+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 март , 15:10

"Смарт-бакчачы" форумында актуаль проблемалар турында фикер алыштылар

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында "СМАРТ-бакчачы" 3нче Бөтенрусия форумы уза.

"Смарт-бакчачы" форумында актуаль проблемалар турында фикер алыштылар
"Смарт-бакчачы" форумында актуаль проблемалар турында фикер алыштылар

Форум катнашучыларын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде, ул быел форум эшендә Русиянең 15 төбәге вәкилләре катнашуын билгеләп үтте.

Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, бакча ширкәтләрен газлаштыру проблемасы һәрвакыт бик кискен тора, ә күптән түгел Владимир Путин үзенең Юлламасында социаль газлаштыру программасын киңәйтү, аңа СНТ йортларын да тоташтырырга кушты. Республикада кирәкле норматив база формалаштырылган һәм СНТга дәүләт ярдәменең төп юнәлешләре эшләнгән.

"Бу бакчачылар өчен бик мөһим һәм кирәкле карар булды. Президентка аның өчен зур рәхмәт", - диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген форум кысаларында "Минем бакчам - Башкортстан" дәүләт мәгълүмат системасы тәкъдим ителә. Ул республиканың барлык бакчачылары өчен чын ярдәмче булачак. Анда СНТ турында бердәм мәгълүмат базасы формалашачак, бу электр энергиясе һәм су куллануны сыйфатлы исәпкә алырга, финанс хисапларын җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.

Радий Хәбиров Башкортстанның иң яхшы бакча ширкәтләре рәисләренә 500 меңәр сумлык 10 сертификат тапшырды. Башкортстан Башлыгының мондый грантлары узган елда булдырылган иде, ә киләсе елда аларны 20гә кадәр арттырырга тәкъдим ителде.

Автор:Гульназ Саркеева
Читайте нас: