан Башлыгының бу хактагы укызы 16 февральдә хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
башинформ