+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 март , 15:10

Басуларны йокыдан игенче уята

Әлшәй уңганнары кыр эшләренә зур максатлар куеп әзерләнә.

Басуларны йокыдан игенче уята
Басуларны йокыдан игенче уята

Кышкы чорга караганда, быелгы яз һәм җәйнең явым-төшемгә бай булуы фаразлана. Синоптиклар да раслый бу фикерне, шул ук вакытта, җәйнең икенче яртысында корылык көтелә, имеш. Ничек кенә булмасын, аграр тармак хезмәткәрләренең язгы басу эшләренә ныклы әзерлектә килүне максат итеп куюы табигый. Машина-трактор мастерскойлары җанлана, техника ремонтлау көнүзәк эшләрнең берсенә әверелә. Игенче омтылышлары барлык тулылыгы белән Әлшәй районында да төсмерләнә.

Әйтергә кирәк, төбәк аграр тармактагы уңышлары белән тоташ республикада яхшы билгеле. Үткән ел аеруча нәтиҗәле булды, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Бердәм тырышлык белән район хуҗалыкларында 84 мең тонна ашлык, 190 мең тонна шикәр чөгендере, 24 мең тонна көнбагыш җыеп алынды. Үткән елгы хезмәт нәтитиҗәләре буенча республикада алдынгы булып танылып, Әлшәй районы Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы белән бүләкләнде. Әлеге үзенчәлек төбәктә язгы кыр эшләренә әзерләнгәндә дә чагылыш таба, чөнки быелгы нәтиҗәләр ирешелгәннән түбән булырга тиеш түгел.
Хәзерге чорда төбәктә эре 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 94 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Район хакимиятенең Авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларыннан күренүенчә, барлык хуҗалыкларда да техника ремонтлау башланган, мастерскойлар тулы куәтенә эшли. Бер үк вакытта минераль ашламалар, басу корткычларына каршы химик препаратлар туплана, бөртекле культуралар орлыклары тикшерү үтә.
Тоташ районның чәчүлекләр структурасында артык зур үзгәрешләр көтелми, быелгы чәчү мәйданнары 65 мең гектар тирәсе, шулардан бөртекле культураларны 40 меңнән артык гектарда урнаштыру каралган. Сызма-техник культуралардан шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс былтыргы дәрәҗәдә кала.
Бу җәһәттән башкаларга үрнәкне төбәкнең иң эре аграр предприятиеләренең берсе – “СН- Агро” җәмгыяте күрсәтә. Ул, терлекчелеккә махсуслашкан “Раевская” хуҗалыгы, Раевка шикәр заводы, элеватор, “Урал сәүдә компаниясе” белән берлектәге аграр компанияләр төркеменә керә. “СН-Агро”ның төп җитештерү юнәлеше булып үсемлекчелек санала. Аның карамагындагы җирләр, көтүлекләр һәм табигый үлән басулары белән бергә, 35 мең гектардан арта – бу райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Предприятие басучылыкта бөртекле һәм техник культуралар игү белән шөгыльләнә.
Хуҗалыкның барча техникасы Яңа Сәпәш авылында урнашкан технологик базада тупланган. Әйтергә кирәк, заманча аграр хуҗалык буларак, биредә техника паркы, нигездә, яңа, өстенлекне Русиядә чыгарылганнар алып тора. Баш инженер Айнур Базикеев – хуҗалыкның әйдәүче белгечләренең берсе, чагыштырмача яшь булуына карамастан, тармакта шактый тәҗрибә туплаган.
– Мастерскойларда төрле юнәлештәге йөздән артык техника берәмлеге исәпләнә, – ди ул. – Хәзерге вакытта механизаторлар алдында төп бурыч булып техниканы кыр эшләренә әзерләү тора. Агрегатларның күпчелеге яңа булса да, ремонт буенча да эш җитәрлек. Язгы кампаниягә төрле маркадагы 20гә якын трактор, 8 чәчү комплексы, 7 культиватор, сызма культуралар чәчү өчен 3 агрегат әзерләү максат итеп куелды.
Предприятие коллективы 200дән артык хезмәткәрдән тора, шуларның яртысы язгы чәчүдә катнашачак. Механизаторлар исә бүгеннән кыр эшләренә керешергә әзер, алар арасында күпчелекне бай тәҗрибәле игенчеләр тәшкил итә: тракторчы-машинистлар Ирек Ларынбаев, Өлфәт Шәмсетдинов һәм Иршат Габдрәхимов – нәкъ шундыйлардан.
Биләмәләр зур булгач, эшче көчләр дә күп кирәк. Кадрлар мәсьәләсе хуҗалыкта уңышлы хәл ителгән. Моңа ”СН-Агро”ның аграр тармакка белгечләр әзерләүче Аксен агросәнәгать колледжы белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруы да булышлык итә. Беренчедән, уку йортын тәмамлаучылар арасыннан күпләрнең хуҗалыкка эшкә урнашуында да чагылыш таба бу. Аннан соң, студентлар хезмәт практикасын да даими рәвештә биредә үтә. Язгы кыр эшләре, шулай ук уңыш җыю чорында да хезмәт күнекмәләре алып, һөнәри осталыкларын ныгыталар. Әйтергә кирәк, хуҗалыкта яшь белгечләр өчен бөтен шартлар булдырылган, заманча техника тупланган, хезмәт хакы да яхшы. Моңа өстәп, хуҗалыкта эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешкән практикантлар стипендияләргә өстәмә түләүләр дә ала.
– Эшче кадрларга кытлык барлыкка килгән хәзерге чорда мондый хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы, нәтиҗәләре куанычлы, – ди “СН-Агро” предприятиесенең башкаручы директоры Илгиз Свечников. – Колледжга безнең яктан да ярдәм тоемлы, мәсәлән, уку кабинетларын ремонтлауда булыштык, фәнни тәҗрибәләр алып бару максатында минераль ашлама белән тәэмин итәбез. Моннан тыш, көндәлек эшчәнлектә дә ярдәм күрсәтү җайга салынды. Бер сүз белән әйткәндә, партнерлык дәвам итә, студентлардан торган зур төркемнең язгы кыр эшләрендә катнашуы көтелә.
Үзара хезмәттәшлек турында сүз чыккач, шуны да билгеләү урынлы: төбәкнең иң эре һәм куәтле предприятиесе буларак, “СН-Агро” компаниясе Әлшәй районында социаль яктан игелекле гамәлләре белән дә киң билгеле. СВОда катнашучыларга матди ярдәмендә, төбәктәге социаль юнәлештәге чараларда актив катнашуында да чагылыш таба бу.
Язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында предприятие тарихында истәлекле вакыйга булды: Яңа Сәпәш авылында предприятиенең производство-көнкүреш корпусының яңартылган бинасы файдалануга тапшырылды. Анда, хезмәткәрләр өчен эш кабинетларыннан тыш, төп урынны кыр эшләрендә катнашучы механизаторларга тәгаенләнгән ашханә алып тора. Әйтергә кирәк, хуҗалыкта хәзер тукландыруны оештыру заманча югарылыкка күтәрелеп, нәтиҗәле хезмәт өчен уңайлы шартлар булдырыла.
Чараны тантаналы мизгелләр дә тулыландырды. Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин Дәүләт җыелышы-Корылтай исеменнән “СН-Агро” җәмгыятенең генеральный директоры Таһир Латыйповка Мактау грамотасы тапшырды.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: